3 гыйнвардан 4 нчесенә каршы төндә Санкт-Петербургта яшәүче татар һәм башкорт яшьләренең “Питер буйлары” оешмасы яшьләр өчен татарча-башкортча дискотека үткәрде.

Шәһәребездә татар иҗтимагый оешмалары шактый күп. Аларның барысы да үз эшләрен йөртә: кемдер кешеләрне татарчага өйрәтә, кемдер татар әдәбиятын популярлаштыра, ә кемдер, зур шәһәрдә яшәүче яшьләрне берләштереп, аларга милли рухта ял сәгатен үткәрергә булыша. Бу яшьләргә татар яки башкорт булуын онытмаска, үз тамырлары турында хәтерләргә мөмкинлек бирә, шуңа күрә бу бик мөһим бурыч дип әйтеп була. “Питер буйлары” оешмасы нәкъ шундый эшләр белән шөгыльләнә: яшьләр өчен кичәләр, дискотекалар, танылган татар артистларының концертларын, волейбол уеннарын һәм башка шундый чаралар оештыра.

Татар һәм башкорт яшьләре өчен яңа елга багышланган кичәләрне үткәрмичә, әлбәттә, ярамас иде. Аларның берсе 3 гыйнвардан 4 нчесенә каршы төндә Лиговский проспекты, 289Б адресындагы “Route 148” клубында үтәчәк иде. Күптән инде Петербургта татар дискотекаларын оештыруларын ишетеп, мине хәтта башлыгым нигә син татар дискотекаларына килми каласың дип сорагач, ниһаять үзем дә аларның берсенә барып булдым.

Ничек барысы да булып үтте? Кичәнең бар кунакларын да “Питер буйлары” оешмасы рәисе Юлия Хучашева шәхсән сәламләде, кичә башында исә алып баручысы Юлия Хохлова шаян викторина үткәрде. “Нинди елда без барысыннан да күбрәк ашыйбыз?” – “Кәбисә елда”; “Нинди илдә Кыш Бабайның исеме Юлениссен була?” – “Норвегиядә”; “Дело было в январе, стояла ёлка на горе” юлларын кем язган?” – “Агния Барто” шикелле сорауларга җаваплар бирергә кирәк иде. Шунысы мөһим: кичәдә конкурслар үткәрү вакытында рус теле дә, татар теле дә яңгырадылар. Диджей Илгиз кунаклар биер өчен куя торган җырлар арасында да татар телендәгеләр дә, башкорт телендәгеләр дә, рус телендәгеләр дә булды. Бу дөрес дип уйлыйм, чөнки татар һәм башкорт яшьләре рус җырларын да тыңлый, бу дискотекага күптөрлелек кертә. Иң кызыклы исә минем өчен татар теленә тәрҗемә иткән рус җырларын ишетү булды: татарчага “И снова седая ночь”, “Звук поставим на всё”, “Матушка-земля” юллары тәрҗемә ителгәнен үзем белми идем. Әлбәттә, кунаклар – кызлар да, ир-атлар да – татар җырларына да бик теләп биеделәр: “Кем соң иң чибәр”, “Кочаклама яратмыйча”, “Саумысыз, ак каеннар” – бу җырлар татар яшьләренең күпчелегенә мәгълүм.

Кунакларның өчесенең шул көнне туган көне булган икән. Азалия, Айгөл һәм Русланны кичә алып баручысы Юлия Хохлова тәбрик итеп кына калмады, шаян конкурста да катнаштырды. Һәм Кыш Бабайсыз да үтмәде: ул, кичәгә килеп, барысыннан да җитез-җәһәтрәк хәрәкәтләнеп биегән кызга кечкенә приз бүләк итте.

Татар бию кичәсе алты сәгать дәвамында, иртәге 5кә кадәр, сузылды, һәм ахырда иң “нык” кунаклар калды. Якынча сигезәүләп-унаулап без шул бию марафонын бергә тәмамладык.

“Питер буйлары” оешмасы рәисенә Юлия Хучашевага миңа шул кичәгә түләүсез барып кайтырга мөмкинлек бүләк иткәне өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм.

Максим Кузнецов.

Добавить комментарий

, , , , , , ,
Похожие новости