Агымдагы елның 31 октябрендә II Санкт-Петербург Татар медиафорумы үтте. Ул  онлайн форматында Zoom платформасында YouTube-каналында  «Питер Татар» туры эфирында оештырылды. Медиафорум программасы медиаҗәмгыятьне чиксез борчыган шактый зур мәсьәләләрне үз эченә алды.  Пленар утырыштагы эшлекле сөйләшүләр һәм бәхәсләр нигезендә мөһим һәм әһәмиятләр тезислар билгеләнде.

Нәкъ бер ел элек Санкт — Петербургта тәүге Татар медиафорумы үткән иде. Шәһәрнең Милләтләр йортында узган ул мөһим чара Татар АССРы төзелүнең  100 еллыгына багышланды. Форум Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар яшьләре хәрәкәтенең актив әгъзасы Равил Закиров башлангычы белән оештырылды. Әһәмиятле чараны уздыруда Татарстан Республикасының Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге (даими вәкил Ренат Вәлиуллин) зур ярдәм күрсәтте. Җитди сөйләшүдә төньяк башкаланың татар милли — мәдәни оешмалары җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре, матбугат вәкилләре һәм активистлар катнашкан иде.

Быелгы Zoom аша оештырылган II Санкт — Петербург Татар медиафорумы кысаларында барган зур сөйләшүгә Россиядәге һәм чит илләрдәге матбугат басмалары вәкилләре җәлеп ителде.  Чыгышлар кызыклы һәм төрле темаларны яктыртуы белән аерылып торды. Узган ел да, быел да Петербург татар медиафорумы эшендә Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе Шәйхиева Гөлназ (Гөлназ Шәйхи) катнашты. Үз чыгышында ул «Татарлар» гәзитендә Санкт — Петербург татар порталы яңалыкларының даими басылуы һәм темаларының төрле булуын ассызыклады.

Чарада билгеле журналистлар Римзил Вәлиев, Радик Әмиров, Алсу Исмәгыйлева, Данил Сәфәров, Тимур Рәхмәтуллин, блогерлар Ринат Галиәхмәтов (Татар малае), Әлфия Бәдретдинова һәм җәмәгать эшлекләре катнашты.

Форумны Татарстан Республикасының Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге (даими вәкил Ренат Вәлиуллин) ярдәмендә Piter tatar порталы (җитәкчесе һәм баш мөхәррире Равил Закиров), Санкт- Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы (рәисе Зәрия Хәсәнова) оештырды. Чараны Петербург журналисты Кәтифә (Екатерина) Гайнетдинова  бик оста һәм матур алып барды.

Төньяк башкалада узган Икенче Татар медиафорумының максаты җир шарының төрле төбәкләренә таралган татарларны интернет киңлекләрендәге төрле формат аша берләштерү һәм аралашуга җәлеп итү иде. Чараны оештыручылар күпмедер дәрәҗәдә максатка иреште. ZOOM аша оештырылган Санкт — Петербург татар медиафорумы зур темаларны күтәрде. Онлайн-очрашуда катнашучылар заманча медиатрендлар, милли матбугат чараларының һәм блогерларның җәмгыятьтә тоткан урыны хакында фикер алышты. Шул ук вакытта, кичекми хәл итәсе көнүзәк мәсьәләрнең тулып ятуы да билгеле булды. Җавапларга караганда сорауларның күбрәк булуы ачыкланды.

Әйтергә кирәк, оештырылуына бер генә ел узуга карамастан, Санкт — Петербург татар порталы үзенә шактый күләмдә укучылар туплады. Портал яңалыклары белән танышып баручылар аның эшенә  югары бәя бирә. Чара барышында оетырылган социологик сорауларга җаваплар укучыларның матбугат хәбәрләренә битараф булмавын күрсәтте. Порталдагы милләт тормышына, тарихына  һәм заман хәбәрләренә багышланган язмалар тема һәм  жанр төрлелеге белән аерылып тора.  Интернет киңлекләрендә төньяк башкала Татар порталы үтеп кермәгән почмак калмады диярлек. Бу хакта Петербург Татар порталы җитәкчесе һәм баш мөхәррире Равил Зөфәр улы Закиров үз чыгышында җентекле сөйләде.  Бу урында әйтергә кирәк: тарих үз халкына фидакарь хезмәт иткән шәхесләрне әледән — әле тудырып тора. Андый шәхесләр, ком арасында әллә нигә бер күренеп киткән алтын бөртеге кебек, бик сирәк булса да килеп чыгып тора. Менә  Равил Закиров татар халкының шундый күренекле милләтпәрвар һәм ватанпәрвар вәкиле. Мин Равилда Атаулла Баязитовтан килгән үз халкыңа матбугат аша хезмәт итү, яңа идеяләрне кыю рәвештә тормышка ашырырга омтылу сыйфатларын күрәм. Шунысын да әйтергә кирәк, Татарстан Республикасының Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге (даими вәкил Ренат Вәлиуллин) ягыннан шәһәрнең һәм өлкәнең Татар порталы һәрдаим ярдәм тоя. Ренат Вәлиуллин белән бергә тарихи калага туган тел кайтты. Бер зур сөенеч. Әлеге Даими вәкиллек яшәп кенә калмый ( кайбер андый рәсми оешмалар, заман сынауларын күтәрә алмыйча, юкка чыкты) бик күп милли- мәдәни чаралар оештыра. Татарлар Петербургта абруйлы һәм хөрмәт казанган җәмгыять. Күптән түгел Ленинград өлкәсе губернаторының әлеге Даими вәкиллек хезмәтен югары билгеләве шул хакта сөйли.

Татар медиафорумының Петербургтан оештырылуы һәркемгә аңлашыла. Моннан 115 ел элек 1905 елның 2 сентябрендә татар матбугаты «Нур» гәҗите йөзендә нәкъ биредә туа. Үз чыгышында  «Нур-Свет» һәм «Нур Петербург» гәҗитенең экс баш мөхәррире һәм  нәшер итүчесе Ринат Мәһдиев милли басманың барлыкка килү тарихына тукталды. Форумда катнашучыларны » Нур»ның тәүге һәм арытабангы саннары белән таныштырды.

Шушы урында яңадан Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсе Татар порталын иҗат итүче, аның җитәкчесе һәм баш мөхәррире Равил Зөфәр улы Закиров чыгышына әйләнеп кайтам. Ул түбәндәгеләрне сөйләде: заман мөмкинлекләре медиатренд чараларын торган саен күбрәк файдаланырга мөмкинлек бирә. Онлайн — формат зур урын ала, ютубе, инстаграмма үсә, камилләшә бара. Укучыны  чын публицистика, җирлектәге яңалыклар күбрәк җәлеп итә. Халык чуар яңалыктан арый. Аны книгездә кайнар хәбәрләр кызыксындыра. Укучы сыйфатлы яңалык — хәбәр  алырга омтыла, диде ул.

 Портал турында сөйләгәндә, укучыларны җирлектәге яңалыклар күбрәк кызыксындыра, шунлыктан төбәк хәбәрләренә зуррак урын бирергә омтылабыз. Дүрт меңләп укучыбыз бар, алар төрле яшьтә, төрле һөнәр кешеләре. Авторлар белән җитди эшлибез. Бәйләнешкә инстраграмм, ютубе, сыйныфташлар һәм башка заман тудырган мөммкинлекләр аша чыгабыз, диде ул.  Равил Зөфәр улы алда торган кичектерми хәл итәсе мәсьәләләргә һәм алдагы планнарга да тукталды.

 Бүген татар матбугаты үз казанында гына кайный алмый. Аны дөньякүләм -икътисад, тирә -як мөхит торышы -экология, сәламәтлек проблемалары да борчый. Әлбиттә, беренче чиратта туган телне һәм мирасыбызны саклау тора. Милли кыйммәтләрне түкми — чәчми киләсе буыннарга җиткерү шушы олы эшнең бер өлеше генә.

 Киң интернет мәйданында берничә платформада эшләгән Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсе  Равил Закиров җиәкчелегендәге Татар порталы менә шушы санап киткән проблемаларны чишү өстендә армый — талмый хезмәт итә.

 Форум барышында эчтәлекле чыгышлар һәм тәкъдимнәр күп булды. Аларның барысын да санап чыгуны һәм аларга бәя бирүне максат итеп куймадым. Теләгән кеше бу мөһим чараны интернетта онлайн форматында Zoom платформасында YouTube-каналында туры эфирда бирелгән «Питер Татар»да карый һәм тыңлый ала. Әмма шунысын ассызыкларга кирәк, II Санкт — Петербург Татар медиафорумы дөньяның төрле төбәкләренә энҗе бөртегедәй таралган татар халкының матбуган вәкилләрен заман интернеты киңлекләре аша берләштерде һәм туплады.

 Санкт — Петербург Татар медиафорумы барышында яңгырага җитди сөйләшү һәм эшлекле бәхәсләр нигезендә мөһим тезислар билгеләнде.

Форсаттан файдаланып әлеге форумны оештыруга матди ярдәм күрсәткән TL Group (Транслоджикс) — таможня брокерына, логистик операторы, http://tl-group.rи   зур рәхмәт белдерергә кирәк.

Зәрия Хәсәнова,

Санкт- Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе.

, , , ,
Похожие новости