Санкт-Петербургның Җәмигъ мәчетенә (тат. Sankt-Peterburg şəhəre camiğ məçete) — 111 ел. Мөселман гыйбадәт йорты, ислам рухи бинасы төньяк башкаланы бизәүче күркәм архитектура истәлеге булып тора.

Җәмигъ мәчете Санкт-Петербург ахуны Атаулла Баязитов башлап йөрүе нәтиҗәсендә һәм теләге белән төзелә башлый.

Ахун Атаулла Баязитов Русиянең төньяк башкаласында Җәмигъ мәчетен төзетүдә төп оештыручы була. 140 ел элек ул (1881 елда)  Петербург мөселман җәмгыяте исеменнән Русия хакимиятенә мөрәҗәгать итә. Бары тик 1906 елда гына ( 115 ел элек)  рәсми рәвештә мәчет төзү өчен рөхсәт алына. Ил буенча акча җыю хәрәкәте башлана. 1910  елның февралендә күп санлы дәрәҗәле кунаклар катнашында нигез ташын салу тантанасын оештырыла. Мәчет төзелешенә акчаны татар сәнәгатькәрләре, Бохара әмире Сәет Габделәхәт хан бирә.

Җәмигъ мәчете  1909—1920 елларда архитектор Н. В. Васильев проекты буенча инженер С. С. Кричинский һәм архитектор А. И. фон Гоген катнашлыгында төзелә.  Коръән сурәләрен төшерүдә төрки телләр белгече А.Н. Самойлович катнаша. Мәчетнең   озынлыгы 45, киңлеге 32 метрга җитә. Аның ике манарасы һәм гөмбәзле гыйбадәт кылу заллары бар. Мөчетне салганда Сәмәрканд һәм Каир архитектура мәктәбе үрнәкләре алына. Манара азан әйтү өчен кулланылмый. Беренче кат ирләр, икенче кат хатын-кызлар өчен тәгаенләнгән. өп гөмбәз — 39 метр, манараларның биеклеге — 48әр метр. Җәмигъ мәчете ике манаралы, балконлы гыйбадәт залы гөмбәз белән капланган. Сәмәрканд һәм Каһирә мигъмарият мәктәпләре стиле кулланылган. Санкт-Петербург Җәмигъ мәчете  — дөньядагы иң эре һәм төньякта урнашкан мөселман гыйбадәтханә йорты.  Аның үзенчәлеге төньяк  модернның ислам архитектурасы белән стилистик уңышлы берләшүендә. 

 Манарадан азан әйтелми.

Беренче катта ир-атлар өчен, икенче катта хатын-кызлар өчен намаз урыны билгеләнгән. Өченче катта якшәмбе көнне эшли торган мәдрәсә  урнашкан иде.

 Җәмигъ мәчете  1913  елда ачыла. Атаулла хәзрәт вафатыннан соң мәчет төзелеше идарәсен аның улы Мөхәммәтсафа җитәкли. 1913 елның 21 февралендә беренче намаз укыла. Романовлар династиясенең 300 еллыгын бәйрәм итүнең икенче көнендә, 22 февральдә тантаналы ачу була. Бохара әмире Сәет Алим хан, Хива ханы Сәет Әсфәндияр-Баһадур катнаша.

1927 — 1930 һәм 1940—1956 елларда мәчет эшләми тора. 1940 елда ул Ленинград шәһәре сәламәтлек саклау бүлегенә бирелә һәм медицина җиһазы саклау өчен файдаланыла. Мәчет Петроград ягында, Кронверкск проспекты һәм Ат тыкрыгы почмагында урнашкан (иң якын метро станциясе Горьковская). Төрле мәгълүматларга караганда, мәчеткә 3000нән алып 5000гә кадәр кеше сыя.

Җәмигъ мәчетенең 100 еллык юбилеен  төньяк башкала мөселманнары киң билгеләгән иде. Петербургның Газ исемендәге мәдәният сараенда әлеге күркәм юбилейга багышланган мәдәни чаралар үтте. Кичәдә Казан һәм Санкт-Петербург артистлары, шулай ук шәһәр үзешчәннәре чыгыш ясады. Тамашачыларны Җәмигъ мәчете юбилее хөрмәтенә әзерләнгән хәләл бәйрәм ашы белән сыйладылар.

Санкт-Петербург шәһәренең Җәмигъ мәчете (урыс. Соборная мечеть Санкт-Петербурга) – Русия империясенең Аурупа өлешендәге иң зур мәчете, мөселман гыйбадәтханәсе, ислам мигъмарияты һәйкәле.  Петербург Җәмигъ мәчете Махачкала шәһәрендә мәчет ачылганчы Русиядә иң зуры саналды.

Төньяк башкала Җәмигъ мәчете 1927-1930, 1940-1956 елларда ябылып тора. 1940 елда медицина кораллары келәте булып хезмәт итә.

1977-2012 елларда мәчет имамы — мөфти Җәгъфәр Пончаев булды. Хәзер аның улы Равил Пончаев.

Кызыклы факт. Мәчетне карау өчен башка диндәге кешеләргә «Дин тарихы дәүләт музее»нда «Санкт-Петербургның көнчыгыш йөзе» (рус. Восточный лик Санкт-Петербурга) дигән экскурсиягә язылырга кирәк иде.

Шунысын да әйтергә кирәк, Санкт–Петербург шәһәре һәм төньяк–көнбатыш мөселманнары дини идарәсе рәисе, мөфти Равил Панчеев җитәкчелегендә дини мәҗлесләр Нева буендагы шәһәрдә һәр елны зур оешканлык белән үтә.

Зәрия Хәсәнова,  Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе.

P.S. Язманы әзерләгәндә Даут Әминевнең » Санкт-Петербург Җәмигъ мәчете : тарихи  очергы». — СПб., 1992 кулланылды.

1 комментарий

Добавить комментарий

, , ,
Похожие новости