Кичә, 16 февральдә, Потёмкинская ур., 2 адресында урнашкан Ленинград өлкәсе Дуслык йортында татар каһарман шагыйре Муса Җәлилгә багышланган чара булып узды. Аны “Файда” татар мәдәни җәмгыяте активисткасы Диләрә Йосыпова тулысынча оештырды.

Диләрә бар шөгыльдә дә оста

Күптән түгел Диләрәгә егерме яшь кенә тулса да, аны тәҗрибәле мәдәният эшлеклесе дип атасак, ялгышмабыз. Ул якынча алты ел дәвамында инде туган татар мәдәниятенә багышланган чараларда, халык бәйрәмнәрендә катнаша, хәзер мәдәни чараларны хәтта үзе дә оештыра. Моның белән, аның туган теленә һәм мәдәниятенә чын күңелдән бирелгәнлеге белән сокланып кына була.

Чара башында Диләрә, һәрвакыттадай гүзәл, җыелганнарга кыскача Муса Җәлилнең гомер юлы турында сөйләде. Киләчәктә каһарман булган Муса Җәлил 1906 елның 15 февралендә (димәк, бу көннәрдә татар дөньясы аңа 119 ел тууын билгеләп үтә) хәзерге Оренбург өлкәсе Мостафа авылында дөньяга килгән, танылган совет татар шагыйре булган. Бөек Ватан сугышы башлангач, ул туган илен дошманнан сакларга китә һәм, Волхов фронтында сугышып, алманнарга әсирлеккә эләгә. Әсирлектә булып, ул фашистларга каршы яшерен оешма оештыра, ләкин, алманнар бу хакта белеп алгач, аны Моабит төрмәсенә ябалар һәм җәзалап үтерәләр. Бар дөньяга да татар шагыйре үлеменнән соң инде ул төрмәдә язылган, “Моабит дәфтәрләре” дип аталган шигырьләр циклы аркасында мәшһүр булган. Бу шигырьләр хәзер дә укучыларның җанын тетрәндерә.

Шагыйрьгә багышланган чараны дәвам итеп, Казан фәнни үзәге күпфакторлы гуманитар анализ һәм когнитив филология лабораториясе фәнни хезмәткәре Максим Кузнецов чыгыш ясады. Үз чыгышында яшь галим Муса Җәлил татар халкы символына әверелгәнлеген ассызыклады, аннары, Муса Җәлил сугыштан элек тә күп матур юл язган дип әйткәч, аның 1933 елда язылган “Исемдә” (“Я помню”) әсәрен татарча шагыйрьнең сайланма әсәрләре җыентыгыннан укыды, соңыннан бу шигырьнең русчага тәрҗемәсен дә укыды. (Әлеге җыентыкны Максимга Казанда яшәүче татар шагыйре Ленар Шәех бүләк иткән, ул да шигырьнең русчага тәрҗемәсен дә табып биргән; моның өчен аңа рәхмәт белдерәбез.)

Максим Кузнецов чыгыш ясый (фото Ася-Августа Никифорованыкы)

“Файда” җәмгыяте әгъзасы, “Нур” ансамбле солисты Мансур Аббазов һәм татар телен курсларда өйрәнүче активистка Ася-Августа Никифорова да бу чарада чыгыш ясадылар. Алар Муса Җәлилнең үз яраткан шигырьләрен укыдылар, бөек татар шагыйрен хәтерләргә кирәклеген дә ассызыкладылар.

Ул чарада Диләрә Йосыпова җыелганнарга “Муса Җәлил турында” документаль фильмын да күрсәтте. Бу 2005 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы кинематография идарәсе тарафыннан төшергән фильмны Диләрә белән махсус рәвештә Бөтендөнья татар конгрессы уртаклашкан. Бу хәл бар татарларны да берләштерүче оешма Диләрәнең хезмәтен хөрмәт итүен ачыктан-ачык исбатлый.

Документаль фильмны без компьютер экраныннан карадык

Аннары чарага килгән Санкт-Петербург чуваш милли-мәдәни автономиясе һәм Ленинград өлкәсе чуваш мәдәни җәмгыяте рәисе Валериан Гаврилов сүз алды. Ул хәзерге дөньяда этномәдәни проектлар кирәклеге һәм мөһимлеге турында әйтте, Дуслык йорты конференц-залында Александр Фёдоров рәсемнәре күргәзмәсе турында да сөйләде. Башка Муса Җәлил турында тыңларга килгән кунаклар да чыгыш ясамыйча калмадылар.

Валериан Гаврилов күп милли-мәдәни чарага йөри, моны да калдырмады

Муса Җәлилгә багышланган чара тәмамлагач, Диләрә кунакларга Ленинград өлкәсе Дуслык йорты каршындагы Рөстәм Хучашев исемендәге татар мәдәнияте музеен күрсәтте. Диләрә оештырган чарада катнашкач, татар музеен күргәч, бар җыелганнар да төбәгебездә татар мәдәниятен саклыйлар һәм хөрмәт итәләр дип аңладылар.

Бу чараны оештырганы һәм чакырганы өчен Диләрә Йосыповага чын күңелдән рәхмәт белдерәм!

Читайте также статью Аси-Августы Никифоровой об этом мероприятии на русском языке: https://piter.tatar/2025/02/17/poka-my-pomnim-ih-oni-zhivy-dlya-nas/

Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.

1 комментарий

  1. […] Диләрә Йосыпова Ленинград өлкәсе Дуслык йортында Муса… «ПУТЕШЕСТВИЕ МЕЧТЫ» ИЛИ ПОЧЕМУ ВСЕ ПУТИ РИММЫ ЖИЛЕВИЧ И ЕЕ ВОСПИТАННИКОВ ПРИВЕЛИ ИХ В КАЗАНЬ. […]

Добавить комментарий

, , , , , , , , , , , , ,
Похожие новости