Бу көннәрдә Петербурглыларга «Ак төннәр йолдызлары» фестивале кысаларында чагу чыгышлар тәкъдим ителә. Алар арасында «Борис Годунов» операсы да бар. Төп рольне милләттәшебез Илдар Абдразаков (маэстро Валерий Гергиев музыкаль озатуында) башкара.
Кем ул Русиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Илдар Абдразаков?
Илдар Абдразаков 1976 елның 26 сентябрендә Уфа шәһәрендә туа һәм белем ала. Әтисе — Әмир Габделман улы Абдразаков, актер, сценарист һәм кинорежиссер, Башкорт АССРы атказанган мәдәният хезмәткәре, Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Башкортостан Республикасы кинематографистлар берлеге рәисе. Әнисе -Тәскирә Абдразакова, рәссам.
14 яшендә Илдар Абдразаковны язмыш Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты профессоры Миләүшә Мортазина белән очраштыра. Мортазина, үсмерне тыңлаганнан соң, аңа дәресләр бирергә була һәм сәнгать институтына укырга керергә әзерли башлый.
Имтиханнарны уңышлы тапшырганнан соң, Уфа дәүләт сәнгать институтында Миләүшә Мортазина классында белем ала. Беренче курста укыганда ук Илдар Абдразаков Башкорт опера һәм балет театры солисты була. Соңрак бу хакта Абдразаков: «Чын театрда яки филармониядә җырлау минем өчен искиткеч зур хыял иде», дип искә ала. Балкып килүче йолдызның таланты тиздән республикадан читтә дә билгеле була. Тәүдә ул Глинка исемендәге халыкара конкурста, 1997 елда Ирина Архипованың телевидениедәге бәйгесендә «Мәскәүнең зур призы»н яулый. Архипова Илдарның сәләтенә таң кала.
Илдар Абдразаков Мариинск театры сәхнәсендә беренче тапкыр 1998 елда Фигаро партиясе (» Фигаро туе») белән чыгыш ясый. 1999 елда М. И. Глинка исемендәге бәйгедә җиңеп чыга һәм Мариинск театрына чакыру ала. 2000 елда театрның опера труппасы составына кабул ителә. Шул ук елны Мария Каллас исемендәге V Халыкара телевизион конкурста Гран-при Nuove voci per Verdi (Парма, 2000) яулый.
2001 елда, егерме биш яшендә ул Ла Скалада чыгыш ясый. Шул вакыттан башлап, ул иң престижлы опера сәхнәләре: Метрополитен-операда, Париж операсында, Вена дәүләт операсында, Бавар дәүләт операсында, Ковент-Гарденда, Барселонның Лисео театрында, Мадридның Реал театрында, Амстердамның Милли операсы һәм башка шундый күренекле сәхнәләрдә җырлый. Даими рәвештә Зальцбург фестивалендә катнаша.
2016 елда Русиянең Зур театрында Филипп II («Дон Карлос») партиясе белән чыгыш ясый. Вокалистларның М. И. Глинка исемендәге XVII Халыкара конкурсы (Самара, 1997, I премия) лауреаты. 1998 һәм 1999 елларда Санкт — Петербургта оештырылган Н.А. Римский — Корсаков исемендәге яшь башкаручыларның III Халыкара һәм яшь башкаручыларның Елена Образцова исемендәге I Халыкара конкурсларында Гран — при ала.
Үзенең халыкара карьерасын Илдар Абдразаков бельканто — матур җырлаучы буларак башлый. Берничә тапкыр Опера фестивалендә (Пезарода Россини) катнаша. Бүгенге көндә артистның репертуарына Верди, Гуно, Оффенбах, Берлиоз партияләре өстәлгән. Урыс репертуаренда Абдразаков сәхнәгә «Хованщина»да Досифей, «Кенәз Игорь»да Игорь Святославич, Борис Годуновта Борис Годунов образларында чыга .
Мариинск театры репертуарына Илдар Абдразаков Вердинең сирәк башкарыла торган «Аттила» (2010) һәм «Сицилия кичәсе» (2017) арияләрен кайтарды.
Илдар Абдразаковның Мариинск театрындагы «Гофман әкиятләре» эше Русия милли театраль премиясе » Алтын маска» (2013) белән билгеләнде.
2016 елда Casta Diva Русия опера премиясенә лаек була. Җырчының бүләкләре арасында Oscar della Lirica («Опералы Оскар«) премиясе бар. Ул Вердиның шул исемдәге Аттила операсындагы роле өчен бирелгән. Риккардо Мути җитәкчелегендәге Чикаго симфоник оркестрына кушылып Абдразаков катнашлыгында башкарылган Верди язмасы ике «Грэмми»га (2010) лаек була.
2015 елдан башлап Илдар Абдразаков Санкт — Петербургтагы Елена Образцова исемендәге Халыкара музыка академиясенә җитәкчелек итә. 2017 ел язында җырчы өлкән тавыш язу компаниясе Deutsche Grammophon белән үзенчәлекле килешү төзи.
Мариинск театрында Илдар Абдразаков Фигаро (» Фигаро туе») , Эскамильо («Кармен»), Дон Базилио («Севилия цирюльнигы»Россини), Родольфо («Сомнамбула»), Гульельмо («Барлык хатын — кызлар да шулай эшли»), Маркиз ди Калатрава (» Язмыш көче), Банко («Макбет»),
Дон Жуан («Дон Жуан»), Аттила («Аттила«), Линдорф, Коппелиус, Миракль, Дапертутто («Гофман әкиятләре«), Досифей («Хованщина»),
Филипп II («Дон Карлос»), Мефистофель («Фауст»), Джованни да Прочида («Сицилия кичәсе»), Борис Годунов («Борис Годунов») һәм башка күп рольләрне үзенчәлекле башкарып та танылды.
Җырчы 2016 елда Илдар Абдразаков исемендәге яшь талантларга ярдәм күрсәтү Фонды төзеде. Фонд вокал буенча Халыкара музыкаль фестивале кысаларында осталык дәресләре үткәрә.
Илдар Абдразаков 2019 елда Монреальдәге башкала оркестры белән берлектә Верди операларындагы арияләргә нигезләнгән «Верди» альбомын иҗат итә. Италиядә Мария Каллас исемендәге телевизион ярышта җиңү җырчының исемен Ауропада билгеле ясый. Шул ук елны режиссер буларак, Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында «Атилла» спектаклен әзерли һәм спектакль 2020 елның мартында тамашачыга күрсәтелә.
Петербургның Мариинск театрындагы тәүге чыгышы 1998 елда Моцартның «Фигаро туе» операсында Фигаро партиясе белән башлана. Шул ук вакытта, яшь опера җырчыларының Халыкара Н.А. Римский-Корсаков исемендәге бәйгесендә гран — при яулый.
1999 елда Елена Образцова исемендәге Халыкара бәйгедә гран — при яулаганнан соң Санкт-Петербургның академия филармониясенең М.И. Глинки исемендәге залында зур концерт бирә. 2000 елда Марии Каллас исемендәге Халыкара V телевизион ярышта җиңү яулый. Бу җиңү Илдарга зур халыкара сәхнәгә чыгарга юл ача.
2001 елда Ла Скалада, 2006 елда Лос-Анджелес Операда һәм 2008 елда Париж милли операсында чыгышлары башлана. Милан Илдар башкаруында яңгыраган курай моңнарын тыңлап ләззәтләнә.
2015 елның июнь-июль айларында Илдар Абдразаков (бас), Анна Нетребко (сопрано), Александр Антоненко (тенор) һәм Екатерина Губанова (меццо-сопрано) белән Ауропа буйлап җыр сәяхәтенә чыга. Җырчы Русиядә, Италиядә, Чехиядә, Япониядә, Португалиядә, Мексикада һәм АКШта дөньяның билгеле оркестрлары, алар арасында: Лондон, Берлин, Вена, Мюнхен, Роттердам, Ла Скала филармония оркестрлары, Чикаго симфония оркестры һәм башкаларга кушылып чыгыш ясый. Илдар Абдразаков Риккардо Мути, Валерий Гергиев, Джеймс Ливайн, Джанандреа Нозеда, Риккардо Фрицца, Риккардо Шайи, Антонио Паппано, Бертран де Бийи кебек күренекле режиссерлар белән эшли.
Илдар Абдразаковның шәхси тормышына килгәндә ул өч тапкыр өйләнгән. Тәүге хатыны -«Мариинск театры» опера җырчысы Ольга Трифонова, кызлары Эльвирага 20 яшь.
Икенче хатыны — Ольга Бородина, опера җырчысы. Уллары Владимир — Әмир ( исеме дәү әтиләре хөрмәтенә кушылган) 2003 елда дөньяга килә.
Өченче хатыны — Марика Гвилава, Русия телеканалында мәдәният редакциясендә эшли, «Русия — 24» федераль каналында «Мәдәният» программасын алып бара. Мариканың әтисе яртылаш грузин, яртылаш грек, билгеле Мәскәү архитекторы, әнисе урыс-гарәп хезмәттәшлеге буенча белгеч. Илдар Абдразаков белән Маврика Гвилова 2016 елның 26 мартында Санкт — Петербургта өйләнешәләр.
Мариканың элекке никахтан кызы Стефания бар. Илдар белән никахтан кызлары Рианна (13.09.2016) һәм Александра (02.09.2017) туа.
Илдар Абдразаков гольф белән мавыга. Шушы мавыгуы аркасында Дональд Трамп белән дуслаша. Үзенең туган шәһәренең футбол клубын яклый. Һәрчак үз концертларына һәм якын кешеләренә — дусларына иң яхшы урыннан сигез билет калдыра. Яраткан ризыгы, әнисе һәрвакыт пешерә торган, вак-бәлеш. Дәүләт бүләкләре арасында Башкортостан халыклары Дуслыгы ордены бар.
Бөтен дөньяга билгеле күренекле бас Илдар Абдразаков карантин вакытында үзенең зур гаиләсе белән Русиядә калды.
Илдар Абдразаков фикеренчә: «Опера яшәячәк, чөнки ул тере. Мариинск театры яңа спектакльләре белән тамашачыны күп тапкырлар сөендерәчәк әле».
Зәрия Хәсәнова, Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе.
Язманы әзерләгәндә интернеттагы ачык мәгълүмат чыганаклары һәм фоторәсемнәр файдаланылды.