СССР Югары Советы Президиумы карары белән 1980 елдан Хәрби-диңгез флоты көне июльнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. 2006 елда бу традиция Россия Президенты Указы белән раслана.

«Мәгариф» журналы агымдагы елның февраль санында «Санкт- Петербургның кайсы мәктәбе Муса Җәлил исеменә лаек», дип исемләнгән мәкалә бастырып чыгарды. Мәкаләнең авторы Сөмбел Таишева.

Мәкалә Татарстан Республикасының Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле урынбасары Дамир Сабировка да багышланган.

Бу якшәмбедә Россия Хәрби — диңгез флоты көне билгеләп итүне исәпкә алып, без әлеге мәкаләдән кайбер өзекләрне «Питер Татар» порталында (баш мохәррир Равил Закиров) бирергә булдык.

Дамир Рәхиб улы хәрбиләргә хас төз буйлы һәм ышанычлы адымлы. Ул асылын гына кыска һәм ачык итеп сөйли. Мин әңгәмәне  Даими Вәкиллекә  барганда дәвам итәм һәм аңардан хәрби түгел идегезме, дип сорашам. Бу шәһәрдә яшәүче татарлар арасында табиблар, архитекторлар, рәссамнәр һәм хәрбиләр күп. Аңардан үз язмышы турында сөйләвен үтенәм.

— Минем әти — әни татарлар иде. Әтием  — Рәхим Хәким улы Яшел Үзән районында туып  — үскән, шунда мәктәп тәмамлаган. Аннары Волжск шәһәренә күчә.  Шунда әнием белән таныша. Әнием ягыннан картәтәй дини кеше иде. Мәдрәсә тәмамлаган, Казанда укыган, Яшел Үзән районында имам булган. Гаиләдә үземне бәхетле дип саныйм. Улыбыз Святослав Санкт — Петербургта халыкара компаниядә эшли. Кызыбыз Марина  —  япон һәм инглиз телләре белгече.

Минем 10нчы сыйныфны тәмамлаганда,  автомобиль  техникумына керергә теләгем бар иде. Миңа автомобильләр нык ошый иде, әлеге юнәлешне сайларга уйлый идем. Бер тапкыр мин яшәгән Марий республикасындагы туган шәһәрем Волжскка Севастопольдән отпускка ике туган абыем Альберт Садыйков кайтты. Ул гомере буе флотта хезмәт итте.  Без  аның белән бик озак  булачак һөнәр турында сөйләштек. Альберт абый кораблар турындагы хикәятләре белән миңа тормышымны автомобильләр техникасы белән бәйләмәскә, сайлауны диңгез һәм диңгез флоты файдасына күчерергә кирәклегенә ышандырды. Менә шулай, мин хәрби диңгезче булырга карар иттем.

… 1944 елның 27 гыйнваре Ленинградны  камалыштан азат итү көне. Ленинград  һәм Волхов фронтларындагы көрәштә күп яугирләр, шул исәптән, ТАССРда туганнар һәлак була. Алар арасында Советлар Союзы каһарманы, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил бар. Аның туган көнен ил 15 февральдә билгели.

Татарстан Республикасының  төньяк башкаладагы Даими Вәкиллеге төрле патриотик һәм мәдәни — мәгърифәти чаралар үткәрә. Шул исәптән, Петербург мәктәпләренең берсенә Муса Җәлил исемен бирү өчен билгеләнгән уку йортының хакимияте белән берлектә әзерлек эшләре алып барыла.

320 ел элек, дөресрәге, 1703 елның 27 маенда Россия императоры Петр I Санкт — Петербургка нигез сала. Моның өчен ул тәүдә Куян утравында Петропавловск ныгытмасын төзетә. Яңа башкаланы салу өчен Казаннан, Түбән Новгородтан, Урта Идел буе шәһәрләре һәм авылларыннан аерым категориядәге татарлар, шул исәптән, дәүләт бурычын үтәүче лашманнар куып китерелә. Лашманнар Русия Хәрби — Диңгез флотына кораб төзү өчен агач әзерләү һәм чыгаруга җәлеп ителә.

Төрле мәгълүматләргә караганда, төзелешкә җәлеп ителгән һәр өченче кеше кырыс һава торышы шартларына һәм авыр хезмәткә чыдый алмыйча һәлак була. Халыкта Санкт — Петербургны сөякләргә салынган кала дип атыйлар. Тәүдә татарлар әлеге ныгытма янындагы Зур Никольских  һәм Кече Никольских урамнарында урнаша. Шунысы кызыклы,  18 гасырда ул урамнар , нигездә биредә татарлар яшәгәнлектән, Татарныкы дип аталган. Бүгенге көнгә ул исемнәр сакланмаган. Хәзер алар заман урамнары : Зверинская һәм Блохина. Бары тик Петроград ягындагы Татар тыкрыгы топонимы гына Татар бистәсе һәм анда яшәгән татарларны искә төшерә.

Татар халкы берничә җәмәгать оешмасын берләштерә. Мәскәү өлешендә Казан җәмгыяте урнаша. Түбән Новгород татарлары Биш Почмак ягында яши. Бу исемне сез картада очрата алмыйсыз. 1760 елларда Загородный проспекты, Рубинштейн, Разъезжей һәм Ломоносов урамнары  кисешкән чат шулай атала.

Бүгенге көндә Ленинград өлкәсендә һәм тарихтан төньяк башкала дип аталган шәһәрнең үзендә йөз меңнән артык татар яши. Нәкъ менә шул хәтле халык ел саен татарның зур бәйрәме «Сабантуй» га җыела.

Безнең  Санкт — Петербургка сәфәр әдип Габдулла Тукай һәм Советлар Союзы Герое, шагыйрь — антифашист Муса Җәлил һәйкәлләренә чәчәкләр салу белән башланды.

Дамир Рәхиб улы безне әлеге һәйкәлләр авторы сынчы Әхнәф Зыякаев белән таныштырды. Петр I вакытында биредә Татар бистәсе булган һәм тирә — якта татарлар яшәгән.  Шәһәр җитәкчелеге белән сөйләшүләр җиңел булмады, — дип серне чиште юлдаш, — шуңа карамастан,  алар уңышлы тәмамланды. 2006 елда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга Петроград ягындагы  Кронверкс проспекты һәм Зверинск урамнары кисешкән урындагы  йортлар янында зур булмаган скверда һәйкәл ачылды.

Санкт — Петербургта яшәүчеләр һәм кунаклар каршында татар әдәбиятенә нигез салган,  өстенә пәлтә һәм милли баш киеме  кигән яшь татар шагыйре басып тора.

Тукай образын тудырганда, аның турындагы истәлекләрне укыдым, — дип сөйләде  Петербург сынчысы, Татарстан Республикасының  атказанган  сәнгать эшлеклесе  Әхнәф Габделгәрәй улы.- Тукай Петербургка бары тик бер тапкыр, авыр чирләгән вакытта гына килгән. Ул вакытта аңа тын алу бик авыр  булган, бигрәк тә безнең шәһәрдә дымлы һава. Бу хакта аның  күкрәгенә кыскан сул кулы сөйли. Ә уң кулына ул үзенең китабын тоткан. Нева буендагы шәһәргә килгән вакытта Габдулла Тукай Казан урамындагы 5нче санлы йортта  туктала,  Муса Бигиевта кунак була.  Алгарак китеп, әйтәм, без бу йортны таптык  һәм истәлеккә йортның алгы ягына куелган такташны фотога төшердек.

Хәзерге вакытка кадәр ничек 2007 елның 11 гыйнваренда Татарстанның Даими вәкиллегендә эшли башлаганымны хәтерлим. Яңа елдан соң ук эшкә алу турында гариза яздым, — дип дәвам итте безнең әңгәмәне Дамир Рәхиб улы.- Мин берничә проект әзерләдем.  Алар арасында Ленинградны яклаган һәм азат иткәндә һәлак булган яугир — татарстанлыларга һәйкәл кую иде. Шуларның беренчесе Нева  пятачогында куелачак һәйкәл-обелиск иде.  Нәкъ менә биредә каты бәрелешләр барган һәм бик күп сугышчылар һәлак булган. Икенчесе — Синявинск биеклекләре иде, биредә  югары ут ноктасы урнашкан булган.

Ватан тарихыннан билгеле, биредә 1941 — 1944 елларда Ленинград өчен немец — фашист илбасарлары белән аяусыз көрәш барган. Шушы биеклекләрне яулау шлиссельбург — синявино территориясендәге Ладога күленең төньяк өлешеннән алып Мга елгасының көньяк өлешенә кадәр булган мәйданны күзәтүдә тотарга мөмкинлек биргән. Камалышны өзү өчен бу иң җайлы урын булган. Чөнки Ленинград һәм Волхов фронтлары арасындагы иң кыска юл була бу.

Нева буендагы шәһәрдәге Татарстанның Даими Вәкиллек хезмәткәрләре һәм күпсанлы кунаклар һәр елны Муса Җәлил туган 15 февральдә, ул һәлак булган 25 августта, Бөек Ватан сугышы башланган 22 июньдә һәйкәл янына килә, чәчәк гөлләмәләре сала һәм аның  әсәрләрен укый. Ел саен Санкт  — Петербург мәктәпләре укучылары катнашында «Җәлил укулары» оештырыла.  Бу чараларда шагыйрьләр, иҗади хезмәткәрләр, Муса Җәлилнең кызы Люция ханым, аның оныгы Лилиан Наврозашвили катнаша, — дип сөйли Дамир Сабиров. — бәйрәм тантаналарына  сынчы Әхнәф Зыякаев, Василеостровский районы хакимияте вәкилләре,  шәһәрнең киңкатлам татар җәмәгатьчелеге килә.  «Җәлил укулары» Гавань урамына якын булган 4нче санлы китапханәдә уздырыла.  Без алар белән күптән һәм тыгыз элемтәдә торабыз.

Санкт — Петербургта «Җәлил укулары»  Халыкара әдәби укулар бәйгесе кысаларында  үткәрелә.  Агымдагы елда  Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе мәктәбе укучылары катнашлыгында бишенче бәйге оештырылды.  Дүртенче бәйге  нәтиҗәләре буенча 146 нчы мәктәп  укучысы Габриэлла Катеринчук призлы 3нче урынны яулады.

Дамир Сабиров белән, киләсе очрашуда мотлак әлеге мәктәпкә, аңа Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исеме бирелгәч, барырга килешәбез. Бу юнәлештә эш алып барыла. Ул , әлбиттә, зур көч сорый. Тиз арада губернатор дәрәҗәсендә ярдәм алырбыз, дип өметләнәбез, — ди даими вәкил урынбасары һәм мин аңа ышанам.

Дамир Сабиров Даими Вәкиллек эшчәнлегндә берничә уңышлы проектны тормышка ашырды. Һичшиксез, уңышка ирешү өчен ныкышмалылык, түземлек һәм сабырлык  кирәк. Шунсыз сөйләшүләр алып барып булмый.

Х Ә Р Б И  —  Д И Ң Г Е З   Ф Л О Т Ы   Б Е Л Ә Н   Б Ә Й Л Е   Я З М Ы Ш

Мәктәптә имтиханнар тапшырганнан соң, Дамир хәрби коммиссариатка документлар тапшыра һәм Севастополь югары хәрби — диңгез инженерлык училищесының физик — энергетик корылмалар факультетына гариза яза. Биш ел укыганнан соң, аны 1982 елда 22 яшендә тәмамлый.

Бәхеткә каршы, мин ул вакытта биредә атом су асты көймәләрендә хезмәт итүче белгечләр әзерләүләрен белми идем. Мин үзем атом энергетика корылмаларын өйрәндем. Миңа бу юнәлеш бик ошады. Укуны тәмамлаганнан соң, мине Тын Океан флотына хезмәт итәргә җибәрделәр. Анда мин егерме биш ел су асты көймәләрендә командо — штаб дәрәҗәләрендә хезмәт иттем, — дип сүзен дәвам итә даими вәкил урынбасары (минем күз алдыннан Севастополь һәм ак парад формасы кигән  хәрбиләр үтә.  Миңа бу шәһәрдә ике тапкыр булырга һәм татарлар белән очрашырга туры килде.- Ред.).- Мин хезмәтне  реактор бүлегендә  беренчел командир вазифасында башладым, аннары башка үсә барган вазифаларга билгеләндем.  Ул вакытта  кораллану буенча ярыш бара иде. Илдәге тышкы хәл корабларның даими диңгездә булуын һәм илебезне яклавын  таләп итте.  Мин хезмәт иткән стратегик юнәлештәге атом көймәләре каршында киңәйтелгән хәрби бурыч куелган иде.

Хәрби хеpмәт барышында Дамир Рахиб улы унбиш автоном походында катнаша.

2 ранг капитаны дәрәҗәсендә хезмәт тәмамланганга кадәр мин  Ерак Көнчыгыштагы Хәрби — диңгез флотының хәрби — диңгез уку  үзәгендә  дәресләр алып бардым. 

Россия Федерациясендә уку йортлары нигезендә хәрби хезмәткәрләрне яңадан әзерләү буенча биш югары уку йорты оештырылды.  Берничә елдан соң, 2006 елда мин Санкт — Петербургтагы өстәмә һөнәри белем бирү институтына документларымны тапшырдым. Шулай итеп,  минем тормышымда яңа борылыш башланды, — дип сөйли  минем юлдаш.  Хәзер миңа аны Санкт — Петербургка, Россиянең Хәрби — диңгез флоты ныгытмасына нинди юл алып килгәнлеге билгеле булды.

Бераз вакыттан Дамир Сабировны Казанга командировкага  җибәрәләр.  Күп белгечләр, аның кебек үк, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәткәрләрен яңадан һөнәри әзерләү институтында үткән була. 

30 июльдә Россия — Хәрби-Диңгез Флоты көнен билгели. Татарстан Республикасының Санкт — Петербургтагы даими вәкиле урынбасары Дамир Сабиров өчен бу бәйрәм аның шәхси тантанасы.

Фоторәсемнәр интернеттан алынды.

«Мәгариф» журналындагы Сөмбел Таишеваның «Какая школа Санкт — Петербурга  достойна имени Мусы Джалиля» мәкаләсен татарчага  Зәрия Хәсәнова тәрҗемә итте.

Зәрия Хәсәнова ,

«Питер Татар» порталы мохтәрияте әгъзасы.

Добавить комментарий

, , ,
Похожие новости