Казанга Милләт Җыенына  илебезнең җитмешкә якын төбәгеннән һәм ун чит илдән чакырылган делегатлар үз омтылышларында милли үзбилгеләнештә,  туган тел  һәм үз халкы мәдәниятен саклауда бердәм булуларын бер уй-теләк белән яшәүләрен күрсәтте.

Милли үзбилгеләнешне ныгытуда Бөтендөнья Татар Конгрессы һәм татар милли-мәдәни, мәгариф оешмалары һәм учреждениеләре эшчәнлеге төп көч булып тора.

Без барыбыз да яхшы аңлыйбыз, Татарстан Республикасы Русия Федерациясенең һәм татар халкы Русиянең күпмилләтле халкының бер өлеше булып тора. Татарстан да, татар халкы да илнең социаль-икътисадый үсеше, тотрыклылыкны, демократияне һәм федерализмны ныгыту, урыс дәүләтендә тынычлык һәм татулыкны саклау өчен җаваплылык тоя.

Агымдагы елның 17-19 сентябрендә үткән Русия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда Русия татарлары үзләренең актив гражданлык позициядә торуларын, Ватанны һәм бөтен татар халкының  рухи һәм мәдәни үзәге буларак Татарстан Республикасын ныгытуда кызыксынганлыкларын күрсәтте.

Бөтенрусия халык исәбен алыр алдыннан, Милләт Җыенында катнашучылар җанисәп алу кампаниясе гражданнарның яшәү шартлары һәм башка күп күрсәткечләр белән беррәттән төбәкләрдә һәм урыннарда хәзерге вакытта күпме татар халкы яшәгәнлеген һәм аларның телен ачыклау мөһим дип исәпли.

Җанисәп алу нәтиҗәләре җәмгыятьтә барган үзгәреш,  илнең социаль- икътисадый үсеше планнарын формалаштыру буенча дәүләт кабул иткән мәсьәләләргә бәя бирүдә мөһим нигез булып тора. Әлеге нәтиҗәләр буенча күпмилләтле Русия Федерациясе халкының, шул исәптән татар халкы вәкилләренең  социаль-мәдәни таләпләре билгеләнәчәк.

Гомуммилли җыенда катнашучылар, 2020 елның августында Милли Җыенда кабул ителгән төп Стратегик торышларга таянып, үз эшчәнлегендә беренче чиратта торган мәсьәләләрне билгеләде.

  1. Татар иҗтимагый оешмалары эшчәнлегендә халкыбызның милли үзбилгеләнешен саклау һәм ныгытуда татар халының бай тарихи- мәдәни мирасын файдалану.

 2. Татар халкының мәгариф  һәм рухи — мәдәни таләпләрен канәгатьләндерү өчен шартлар тудыру максатында Дәүләт оешмалары һәм муниципаль хакимиятләр, социаль-мәдәни өлкәдәге учреждениеләр  белән үзара предметлы аралашу мотлак.

 3. Барлык татар халкы өчен әһәмиятле булган Бөтенрусия җанисәп чарасында актив катнашу мөһим. Халык исәбен алу нәтиҗәләре милли- мәдәни үсеш юнәлешендә максатка яраклы эш алып барырга, туган телне өйрәнү, милли мирасны һәм этник үзенчәлекне саклау буенча чаралар күрергә мөмкинлек бирәчәк.

 4. Татар милли- мәдәни оешмалары гражданнарга һәм аларның гаиләләренә җанисәп чарасында, шул исәптән «Госуслуги»  системасы һәм Интернет челтәре аша — халык исәбен алуда иң уңайлы вариант — буларак катнашуда ярдәм итә ала.

  5. Барлык татар җәмгыятьләре катнашлыгында татарлар бердәмлеген саклау һәм ныгыту максатыннан  төбәк координацион һәм киңәш структуралары, милли киңәшләр (Милли Шура) төзү.

 6. Туган якны өйрәнүче милләттәшләр һәм оешмаларга авыллар, районнар һәм шәһәрләр, төбәкләр тарихын торгызу, татар җәмгыятьләренең Русия төбәкләрендә һәм чит илләрдәге эшчәнлеге, кешеләр язмышы турында материаллар туплау һәм бастырып чыгаруда ярдәм итү.

 7. Илнең мөселман җәмгыятьләренә татар халкының телен һәм милли гореф-гадәтләрен гамәли саклауда ярдәм күрсәтү

  8. Идел Болгарында Ислам динен рәсми кабул итүнең 1100 еллыгы тантанасын әзерләү һәм үткәрүдә эшлекле катнашу. Русия төбәкләрендә һәм чит илләрдә шушы олы бәйрәм уңаеннан тантаналар оештыру.

Милләт җыены делегатлары татар халкының бай мирасын, телен һәм ата — бабаларыбыз гореф- гадәтләрен саклау һәм баетуда әйдәүче роль бары тик татарларның үзләрендә генә икәнлегенә ныклы ышана.

Без гореф — гадәтләребезгә тугрылыклы, без үз ышанычыбызда бердәм, без үз халкыбызның киләчәгенә ышанабыз!

Милләт Җыенында кабул ителгән резолюциягә журналист Зәрия Хәсәнова күз салды.

Добавить комментарий

, , , ,
Похожие новости