16 февральдә “Питер.Татар” порталы татар галиме, мәгърифәтчесе Каюм Насыйрига багышланган квиз үткәрде. Бары 16 сорауга 16 катнашучы җаваплар бирде. Аның җиңүчеләре мәгълүм, һәм без сезне хәзер алар белән таныштырачакбыз.

3 нче урынга Татарстаннан Алия ирешкән. Аңа сүз бирәбез: “Мин Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Базарлы Матак авылыннан. Сораулар уртача авырлыкта, әмма галимнең иҗаты буенча кайбер мәгълүматлар бераз онытылган. Квиз турында очраклы рәвештә генә белдем, Интернетта яңалыклар белән танышып утырганда тап булдым”.

2 нче урында һәрберебезгә таныш Линара Николашкина тора. Ул “Питер.Татар” порталы командасы әгъзасы, даими рәвештә безнең белән мәдәни чаралар афишаларын уртаклаша. “Мин квизда катнашырга шат булдым; намуслы итеп әйткәндә, икенче урын һич көтелмәгән хәл булды! Квизда җавап сайлау дөреслеге генә хәл итми, карар кабул итү тизлеге дә хәл итә. Квиз оештыручыларына кызыклы биремнәр өчен рәхмәт белдерәм!” – ди Линара.

Беренче урын алган Лилия Вәлиева

Һәм, ниһаять, 1 нче урын Татарстан Республикасы Арча шәһәрендә яшәүче Лилия Вәлиева алган. Ул киемнәр кибете мөдире булып эшли. Моны белгәч, без бик гаҗәпләндек, чөнки, гадәттә, шундый конкурсларда укытучылар гына катнаша. Ләкин, соңыннан ачыкланганча, Лилия мөгаллимнәр гаиләсендә туып үскән: аның әбисе дә, әтисе дә, әнисе дә гомер буе мәктәптә эшләгәннәр, балаларны укытканнар. Үзе дә ул Арча педагогика колледжын кызыл диплом алып тәмамлаган. Лилиянең мавыгулары күп: ул укырга ярата, буш вакытта машинка чигүе, келәм чигүе белән шөгыльләнә, ел саен Арчада “Автоледи” конкурсында катнашып, приз урыннарына ирешә. Кызны үстерә, аның белән еш кына төрле конкурсларда катнаша. “Квиз турында мин социаль челтәрләр аша белдем. Максатым җиңү түгел, бөек татар галиме Каюм Насыйри турында белү иде. Мин аның турында бик күп кызыклы мәгълүмат белдем, аның шулкадәр һәрьяклап үскән кеше булганы миндә тирән тәэсир калдырды. Квизда җиңү минем өчен бик көтелмәгән һәм ләззәтле булды. Оештыручыларга зур рәхмәт”, – диде Алия порталыбызның укучыларына.

Квизыбызда җиңгәннәрне чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!

Ә 23 февральдә сәгать 16:00 сезне яңа квиз көтә: ул Муса Җәлилгә багышланачак. Билгәләнгән вакытта https://play.myquiz.ru/p/00778583 сылтамасына күчегез һәм уйнагыз!

“Питер.татар” порталы редакциясе

Добавить комментарий

, , , ,
Похожие новости