Санкт-Петербургның «Ак калфак-Нева» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы «Гатчина шәһәрендә татар-башкорт мәдәнияте көннәре»ндә катнашты. Чаралар Ленинград өлкәсенең Гатчин шәһәре татар-башкорт җәмгыяте һәм Гатчин районының «Юлдаш» иҗтимагый оешмасының 20 еллыгына багышланган.

А. С. Пушкин исемендәге җирлекара үзәк район китапханәсе фойесында, гаилә ядкарьләреннән экспозиция оештырылган иде: хатын-кызлар кул эшләре һәм хатын-кызлар калфаклары эшләнмәләре, татар милли киеме тарихы турында китаплар өстәлде.

Мастер-класста катнашучылар игътибарына хатын-кызлар киеменең бизәкләре: калфак, күкрәк билгесе, хаситә – алар барысы да шулай ук саклану функциясен алып баралар.

«Изү»милли бизәнү әйберләре ясау буенча Миләүшә Диарова остаханәсе(күкрәк билгесе) хатын-кызлар милли киеме элементлары белән танышу һәм аларны иҗади эшчәнлеккә җәлеп итү максатыннан оештырыла.

Рената Хәким кызы Байтимирова эчен, «Юлдаш » җәмгыятенең 20 еллыгы» проекты җитәкчесе, «Ак калфак-Нева » иҗтимагый оешмасы әгъзасы, бу чара гаилә белəн катнашуга әйләнде, чөнки анда аның әнисе һәм Әстерхан өлкәсеннән килгəн хөрмәтле каенанасы катнашты.

Бу иҗади процесска китапханә мөдире һәм Гатчина газетасы журналисткасы да бик теләп кушылдылар.
Катнашучылар үз эшләнмәләрен остадан бүләк итеп алдылар һәм хатын-кызлар калфагын һәм ир-ат түбәтәйләрен тегү буенча яңа мастер-классларда катнашырга теләк белдерделәр.

Чара пандемия шартларын үтәү белән узды.

Фирая Рәшитова
Миләүшә Диарова Видео
«Ак калфак-Нева»

Добавить комментарий

, , , , ,
Похожие новости