«Сабый»ның адымнары ныклы, ышанычлы һәм өметле

Узган ел Санкт — Петербургның Милләтләр йортында тәүге татар медиафорумы узган иде.  Медиафорум Татар АССРы төзелүнең  100 еллыгына багышланды. Форум Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар яшьләре хәрәкәтенең актив әгъзасы Равил Закиров башлангычы белән оештырылды. Әһәмиятле чараны уздыруда Татарстан Республикасының Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге зур ярдәм күрсәтте. Җитди сөйләшүдә төньяк башкаланың татар милли — мәдәни оешмалары җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре, матбугат вәкилләре һәм активистлар катнашты.

Медиафорумның максаты арытаба татар матбугатын үстерүгә һәм журналистларның һөнәри осталыгын күтәрүгә юнәлтелгән иде.

Зур чарада Санкт — Петербург татар порталына нигез салучы һәм аның авторы Равил Закиров чыгышы аеруча күп мәгьлүмат бирде. Ул җыелучыларга үзе алып барган зур һәм җитди эшне экранда күрсәтеп кенә калмыйча, җентекләп сөйләде дә. Төньяк башкала татар порталын оештыру үзенчәлекләре һәм алда торган планнары турында сөйләде. Сорауларга ихлас күңелдән тулы һәм аңлаешлы җаваплар бирде. Шушы сайт кысаларында компьютер челтәрендәге төрле интерактив интернет-сервислар белән дә таныштык.

Әйтергә кирәк, оештырылуына бер генә ел узуга карамастан, татар порталы  үзенә шактый күләмдә укучылар туплады.   Портал яңалыклары белән танышып баручылар аның эшенә  югары бәя бирә. Милләт тормышына, тарихына  һәм заман хәбәрләренә багышланган язмалар тема һәм  жанр төрлелеге белән аерылып тора. Материалларны күркәм фоторәсемнәр бизи. 

Санкт — Петербург Татар порталы яңалыклары, хәбәрләре һәм язмалары нигездә ике — татар һәм урыс телләрендә алып барыла. Бу бик җайлы. Туган телне искә төшерергә яки өйрәнергә теләүчеләр өчен менә дигән «шпаргалка».

Шунысын да әйтергә кирәк: хәзер Санкт — Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә яшәүче милләттәшләр һәр көнен татар порталында урын алган хәбәр — яңалыклар белән танышудан башлый.  Үзләре язарга теләүчеләр өчен  дә мәйдан җитәрлек. 

Милләтебезгә хезмәткә фидакарьлек, булдыклылык, халкыбыз йолаларын гадел саклау, олы буынны ихтирам итү һәм тарихыбызда калган серләрне ачарга теләү кебек гүзәл сыйфатлар хас. Менә шундый омтылыш — теләкләр Равил Закировны татар порталы иҗат итүгә этәргәндер дә. Аның ярдәмчесе Таһир Вәлиуллин да порталда актив эшли.

Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар порталы хәбәр — яңалыклар язу белән генә чикләнми. Төрле данлы даталарга багышлап бәйге — ярышлар һәм викториналар да оештыра. Аларның һәркайсы халкыбыз һәм туган телебез белән бәйле.  Төньяк башкала җирлегендә оештырылган татар порталының кыйммәте дә әнә шунда. Милләтенең үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диелә билгеле мәкальдә. Әгәр Равил Закиров оештырган татар порталы заман сулышы белән сугарылмаса,  үз мәгънәсен югалтыр иде.

Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар порталы әле сабый гына. Дөньяга килүенә бер ел  гына  булуга карамастан, ул инде киләчәккә ныклы һәм ышанычлы адымнар белән бара.

Һичшиксез тәүге татар гәзите туган калада арытаба да милләттәшләр бу мәсьәләдә ныкышмалылыгын һәм революцион кыюлыгын күрсәтә. Санкт — Петербург татар порталы бүген көнүзәк мәсьәләләрне вакытында яктыртып, максатчан эш алып бара. Шунысы куанычлы, татар порталын оештыручылар бу эшкә  иҗат күзлегеннән караган,  мөстәкыйль фикер йөртеп аның үзенчәлекле һәм кызыклы булуына ирешкән.  

Кечкенә булса да күркәм юбилеең белән сине без көтеп алган һәм бик кирәкле Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар порталы.

Зәрия Хәсәнова,

Санкт- Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе.

Фоторәсемнәрдә: Санкт — Петербургта үткән  тәүге медиафорумда катнашучылар; Равил Закиров.

Добавить комментарий

,
Похожие новости