Идел һәм Ока елгасының бергә кушылган урынында урнашкан күркәм Түбән Новгород шәһәрендә үтте бу үзенчәлекле һәм гадәти булмаган Идел буе Сабантуе.
Татар халкының милли тантанасы Идел буе Сабантуе 8 июльдә үтәргә тиеш иде. Бу көн кояшлы, матур һәм җылы иде. Әмма, кызганычка каршы,рәсми сәбәпләр нәтиҗәсендә ул 9 июльгә күчерелде.
Сабантуйдагы рәсми чыгышларны һәм җыр — биюләрне чиләкләп яуган яңгыр астында карарга туры килде. Әлбиттә, полиэтилен плащ тараттылар, әмма табигать көченә каршы торырлык түгел иде инде. Урыннан кузгалып киткәндә, өстәге киемнең чыланмаган бер җебе дә калмаган иде.
Шуңа карамастан, көннең иртәнге өлешендә Сабантуйның матур мизгелләрен күрергә өлгәштем.
Беренчедән, Идел буе Сабантуенда түбәнкамалыларның фидакарь көч салганлыгы күзгә бәрелеп торды. Алар күркәм күргәзмәләр дә оештырган, җырлы — моңлы чыгышлар да әзерләгән, татар авылы тормышын чагылдырган күренешләрне дә чынбарлыкта бирә алган иде. Татар мунчасын да, абзардагы мал — туарны да, гөл — бакчаларны да якыннан карадык. Нәкъ менә чын татар авылындагы терекле ишегалды.
Татар гаиләсе өчен балачактан таныш, күңелгә искиткеч якын һәм кадерле булган табигый күренешләр иде бу. Шунысы мөһим: Идел буе Сабантуен оештыручылар милли тантанага олысын һәм кечесен җәлеп итә алган. Алар һәркайсы бу олы милли — мәдәни чарада ихлас катнаша һәм бәйрәмгә үз өлешен кертә алуына чиксез шат иде.
Татар сөлгеләре белән бизәлгән капкадан килеп керүгә милли җырлар, гармун моңнары каршы алды. Бизәкле ак алъяпкычлы туташ — ханымнар, түбәтәйле иръегетләр ике зур сандык янына чакырды.
Сандыкларның берсенә төрле кәнфит, икенчесенә икмәк ризыклары тутырылган. Ары үтәбез. Милли ризыклар, милли киемнәр куелган мәйданчыклар күз явын алып тора һәм үзенә чакыра.
Татар халкы борын — борыннан тормыш — көнкүрешен, үзе агачтан, тимердән ясаган һөнәри һәм чиккән — теккән әйберләр белән тулыландырган. Әлеге Сабантуйга килүчеләрнең игътибарын һөнәрчелек мәйданчыклары җәлеп итүе гаҗәп түгел иде. Татарстан осталары җыелучыларга татар милли үрнәкләре салынган, кулъяулык — яулыклар, сөлгеләр, савыт — саба, төрле зурлыктагы кәрзиннәр, милли бизәкле күн аяк киемнәре, чигүле баш киемнәре һәм башка халыкчан әйберләр тәкъдим итте. Күз явын алырлык, һичшиксез осталык белән эшләнгән бу әйберләр яныннан китәсе дә килмәде.
Идел буе Сабантуе Түбән Кама шәһәре вәкилләренең фидакарьлеге, милләтнең һәм халкыбызның гореф — гадәтләрен ихтирам итүе нәтиҗәсендә югары дәрәҗәдә әзерләнгән иде.
Б е л е ш м ә ( интернеттан) : Түбән Кама шәһәрен төзү 1961 елда башлана, 1966 елда аңа шәһәр статусы бирелә. Районның мәйданы — 123 мең гектар, шуның 6153 гектары шәһәр өлешенә туры килә. Гомуми мәйданның яртысын диярлек авыл хуҗалыгы җирләре алып тора. Түбән Кама районында 65 торак пункт бар, күбесенең тарихы еракларга барып тоташа.
Түбән Кама урман хуҗалыгында Прость күле янында 1030 гектар мәйданда табигать hәйкәле — Борок дачасы урнашкан. Анда үсемлекләр hәм хайваннар дөньясы бик бай булган нарат урманы бар. Афанас авыл җирлеге тирәсендә химкомбинат төзү турындагы карар биредәге тыныч тормышка үзгәрешләр кертә.
Тирә — якта яңгыраган милли җыр — моң, татар халык ашлары күргәзмәсе, оста куллар җитештергән әйберләр — болар бөтенесе бербөтен гармония тудырды. Халкың өчен горурлану, үзеңне аның бер өлеше итеп тою күңелгә чиксез сөенү — шатлык өстәде. Хәзер Сабантуй — дәүләт чарасы дәрәҗәсенә күтәрелде һәм милләтара бәйрәмгә әйләнде. Бу татар халкының тарту көче зур һәм дустанә булуын сөйләүче билге.
» Сүз башым бит Шүрәле … » Идел буе Сабантуеның рәсми өлешенә күчик.
Идел буе Сабантуе шәһәрнең Автозавод районында урнашкан Үзәк мәдәният һәм ял паркында оештырылды һәм беренче тапкыр уздырылды. Бәйрәмгә барлыгы 40тан артык төбәктән делегация җыелды.
Идел буе Сабантуе тантанасында Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Рәшит Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев килгән кунакларны ихлас сәламләде: Хөрмәтле кунаклар, мин сезнең белән Габдулла Тукай сөйләшкән бөек татар телендә исәнләшәм. Без Идел елгасы һәм Идел буе Сабан туе дигәндә, һичшиксез, бөек Россияне күзаллыйбыз. 15 субъект Иделдә урнашкан, 26 елга Иделгә кушыла. Шуңа күрә бүген 41 татар автономияләре вәкилләре Түбән Новгородта җыелды», – диде .
Сабантуй барышында күренекле җырчы, татар сәнгате горурлыгы булган Рәшит Ваһаповка мәңгелек истәлек тактасы куелды.
Булачак Ярминкә Мәчете нигезенә таш салынды.
Яңгыр никадәр көчле булса да аккошлар кебек сәхнәдә әйләнгән биюче егет — кызларның хәрәкәтләрен, җырчыларның милли моңнарын күмә алмады. Ике сәхнәдә чыгыш ясаган һөнәри артистлар да, үзешчәннәр дә көн дәвамында Сабантуй мәйданын дулкынландыргыч җыр — моңга күмде.
Табигать, үзе Сабантуйда катнаша алмаганга, үкенеп кенә елады бугай ул.
Зәрия Хәсәнова,
«Питер Татар» порталы мохтәрияте әгъзасы.