«Ак калфак — Нева» Гатчинада татар-башкорт мәдәнияте көннәрендә катнашты

Санкт-Петербургның «Ак калфак-Нева» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы «Гатчина шәһәрендә татар-башкорт мәдәнияте көннәре»ндә катнашты. Чаралар Ленинград өлкәсенең Гатчин шәһәре татар-башкорт җәмгыяте һәм Гатчин районының «Юлдаш» иҗтимагый оешмасының 20 еллыгына багышланган.