Бүген, 1 октябрьдә, танылган совет тарихчысы, этнологы Л. Н. Гумилёвның (1912 – 1992) туган көне. Рус шагыйрьләре Анна Ахматова һәм Николай Гумилёвның улы булса да, ул үз гомерен фәнгә багышларга булган, борынгы төрки халыклары, Евразия тарихы турында күп танылган китап язган. Ул – үзенчәлекле этногенез пассионар теориясен булдыручы.

Лев Гумилёвның тормышы кайвакыт бик авыр булган: ул сугыштан элек тә, сугыштан соң да лагерьларда утырган, аның фәнни хезмәтләрен 1970 – 1980 нчы елларда озак вакыт дәвамында бастырылып чыгармаганнар, ләкин, алай булса да, аның исеме безнең илебездә дә, төрки телле илләрдә дә бик мәшһүр булды.

Лев Гумилёв эш вакытында. Чыганак: Яндекс.Картинки

Татарстан Республикасы Петербургта яшәгән, төрки халыклары тарихы белән шөгыльләнгән галим турында хәтерне бик хөрмәтли. Казанда куелган Лев Гумилёв һәйкәлендә «Я русский человек, всю жизнь защищаю татар от клеветы» дигән галимнең сүзләре чокып язылган. Татарстан Республикасы хакимияте Гумилёв яшәгән йортта хәтер тактасын да, Санкт-Петербург дәүләт университеты филология һәм шәрыкны өйрәнү фәне факультетлары ишегалдында Гумилёвга багышланган һәйкәлне дә ачкан. Һәр ел Петербург татар җәмгыяте Александр Невский лаврасында Лев Гумилёвның туган көнендә галим һәм аның хатыны каберенә чәчәк куя.

Шамил Әхмәтшин, ТР элеккеге вәкиле, «Лев Николаевич Гумилёв» китабы авторы, чыгыш ясый

Быел да шулай булды. Галим хәтерен хөрмәтләргә Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиле урынбасары вазифасын вакытлыча башкаручы Дамир Сабиров, Республиканың төбәгебездәге элеккеге даими вәкиле, Ш. Мәрҗани ис. Тарих институты каршындагы Лев Гумилёв ис. Төньяк-Көнбатыш фәнни үзәге җитәкчесе Шамил Әхмәтшин, татар хатын-кызларының «Ак калфак – Нева» оешмасы рәисе, Санкт-Петербургтагы Каюм Насыйри институты белем бирү һәм мәдәният үзәге татар теле укытучысы Фирая Рәшитова, Казан фәнни үзәге фәнни хезмәткәре Максим Кузнецов һ. б. килделәр. Татар җәмәгатьчелек вәкилләренә Новгород өлкәсеннән экскурсия төркеме дә кушылды, барысы галим кабере өстенә кызыл канәфер чәчәк куйдылар.

Чәчәк кую

Танылган галим хәтере алда да яшәсен, аның хезмәтләре укылсыннар да, тикшерелсеннәр дә. Алар безне БДИ илләрендә яшәүче төрки халыклары белән берләштерәләр, хәзерге дөнья вазгыятендә бу бик мөһим.

Чара өчен бирелгән чәчәкләр өчен СПб һәм ЛО РТ даими вәкиллегенә рәхмәт белдерәбез.

Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.
Фотолар авторныкы һәм Алинә Җиһаншинаныкы.

Добавить комментарий

, , , , , ,
Похожие новости