Атна кич (27 июль 2023 ел) Санкт-Петербургта Русия — Африка икътисадый һәм гуманитар саммиты ачылды. Форум мәгънәле һәм аеруча эшлекле вакыйга булырга вәгъдә итә. Чөнки ул үз эченә җәмгыяти — эшлекле һәм мәдәни чараларны ала.
Төп вакыйга 28 июльдә көтелә.
«Тынычлык, иминлек һәм үсеш өчен» саммитының пленар утырышында Россия Президенты Владимир Путин зур күләмле белдерү белән чыгыш ясаячак.
Киңкүләмле бу саммитка егермегә якын илдән җитәкче килде. Әлеге Саммит — икенче тапкыр үткәрелә. Беренчесе 2019 елда Сочида оештырылган иде. Ул вакытта 107 дәүләттән һәм территорияләрдән 6 мең катнашучы килгән иде. Гомүм алганда, урыс һәм африка компанияләре 100гә якын килешү төзеде.
Быелгы саммиттагы төрле очрашуларда һәм сөйләшүләрдә атом энергетикасы, халыкара хәвефсезлек, эшкуарлык, хатын — кызлар хокуклары һәм спорт турында фикер алышалар. Авыл хуҗалыгы өлкәсен борчыган мәсьәләләрне дә урап үтмиләр. Африкалылар Русия ярдәмендә эшкәртелмәгән авыл хуҗалыгы җирләрен үзләштермәкче.
Б е л е ш м ә : Африкада ничә ил бар?
Африкадагы дәүләтләрнең һәм бәйле территорияләрнең гомуми саны 62 (шуның 54е бәйсез). Моңа 10 утрау, 16 континенталь һәм 37 дәүләт керә, алар диңгезләргә һәм океаннарга киң чыга. Африка илләре шартлы рәвештә 5 төбәккә бүленә: Төньяк, Көньяк, Үзәк, Көнбатыш һәм Көнчыгыш.
Африка территориясендә 1 млн. кешедән артык халкы булган 32 шәһәр бар. Аларның 3 шәһәрендә Каир, Лагос һәм Киншаса, 10 000 000 нән артык кеше яши, 29 шәһәрдә 1 млн.кеше яши, әмма 10 млн. кешедән азрак. Иң зур шәһәрләре булган илләр Нигерия, Эфиопия, Мисыр, Кар (Юар) , Дем.Респ.Конго, Судан.
Африканың иң зур шәһәрләре. Лагос, Каир. Киншаса иле Александрия, Касабланка, Абиджан, Кано, Ибадан, Кейптаун, Аддис-Абеба, Эль-Гиза, Найроби в-эс-Салам, Дакар, Дурбан, Луанда, Хараре, Алжир, Омбург, Йоханнесбург, АКРА, Рабат, Кадуна һәм Хартум.
Африка ил түгел, ә континент. Чынлыкта бу зурлыгы буенча Азиядән соң икенче һәм халык саны буенча икенче континент. Африкада 1 миллиардтан артык кеше яши, ә аның территориясендә 61 Дәүләт урнашкан.
Африка халык саны һәм зурлыгы буенча Евразиядән соң икенче континент. Африканың мәйданы (утрауларны да кертеп) 30 221 532 км2.
Факторлар җыелмасы буенча җан башына ВВП дәрәҗәсен һәм файдалы казылмалар булуын гына түгел, ә икътисадның төрлелеген һәм тулаем илнең үсешен дә исәпкә алып, Африканың иң алга киткән иле: Көньяк Африка Республикасы (ЮАР).
Мәсәлән, 2010 елда КАРда футбол буенча дөнья чемпионаты уздырылган. Моннан тыш, биредә Африка доллар миллиардерларының иң күбе яши.
Саммитны оештыручы олы кунаклар өчен зур күңел ачу программасы да эшләнгән. Мәдәни чарага Санкт-Петербургның уннарча музей һәм күргәзмә мәйданчыклары җәлеп ителгән. Мәдәни чараларга петербурглылар да килә.
Үзәк «Манеж» күргәзмә залында интеллектуаль ял итәргә яратучылар өчен үзенчәлекле «Кирегә борылган сафари. Африканың заманча сәнгате» күргәзмәсе ачылды. Африка мәдәниятенең милли рәсем, сынлы сәнгать, фото һәм башка нәрсәләрне берләштергән үзенчәлекле һәм бик кызыклы күргәзмәсе бу. Күргәзмә 3 сентябрьгә кадәр эшләячәк. Ул Африка сәнгатенең соңгы 60 елын үз эченә ала.
Африка тормышы Россия рәссамнары картиналарында да чагылдырылган.
Ә якшәмбе, 30 июльгә, Африка делегацияләре Россия Хәрби-Диңгез флоты көненә багышланган Хәрби-диңгез парадына чакырылган.
Россия — Африка икътисадый һәм гуманитар саммиты эшен дәвам итә.
Зәрия Хәсәнова,
Россия — Африка икътисадый һәм гуманитар саммитына аккредитацияләнгән журналист, «Питер Татар » порталы мохтәрияте әгъзасы.