Күренекле җәмәгать эшлеклесе, журналист, тарихчы, язучы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Петербург татарлары тарихы буенча күп санлы басмалар авторы Рәхим Хәлиулла улы Теляшовка агымдагы елның 22 июнендә 85 яшь тула.

Рәхимҗан Хәлиулла улы Теляшов 1939 елның 22 июнендә Ленинград шәһәрендә туа. А.А. Жданов исемендәге Ленинград дәүләт университетының филология факультеты журналистика бүлеген тәмамлый. «Татар Информ» агентлыгының үз хәбәрчесе булган вакытта күп мәкаләләре һәм язмалары басыла.

Казанда Дәүләт Эрмитажы фондларыннан Кубрат хан хәзинәләре һәм Алтын Урда хәзинәләре күргәзмәсен оештыруда башлап йөри.

Рәхим Теляшовның татар халкының тарихы һәм мәдәниятенә багышланган мәкаләләре «Татар Информ»да, «Татарские края» һәм «Татар иле» газеталарында басылды. Ул «Халык Хуҗалыгы Казанышлары Күргәзмәсе» медале, Г.Р.Державин исемендәге рус сүзлеге һәм сынлы сәнгать Академиясенең Алтын медале, «Камалыштагы Ленинградта яшәүче»нең күкрәк билгесе һәм башка күптөрле медальләре һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

Соңгы елларда Рәхим Теляшовның берничә эчтәлекле, бай мәгълүматле китабы басылып чыкты. Алар һәркайсы татар гаиләсен (генә түгел) бизәрлек менә дигән басмалар. «Алтын Урда: бәхәсле язмалар», «Һиндлар һәм гуннардан башлап Алтын Урдага кадәр», «Санкт — Петербургның татар җәмәгатьчелеге. Шәһәрнең 300 еллыгына», «Татарлар Бөек Ватан сугышында һәм Ленинград камалышында. Бөек Җиңүнең 60 еллыгына һәм Казанның 1000 еллыгына»  һәм башкалар.

Санкт-Петербургның Невский проспектындагы 26нчы йортында урнашкан Китап йортында «Татарлар Нева буенда» дип исемләнгән китап — монографиясе сатуга чыккан иде.

Китап эчтәлеге үз эченә төньяк башкаланың барлыкка килгән Петр 1 чорыннан әлеге көнгә кадәр булган вакытын ала.

Шунлыктан басма күләмле: 30 бүлектән һәм 700 биттән тора, бизәлеше дә бай, 600гә якын фоторәсем урнаштырылган. Китап югары нәшрият — полиграфия дәрәҗәсендә басылган. Китапның кыйммәте шунда: ул Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендә яшәүче милләттәшләр тормышындагы иң мөһим вакыйгаларны яктырта. Укучы басмадан безнең ватандаш — милләттәшләрнең күркәм Русия империясе башкаласы — Санкт-Петербургны тәүге төзүчеләр булуын белә.

Революциягә кадәрге чорда алар дипломатлар, тәрҗемәчеләр, дин әһелләре, яугирләр, сәүдәгәрләр, рестораннар хуҗалары булганнар.

Татарлар шәһәрне чисталыкта тоткан һәм күбесенчә транспорт хезмәте күрсәткәннәр. Безнең милләттәшләр шәһәрдә яшәүчеләр белән бергә аның кайгысыз көннәрен дә һәм тарихындагы фаҗигале вакытларын да бүлешкәннәр.

Шәһәрнең Татар җәмгыяте шартлар булганда канатын киң җәеп төрле юнәлештә эш алып барган яки өстән басым ясалганда һәм тыюлар булганда эшчәнлеген яшергән яки кыскарткан.

Безнең ватандаш — милләттәшләр  Бөек Ватан сугышы елларында шәһәрне дошманнан саклауга сизелерлек өлеш керткән. Моны искә алып китапның зур бүлеге Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм камалышта калган Ленинградта яшәүчеләргә багышлана.

Төньяк башкалада күренекле татарлар булмаган һөнәр һәм хезмәт юк.

Артистлар арасында ул – Рудольф Нуриев, Альберт Әсәдуллин, Хәнәфи Чинакаев, София Ялышева, Равил Мартынов, Фуад Хәмидуллин… Галимнәрдән  Илдар Ибраһимов, Рафаэль Юсупов, Әнәс Халидов, Альмира Таһиржанова, Рифад Исләев, Наил Газизуллин һәм башкалар табиблардан Гәрәй Баиров, Фәттах Кутушев; төзүчеләр арасында Шамил Акбулатов, Наил Кикичев. Исемлекне дәвам итәргә булыр иде. Китап менә шушы билгеле шәхесләргә багышланган.

Татарлар шәһәрдә яшәүче башка милләт вәкилләре белән бергә сәнәгать, фән һәм мәдәният үзәге булган каланы күркәмләндерүгә фидакарь хезмәт сала.

Сугыштан соң, утызынчы еллардагы тыюлардан соң шәһәрдә милли яңарыш башлана. Соңрак үзгәртеп кору чорында милли хәрәкәт киң җәелдерелә һәм күп кенә зирәк милләт җитәкчеләре үсеп чыга. Менә алар: Мөхлисә Зарипова, Дауд Әминев, Әнвәр Сәетбагин, Сәлим Хәсәнов, Ибраһим Туктаров, Рәшид Мәһдеев, Абдулла һәм Рөстәм Хучашевлар, Иниятулла Кутыев, Ильяс Норов һәм башкалар. Алар уннарча милли — мәдәни җәмгыятьләр төзиләр һәм йөзләрчә чаралар үткәрәләр. Төрле кичәләр һәм тантаналарда меңнәрчә кеше катнаша.

Һәр елны халкыбызның иң зур бәйрәм-тантанасы Сабантуйны оештыру камилләшкәннән — камилләшә.

Бу хакта «Татарлар Нева буенда» китабында аеруча җентекле язылды. Басма безнең шөһрәтле ата — бабаларыбызга, шулай ук үзебезгә, лаеклы һәйкәл булып тора. Шул ук вакытта, әдәби сүздән салынган һәйкәлнең гомере бронзадан һәм таштан салынганга караганда, күпкә озынрак. Сүз искерми. Ул мәңгелек.

Китапны татар җәмәгатьчелеге яратып кабул итте һәм ул шәһәрдә милләт тарихын яктыртуга сизелерлек өлеш кертте дип уйлыйм.

Басмага карата фикерләр күп булды. Шундый югары бәяләрнең берсен милли татар хәрәкәте ветераны Русия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Иниятулла Гани улы Кутыев язды. («Питер Татар» порталы бу хакта мәгълүмат бирде).

Китапта бай тарихи — туган якны өйрәнү материалларына таянып олы ихтирам белән аерым вакыйгалар һәм күренешләр турында язылды. Шулай да китапның төп кыйммәте акыллы, фәһемле һәм зирәк милләттәшләр хакында.

Өч гасыр буена алар «тәкәббер күршегә үч итеп» Дәүләтнең баш шәһәрен төзеделәр, ә хәзерге вакытта бу архитектура могҗизасының матурлыгын камилләштерүне дәвам итәләр. Әмма язылган вакыйгалар архивтагы  «академик хезмәтләр»дән генә түгел, ә тормыштагы чынбарлыктан да алынган.

Рәхим Теляшов китапка мәгълүмат җыяр  өчен зур мәгърифәти «эш» алып барган.  Автор яңа мәгълүмәтлар һәм дәлилләр аша киң катлам укучыларны шәһәрнең татарлар өлеше өч гасырлык чорда икътисадта, мәдәнияттә һәм рухи — әхлакый тормышта кичергән вакыйгалар белән таныштыра.

Китапны иҗат иткәндә Рәхим Теляшов зур ихтирам белән төньяк башкаланың, Санкт-Петербургның Русиянең Идел башкаласы булган «Нур сибүче Казан» белән тарихи бәйләнешенә басым ясый. Китап гасырлар буе Нева ярларында яшәгән халыклар мәдәнияте берләшкән һәм бер-берсенә үтеп кергән дигән фикерне кызыл җеп итеп үткәрә. Әлеге асыл фикер Петербургның үзенчәлекле, интеллектуаль-мәдәни үсеше һәм байлыгы булып тора.

Безнең халык гомер — гомергә күршеләр белән тату дус яшәгән. Рәхим Теляшов иҗат иткән китаплар шушы рухи теләктәшлекне тагын бер тапкыр раслый.  Әлбиттә, бер мәкаләдә генә Рәхим Хәлиулла улы каләме астыннан чыккан басмаларны санап чыгу да мөмкин түгел.

Киләчәктә дә күренекле милләттәшебез безне яңа язмалары белән сөендерер дип ышанабыз.

 Зәрия Хәсәнова,

Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Татар журналистлары клубы рәисе

Добавить комментарий

, , ,
Похожие новости