Тарихи видеода 1954 елның 2 июнендә Мәскәүнең җәмигъ мәчетендә Ураза бәйрәмен үткәрү тантанасы сакланган. Минбарда имам Исмәгыйль Мөштәриев (1888 — 1962).

Исмәгыйль Минегали улы Мөштәриев (1888 — 1962) 1952-1954 һәм 1956 -1962 елларда Казанның Мәрҗани мәчете имамы.

Исмәгыйль Мөштәриев Чистайда туган. 1947 елга кадәр Татарстанның Нурлат районы Корманай (Кизләү) авылында мулла була. 1952 елда Казанга күчеп килә һәм «Мәрҗани» мәчетенә хезмәткә урнаша, анда 1954 елга кадәр эшли. Шуннан соң аны Мәскәүгә күчерәләр, анда ул 1954-1956 елларда Мәскәү җәмигъ мәчетендә имам булып эшли.

Әмма Мәскәүдә аның үз фатиры булмаган, гаиләсен башкалага үз тораклары булмау сәбәпле күчерә алмаган. Казанга кайткан, анда 1956-1962 елларда вафат булганчы Казанның «Мәрҗани»мәчете имамы булып эшләгән.

1954 елның 2 июнендә Мәскәүнең тыныч урамнарының берсендә  урнашкан Җәмигъ мәчетенә шәһәр халкы мөселманнары Рамазанны бәйрәм итү өчен җыела.  Тантана имам Исмәгыйль Мөштәриевнең  Коммуна мәйданы алдында мәхәллә кешеләренә вәгазь укуы белән башлана.

Имам — хатип җыелучыларны бәйрәм белән котлый, барысына да бәхет һәм Аллаһының мәрхәмәтен тели, Коръән әмерләрен төгәл үтәргә чакыра. Һәр кайда һәм һәр җирдә үз эшләрегезне гаделлек һәм хакыйкатьне саклап бу аятьтән тайпылмыйча башкарыгыз, дип өнди.

Ата-аналар иң беренче чиратта балаларына яхшы тәрбия һәм белем бирергә, яхшы һөнәргә өйрәтергә тиеш, дип ассызыклый.

Туганнар, күршеләр белән дуслыкта яшәгез һәм башка милләт кешеләренә карата шикчел караш сакламагыз, ди, югыйсә дөньяви байлыктан мәхрүм ителерсез.

Шундый ук вәгазь белән ул мәчет каршындагы мәйданда чыгыш ясый.

Икенче көнне мәчеттә хатын — кызлар өчен дога җыелышы үтә.

Ислам тынычлык һәм дуслык өчен яратылган дин. Бөтен дөньяда кан кою булмасын! Тол хатыннар һәм ятимнәр булмасын!

Бөтен көчебезне сугышны булдырмауга бирик, Ислам шулай куша!

Үзенең вәгазендә имам-хатип тыныч көчләрнең сугыш көчләрен җиңүенә ышаныч белдерә: иманыбыз шунда!, дип тәмамлый.

Язманы әзерләгәндә ачык мәгълүмат чаралары файдаланылды.

Зәрия Хәсәнова, «Питер Татар» порталы мохтәрияте әгъзасы.

Добавить комментарий

, , , ,
Похожие новости