Сандугач үз моңына сокланып җырлый да җырлый. Бераз сайраганнан соң, шундый сәләткә ия булуына таң калып тыңлап тора да бераздан моң сибүен дәвам итә. Карап торуга бик чагу һәм зур түгел, әмма җыры белән тирә — юньне кабатланмас моңга төрә сандугач. Сандугач- былбыл. Халкыбыз иҗатында, җыр сәнгатендә, әдәбиятендә, прозасында һәм шигъриятендә бу моңлы кош элек-электән зур урын били. Аңа багышлап композиторлар һәм шагыйрьләр җырлар яза, язучылар үзләренең күләмле һәм эчтәлекле әсәрләрендә герой итә.

Шунлыктан Санкт-Петербургта яшәүче мәдәниятебезне сөюче милләттәшләребезнең үзешчән «Былбыл»  татар театр төркемен оештыруы һич гаҗәп түгел. Татар халкы элек- электән белемгә, аңга һәм мәгърифәткә тартылган.

Милләтебез арасында халык мәгарифе, вакытлы матбугат, китап нәшер итү һәм милли театр турында кайгыртучы алдынгы карашлы фикер ияләре һәрвакыт булган.  Бу юнәлештә театр аерым үзенчәлекле урын били. Театр сәнгате белемне күтәрә, драматургиягә мәхәббәт тәрбияли, тамашачы зәвыгын үстерә һәм уңай психологик халәт тудыра.  Сәхнә ул — могҗиза.

Тарихыбыздан күренүенчә, унтугызынчы еллар башында ук әле татар халкы арасыннан мәгърифәтле, мәдәниятле һәм зыялы шәхесләр аерылып чыккан. Сәхипҗамал Гыйззәтуллина — Волжская (Хәмидуллина Сәхибҗамал Гыйззәтулла кызы) 1907 елдан Сәйяр беренче һөнәри татар труппасында чыгыш ясый, 1912 елда Уфадагы «Нур» театрына нигез салучыларның берсе була.

Тумышы белән Казаннан булган Гөлсем (Азимова Көлмәмәт — Мостафина) Болгарскаяны кемнәр генә белми икән. Ырынбур татар милли театр сәнгатен оештыруда башлап йөрүче Фатыйма Ильская да татар театры тарихында җуелмас эз калдырды.

Татар хатын-кызларыннан беренче югары театраль белем алган Кәшифә Тумашева үзәктән еракта да, төптәге татар авылында да талантлы шәхесләр барлыгына ачык мисал булып тора. Тумышы белән Татарстанның Балтач районыннан булган Тумашева Республика күчмә театрына (хәзер — Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) баш режиссер итеп билгеләнә. Билгеле режиссер, Тукай премиясе лауреаты Равил Тумашев аның улы.

Менә шулай, заманалар безнең алга нинди генә катлаулы мәсьәләләр куймасын, талантлы милләт шәхесләре бар һәм алар үсеп тора. 

Төньяк башкалада үз сәләтләренә һәм тамашачы тарафыннан яклау һәм ышаныч табачакларына ышанган милләттәшләребезнең үзешчән театр төркеме оештырулары, әлбиттә, шатлыклы һәм күңелләрдә өмет уятучы вакыйга. Тамашачы белән тәүге очрашуга «Былбыл» үзешчән төркеме Флорид Бүләковның «Эх, күгәрченкәйләрем!..» тамашасын әзерләгән.

Һичшиксез, тамашачы  үзешчән артистларыбыз Рөстәм Сибәгатов — Абдулла, Сиринә Зиннурова — Әкълимә, Гөлсинә Латыйпова — Фатыйма, Гүзәл Хәдиева -Сәлимә, Римма Галиханова- Ханә, автор исеменнән Ярамир Низаметдиновлар чыгышын тиешенчә бәяләр. Аларга рухи теләктәшлек белдерер дигән ышанычта калабыз.

Сиринә Зиннурова сәхнә пәрдәсен күтәрә төште һәм безне тәүге тамаша эчтәлеге белән дә бераз таныштырды. Тамаша өлкәннәр йортында бара. Биредә яшәргә мәҗбүр булган дүрт шактый олы яшьтәге ханым язмышы турында ул. Өлкәннәр йортында бөтен шартлар да тудырылган. Җылы, якты, вакытында ашаталар, дәвалыйлар, теләгән кеше телевизор карый яки китап укый ала.

Тик менә үткән тормыш, хатирәләр һич тынгылык бирми: һәркем бу йортка үз өмете- сагышы, язмышы аша килеп эләккән. Үткән көннәр бер — берсенә  охшаш, соры һәм бернәрсә дә үзгәрмәс кебек.

Өлкәннәр йортына ут белән бәйле хәвефсезлек чараларын тикшерергә килгән электрик дүрт ханымның язмышына борылыш кертә. Ул аларның дүртесен дә өенә алып кайта. Көтелмәгән бу изгелек өлкән ханымнар күңелен айкап ташлый. Тормыштан бары тик кырыслык көткән ханымнарның холыкларындагы яхшы сыйфатлары  өстенлек ала.

Санкт — Петербургның «Питер Татар» piter.tatar порталы (җитәкчесе Равил Закиров) «Былбыл» моңы астында бөреләнеп килгән үзешчән театр төркеменә иҗади уңышлар һәм сәламәтлек тели.

Зәрия Хәсәнова, Санкт- Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Татар журналистлары клубы рәисе.

Фоторәсемнәрне «Былбыл» үзешчән театр төркеме тәкъдим итте.

Добавить комментарий

, , , ,
Похожие новости