Безнең шәһәребездә гаять зур һәм бай Россия милли китапханәсендә булганыгыз бармы? Ә аның Московский проспектындагы Яңа бинасында Милли әдәбиятлар бүлеге бары турында беләсезме? Шул бүлектә Россия, БДБ һәм Балтия дәүләтләре телләрендә якынча 1,5 миллион китап тотыла, шул исәптә татарча китаплар да бик күп. Алар арасында гарәп, латин, кирилл графикасындагы китаплар (һәм газеталар, журналлар) бар – галимнәр, тел белгечләре өчен чын хәзинә.
![](https://2f0db767-feae-4492-92f7-a8be1637be0d.selcdn.net/wp-content/uploads/2025/02/photo_2025-02-06_00-40-53.jpg)
Бу көннәрдә Россия милли китапханәсенең Яңа бинасының 3 нче катында, Милли әдәбиятлар бүлегенә кереш янында, татар галиме һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйрига 200 ел тууына багышланган күргәзмә ачылды. Аны Милли әдәбиятлар бүлегендә эшләүче Азия Нигъмәтуллина әзерләгән. Күргәзмәдә Каюм Насыйриның сүзлекләре, дәреслекләре, нәфис әсәрләре һәм аның турында китаплар да күрсәтелгән. XIX гасырда яшәгән татар галименең әсәрләренең оригинал басмаларын үз күзләре белән күрергә хәзерге татар мәдәниятен яратучыларга кызыклы булырдыр.
![](https://2f0db767-feae-4492-92f7-a8be1637be0d.selcdn.net/wp-content/uploads/2025/02/photo_2025-02-06_00-40-57.jpg)
Күргәзмә 18 февральгә кадәр эшләячәк. Китапханәсенә керү өчен сездә укучы билеты булырга тиеш, аны 1 катындагы укучылар язу пунктында ясап була.
Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.