Табигать безне иксез — чиксез рухи байлыклар, күңел һәм йөрәк аша гына тоя алырлык рәхәт — ләззәтлекләр дөньясына тудырган. Әлеге рухи байлыклар арасында бернинди матди җитешлек белән дә чагыштырырга мөмкин булмаган бернәрсә бар. Ул — туган тел. Бүгенгесе көндә, хәтта төбәкләрдә дә, саф татар телендә сөйләшүче, язучы һәм укучы милләттәшләр сирәк очрый торган асылташка әйләнеп бара.

Туган телдә нәшер ителүче гәзит- журналларның саны кискен кимеде. Оныклар нәнәй — картәтиләре белән олы абзый телендә аралаша. Хәтта яңа туган балага да, аңлыймыни ул дип, урысча дәшәләр. Рухи ярлылыкка мадти җитмәүчелек килеп кушылды. Туган телнең укуда, аралашуда тормыш вак- төяклекләре, көндәлек мәшәкатьләр белән капланып аста калу куркынычы бар. Тормыш һәм көндәлек яшәеш үзе ана телен читкә этәрмәкче, аның мөһимлеген һәм әһәмиятен акрынлап юкка чыгармакчы. 

Менә шушындый шартларда ана теле өчен көрәш бара. Туган телне сакларга теләүче сафларда андый милләтпәрвәрләр сирәк булса да бар.

Санкт — Петербургның Милләтләр йортында узган беренче төбәк татар медиафорумы әнә шул күңелне чиксез борчыган мәсьәләләргә багышланды. Ана телендә нәшер ителүче тәүге татар гәзите «Нур»ның туган җире буларак та мондый мөһим сөйләшүнең Петербургта оештырылуы һич гаҗәп түгел. Күптән кирәк булган һәм әллә кайчан өлгереп көнүзәгенә чыгасы сөйләшү иде бу. 

Туган тел мәсьәләсе, ана телендәге матбугат төрле халыкларны гасырлар буена борчыган. Милләттәшебез һәм ватандашыбыз Атаулла Баязитов дистәләгән ел буена ана телендә гәзит нәшер итү өчен көрәшкән. Күп телләр белгән Баязитов, ул гәзитне башка телдә дә бастыра алыр иде. Әмма ватанпәрвәр  һәм милләтпәрвәр буларак, халкын һәм телен кайнар сөйгән шәхес башкача эшли алмый. Телләр көрәше әле дә дәвам итә. Җиңәбезме без бу көрәштә, туган телебезне саклап кала алачакбызмы юкмы һәр татарга бәйләнгән. 

Дөрес, узган гасырның алтмышынчы — җитмешенче еллары белән чагыштырганда, хәзерге вакытта туган телнең, татар басмасының хәле шактый авырлашты һәм кыенлашты. Бу бер яктан матди тотрыксызлык һәм икенче яктан тормыш ыгы- зыгысы белән аңлатыла.  Интернетның һәр өйдә булуы да кәгазь басмаларга аяк чала. Әмма кәгазь битендә дөнья  күрүче вакытлы матбугатның интернеттагы хәбәрләрдән бик зур өстенлеге бар.  Гәзитне кулга тотып укып була, аны тиражлап саклап була. Ул югалмый. Ана телендәге сүзләрне  укып — күрергә һәм дөрес язылышын өйрәнергә мөмкин. Кайберәүләр интернет битендә татарча язышалар. Ә хәрефе урынына Э һәм А, Ө урынына О, Ү урынына У һәм башка шундый якын торган хәрефләрне файдаланалар. Нинди туган тел була инде ул?!

Шушы уңайдан, кечкенә генә лирик тайпылыш. Күптән түгел без «Татарча диктант» яздык. Кайчандыр мәктәптә туган телне өйрәнүчеләр юк иде анда. Ә менә  шунысы сөенечле булды: яшьләр күп иде. Татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре булу да куандырды.

Әйтергә кирәк, тәүге татар медиафорумы кысаларында барган түгәрәк өстәл артындагы сөйләшү шактый җанлы барды. Һичшиксез шунысы ачыкланды: туган телебездә сөйләшүчеләрне дә, авыр аралашучыларны да, укый һәм яза белүчеләрне дә, белмәүчеләрне дә туган телебезнең һәм милли матбугатның, аерып әйткәндә,  «Нур» (ул төрле елларда «Нур» ,»Нур — Петербург» һәм «Нур — Свет» исемнәре астында чыкты) гәзитенең бүгенге торышы шактый борчый икән. Шунлыктан «Нур — Свет» гәзитенең алдагы язмышы чыгышларда төп урынны биләде. 

Беренче Петербург Татар медиафорумында Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхинең катнашуы әлеге чарага ареруча җанлылык һәм җитдилек өстәде. Гөлназ ханым «Татарлар» гәзите хакында тулы аңлатма бирде. Җыелучылар алдында Татарстан республикасының Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин, Санкт — Петербург милли — мәдәни мохтәрияте рәисе Рәис Яркәев, аның урынбасары Шамил Алюшев, билгеле язучы һәм журналист Рәхим Теләшев, «Питер буйлары» татар — башкорт милли — мәдәни үзәге рәисе Рөстәм Хучашев, туган якны өйрәнүче тарихчылар Шамил Насеров һәм  Альмира Таһирҗанова һәм башкалар чыгыш ясады. Чыгышлар кайнар бәхәсләр белән аралашты.

Яшьләр арасыннан https://piter.tatar порталына нигез салучы һәм аның авторы, Санкт — Петербург татар яшьләре хәрәкәтенең актив әгъзасы  Равил Закиров чыгышы аеруча күп мәгьлүмат бирде. Ул җыелучыларга үзе алып барган зур һәм җитди эшне экранда күрсәтеп кенә калмыйча, җентекләп сөйләде дә. Шушы сайт кысаларында компьютер челтәрендәге төрле интерактив интернет-сервислар белән таныштык.

Казан кунагы Равил Закировның хезмәтенә югары бәя бирде. Аның хакында аерым, зур мәкалә язылачак, дип белдерде.

Равил Зөфәр улы әлеге форумны Татарстан республикасының Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге ярдәмендә актив оештыручыларның берсе.

Медиафорумның максаты арытаба татар матбугатын үстерүгә һәм журналистларның һөнәри осталыгын күтәрүгә юнәлтелде.

Чара түгәрәк өстәл форматында оештырылган иде. Анда журналистлар, матбугат вәкилләре, туган якны өйрәнүчеләр, блогерлар, җәмәгать эшлеклеләре, Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар милли — мәдәни оешмалары әгъзалары һәм эшкуарлар катнашты.

Медиафорум түгәрәк өстәле бу көнне кайнар чәйдән генә түгел, кызу бәхәсләрдән дә  кайнап торды. Иң мөһиме: берәү дә ана теленә һәм туган телдә матбугат басылуга битараф булмавын күрсәтте.

Тәүге татар гәзите туган төбәк арытаба да бу мәсьәләдә  ныкышмалылыгын һәм революцион кыюлыгын күрсәтер дигән, өметтә калабыз.

Зәрия Хәсәнова, 

Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге татар журналистлары клубы рәисе.

Фоторәсемнәрдә: Медиафорум чарасыннан күренешләр.

, , , , , , , , , , , , ,
Похожие новости