Моннан 80 ел элек Бөек Ватан сугышы башланды. 1941 елның 22 июнендә фашистик Германия бернинди белдерүсез һәм кисәтүсез СССРга һөҗүм башлады.
Гитлерчылар бернинди сәбәпсез иртәнге сәгать дүрттә безнең аэродромнарны һәм шәһәрләрне бомбага тота.
Озакка сузылган артиллерия әзерлегеннән соң, иртәнге сәгать 4.00 герман гаскәрләре явыз рәвештә СССРга бәреп керә. Фашистлар ике арада төзелгән бер — беренә һөҗүм итмәскә дигән пактны боза һәм совет-герман чиген Баренцевтан алып Кара диңгезгә кадәр һөҗүмгә тота. Совт гаскәрләре көтелмәгән хәлдән югалып кала. Дошманга каршы тору мөмкин булмый.
СССРга каршы башланган аяусыз һәм тарихта тиңе булмаган алыш шартлы рәвештә «Барбаросс» планы дип атала. Гитлер аны 1940 елның 18 декабрендә раслый. Планны тормышка ашыру өчен Германия һәм аның Ауропадагы теләктәшләре — Финляндия, Румыния һәм Венгрия — моңа кадәр тарихта күрелмәгән бәреп керү : 182 дивизия һәм 20 бригада ( 5 миллионга кадәр кеше), 47 меңнән артык корал һәм миномент, 4,4 мең хәрби очкыч, 4,4 мең танк һәм штурмлаучы корал, шулай ук 250 корабльдән торган армия төзиләр.
Совет гаскәрләре төркемендә агрессорга каршы: 186 дивизия ( 3 миллион кеше), 39, 4 мең корал һәм миномет, 11 мең танк һәм 9,1 меңнән артыграк очкыч була.
Бу көчләр вакытында хәрби әзерлек хәленә китерелми.
22 июньдә радио аша Советлар Союзы халкына ясаган мөрәҗәгатендә чит ил эшләр наркомы Вячеслав Молотов шулай ди: «Бу, СССР белән Германия арасында төзелгән пактка карамыйча, безнең илгә һөҗүм цивилизацияле халыклар арасында моңа кадәр тарихта ишетелмәгән мисалсыз явызлык булып тора.
Безнең шәһәрләр Житомир, Киев, Севастополь, Каунас һәм башкалар очкычтан көчле һөҗүмгә дучар ителә. Ике йөздән артык кеше һәлак була һәм яралана. Румыния һәм Финляндия ягыннан да безнең ил утка тотыла.
1941 елның 23 июнендә Мәскәүдә хәрби көчләр белән стратегик җитәкчелек итү өчен югары оешма төзелә. Илдәге барлык власть 30 июньдә төзелгән Оборона Дәүләт Комитеты (ГКО) кулында туплана. Югары баш командующий итеп Иосиф Сталин билгеләнә. Илдә «Барысы да фронт өчен!, Барысы да җиңү өчен!» дигән гадәттән тыш хәлләр программасы тормышка ашырыла башлый.
Әмма, Кызыл Армия чигенүен дәвам итә. 1941 елның июль уртасына немец гаскәрләре Литва, Латвия, барлык Белоруссияне дә диярлек кертеп, Эстония , Украина һәм Молдавиянең дә шактый өлешен биләп совет территориясендә 300 — 600 километр эчкә үтә. Ленинградка, Смоленскига һәм Киевка хәвеф яный. СССР өстендә үлем шәүләсе калка.
1. Төньяк фронтта дошман бомбардировщиклары Ленинградны һәм Кронштад районнарын утка тота.
2. Төньяк — Көнбатыш фронтта гитлерчылар Виндава, Либава, Ковно, Вильно һәм Шуляй шәһәрләре аэродромнарын бомбалый.
З. Көнбатыш фронтта алтмышка якын очкыч Гродно һәм Брест шәһәрләренә аяусыз ут ача. Берүк вакытта дошман Көнбатыш фронт чигенә дә артиллерия уты яудыра.
4. Көньяк-Көнбатыш фронт. Немецлар безнең чикләрне, Любомль, Ковель, Луцк, Владимир-Волынский шәһәрләрен пулемет утына тота.
Совет халкы үз эшенең хак икәнлеген белә. Дошман тар — мар ителәчәк. Җиңү безнең якта булачак.
Тарих җиңелмәс армияләр булмавын күрсәтте.
Наполеон армиясен җиңелмәс дип исәплиләр иде. Әмма ул урыс, инглиз һәм немец гаскәрләре тарафыннан тар — мар ителде. Тәүге империалистик сугыш вакытында Вильгельмның немец армиясен шулай ук җиңелмәс дип исәплиләр иде. Әмма ул берничә тапкыр урыс һәм, ниһаять инглиз-француз гаскәрләре тарафыннан җиңелә. Гитлерның немец-фашист армиясе турында шуны ук әйтергә була.
СССРга һөҗүм иткәнгә кадәр Гитлер гаскәрләре Ауропа җирендә җитди каршылыкка очрамый. Бары тик безнең илдә генә фашистлар көтелмәгән каршылыкка очрый.
Ни өчен Совет хөкүмәте Гитлер һәм Риббентроп кебек явыз көчләр белән бер — беренә һөҗүм итмәү турында пакт төзергә риза була соң ? Беренчедән, бу пактны 1939 елда Германия тәкъдим итә. Тынычлык сөйгән Совет власте мондый тәкъдимнән баш тарта алмый.
Артка чигенергә мәҗбүр булган Кызыл Армия дошманга бер генә тимер юл составын да, бер генә парвозны да, бер генә килограмм икмәкне дә, бер литр янгынны да калдырмаска карар кыла.
Дошман басып алган районнарда мөмкин булган бөтен җирдә атлы һәм җәяүле партизан отрядлары, дошман белән көрәшү — күперләрне, юлларны, телефон һәм телеграф элемтәләрен шартлату, урманнарны, склад һәм йөкләрне яндыру өчен диверсион төркемнәр төзелә. Дошманга һәм аның иярченнәренә чыдап тора алмаслык шартлар тудыру максат итеп куела. Бу бөек сугышта СССР Ауропа һәм Америка, шул исәптән Германия халыклары йөзендә тугры фикердәшләр таба.
Сугыш башлангач, үзәктәге күп кенә предприятиеләр һәм завод — фабрикалар тылга Башкортостан, Татарстан, Чиләбе, Ырынбур, Самара, Свердлау өлкәләренә, Пермь краена һәм Урал- Идел Буеның башка төбәкләренә күчерелә. Эстәрлетамак, Белорет, Благовещен һәм Дәүләкән кебек зур булмаган калаларда да сәнәгать оешмалары яңа адрес таба. Эстәрлетамак шәһәренә В.И. Ленин исемендәге станоклар төзү заводын урнаштыралар.
1941 ел азагына Ленинградтан Зур Җиргә 488703 кеше күчерелә.
1941 елның ноябрендә Казанга үзәктән 32766 кеше күчерелә. Авиазавод Наркоматы приказы белән Мәскәүнең 22нче һәм Казанның 124нче авиазаводы берләтерелә. Предприятие «С.П. Горбунов исемендәге 22нче Казан авиация заводы» дигән исем ала..
1941 елда авиазаводның директоры итеп генерал-лейтенант Василий Андреевич Окулов билгеләнә.
Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән каһарманлыклары өчен заводның 14 хезмәткәренә Советлар Союзы Герое исеме бирелә, ә 1945 елда завод коллективы икенче тапкыр Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. » Фронтка күбрәк моторлар » девизы белән эшләгән заводка Күчмә Кызыл Байрак ордены мәңгелек саклауга бирелә.
Безнең илгә кара куәт булып килгән фашист берничә елдан үләксәсен калдырып качарга мәҗбүр булды.
Бөек Ватан сугышы башлануның тәүге мизгелләренә Зәрия Хәсәнова күз салды.