Җәйге ял вакыты җитте. Санкт-Петербургта Татар милли — мәдәни Автономиясенең Татар мәдәнияте үзәгендә татар теле курсларында уку елы тәмамланды.
26 майда Санкт-Петербургтагы Татар милли — мәдәни Автономиясенең татар мәдәнияте
үзәгендә оештырыла торган татар теле курсларының соңгы дәресе булып узды.
Татар мәдәнияте үзәге диварларында татар курслары 2023 елның сентябрендә эшли башлады һәм уку елын 2024 елның маенда тәмамлады. Бөтендөнья Татар конгрессы рәисе Васил Габделгаяз улы Шәйхразиев 2024 елның февралендә Татар мәдәнияте үзәгенә рәсми визит белән килде. Ул курслар эшенә аерым игътибар бирә. Сүз Татар мәдәнияте үзәге рәисе Рәис Марс улы Яркаевның зур эше турында барды. Аның бәяләп бетергесез өлеше аркасында татар теле Кабинеты актив эшли. Һичшиксез, татар гаиләләре монда бергәләп татар рухи мохитендә белем алу мөмкинлеген алып килә. Үзенең гыйнвар интервьюсында Рәис Марс улы Яркаев «Гаилә елында» татар телен укыту аның эшендә өстенлекле юнәлеш булуын ассызыклады. Татар милли-мәдәни автономиясенең Татар мәдәният үзәге рәисе исеменнән укытучы һәм укучыларны уку елы тәмамлануы белән аның урынбасары Шамил Абдулла улы Алюшев котлады. Ул курслар яңа уку елында 2024/2025 эшен дәвам итәчәк дип белдерде.
Актык дәрескә татар теле методисты Фирая Рәшитова Петербургта яшәүче Казан фәнни үзәге
күпфакторлы гуманитар анализ һәм когнитив филология лабораториясе фәнни хезмәткәрен Максим Кузнецовны җәлеп итте. Ул үзенең «Татарский язык с нуля: самоучитель для начинающих» китабыннан материал белән кулланып изафә төзмәләренә багышланган дәресне алып барды. Татар теле курслары катнашучылары изафәләр өч төрле булуын белделәр: алар аффикссызлары (I төр, тимер юл), аффикслылары (II төр, татар теле) һәм ике катлы аффикслылары (III төр, әнинең китабы) булалар. Татар телен өйрәнүдә бу мәгълүмат бик мөһим, чөнки изафә төзмәләре – ике исемнән торган төзмәләр – татар телендә бик киң таралган, әмма дәреслекләрнең күбесендә аларның үзенчәлекләре һәм кулланылышы турында бик аз сөйләнә.
Аннары курсларда катнашучы телче Артём Кураев күптән түгел генә үзе һәм үзенең хатыны Алла Панова Рязань өлкәсендәге Касимов шәһәрендә «А. М. Ишимбаев исемехндәге VI Төбәкара ачык этнографик һәм мәдәни укулары» дигән төбәк өйрәнү конференциясендә катнашканы турында сөйләде. Анда алар Санкт-Петербургтагы татар милли — мәдәни автономиясенең татар мәдәнияте үзәгендә татар теле курслары ничек оештырганы турында чыгыш ясаганнар. Курсларда Максим Кузнецовның китабы кулланылуын да ассызыклаганнар.
Артём Кураев Максим Кузнецовга татар фигыле буенча уку-методик әсбап булдырырга тәкъдим итте. Максим бу фикерне яхшы һәм дөрес санады.
Чара ахырында Фирая Рәшитова, Максим Кузнецов, Артём Кураев белән Алла Панова һәм бар башка курслар укучылары да татар телен һәм мәдәниятен саклауга юнәлтелгән чараларда актив катнашу өчен Рәхмәт Хатларын алдылар.
Фирая Рәшитова курслар хакында менә нәрсә сөйли: «Санкт-Петербургтагы курсларда яңа
методлар эшкә алына. Мин укытучы-методист буларак үземнең профессиональ һәм иҗади
потенциал белән файладанам. Укуда иң төп эш – укучыларның мотивациясе. Курслар аларга тел мохитенә чумарга мөмкинлек бирә. Шуннан тыш, бездә мәдәни, мәгърифи юнәлгәнлекләр бар. Безнең укучыларыбыз – төрле яшьтә, төрле милләтләр вәкилләре, алар татарчаны төрле дәрәҗәдә беләләр, әмма барысының да нык мотивациясе булган. Татар теле курсларының хәзерге чыгарылыш сыйныфы Үзәк эшләгәннән бирле икенче булып санала.Санкт-Петербург шәһәрендә күпсанлы татар халкы өчен кайгыртучы Рәис Яркаеаның һәрьяклап ярдәме белән безнең татар теле Кабинеты зур космополит шәһәре шартларында татар телен белү буенча тикшеренү лабораториясе булып тора,
Без Казан телчеләр мәктәбенең эшен дәвам итәбез дияр идем мин. Аның лидеры И. А. Бодуэн де Куртенэ тел табигатьнең тере күренеше, социаль һәм психологик феномен була дия иде. Аның сүзләрен истә тотып, мин дә үз эшемне йөртәм», – ди ул.
Татар теле курслары тәмамланды. Көзен алар яңадан эшләячәк. Шуңа күрә сентябрь аенда
очрашканга кадәр!
Санкт-Петербургтагы Татар милли — мәдәни Автономиясенең татар мәдәнияте үзәге