Хөрмәтле укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне һөнәри бәйрәмегез — Бөтендөнья укытучылар көне белән тәбрик итәм. 

Без нинди генә һөнәр иясе булсак та, нинди генә дәрәҗәләргә ирешсәк тә, барыбызның да хәреф танырга, укырга, язарга өйрәткән беренче укытучысы бар. Нәкъ менә укытучының һөнәри осталыгы, үз эшенә бирелгәнлеге киләчәктә бала тормышында әйтеп бетергесез мөһим роль уйный. 

Россиядә укытучы һөнәренә, аларның авыр һәм җаваплы хезмәтенә карата игътибар елдан-ел арта бара. Ел саен илкүләм “Россия укытучысы” һәм башка абруйлы бәйгеләр уздыру шуның ачык бер мисалы булып тора.

Кадерле укытучыларыбыз, мәгариф хезмәткәрләре! Гүзәл бәйрәмегез уңаеннан сезгә саулык-сәламәтлек, имин көннәр, күңел тынычлыгы телим. Гомерегез буе укучыларыгызның ихтирамын һәм рәхмәтен тоеп яшәргә насыйп булсын. Бәйрәм белән Сезне!

Олуг ихтирам белән,

Татарстан Республикасы 

Премьер-министры урынбасары,

Бөтендөнья татар конгрессының 

Милли Шура рәисе                                                                   В.Г. Шәйхразыев    

Добавить комментарий

Похожие новости