Санкт — Петербургта иң матур  саналган рестораннарның берсе, Нева елгасы буендагы «Фабрика»да үтте бу мәдәни — дини чара.

Бу кичне «Фабрика» рестораны нур һәм яктылык  белән тулган иде.

Хикмәт шунда,  биредә мөселман хатын — кызлары киемнәре тегү белән  шөгыльләнгән шәхси эшмәкәр Гөлнара Нуруллина җитәкчелек иткән билгеле HAVAT әгъзалары Изге Рамазан аеның соңгы көнендә хәйрия ифтары оештырды. Иң күркәм һәм саваплы чараларның берсе – җыелышып ифтар мәҗлесләре үткәрү.

Ел саен мөселман хатын — кызларны Рамазан аеның соңгы көнендә Ифтар мәҗлесенә җыю хәзер Хәятнең яхшы йоласына әйләнде.

Агымдагы елда да HAYAT әлеге күркәм йоласына тугры калды. Ифтар мәҗлесе Санкт — Петербургның иң матур рестораннарының берсе  саналган «Фабрика»да  булды.

Быелгы елда дресс — код буенча  ифтар мәҗлесләре өчен (билгеле бер чараларга, оешмаларга, учреждениеләргә барганда кирәкле кием формасы ) ак  төс сайланды. Шуңадыр да,  «Фабрика» рестораны заллары аклыктан һәм пакълыктан балкып торды.

Ә ифтарның темасы: Хатын-кызларга карата гаиләдәге көч куллануга каршы көрәш иде.

Әлеге ифтарның үзенчәлеге тагын шунда булды:  мәҗлескә җыелучыларга HAVATта  мөселман хатын — кызлары өчен тегелгән кием үрнәкләре күрсәтелде.  Чибәр кызлар Гулина коллекциясендә булган күлмәк, чалбар — костюмнарны киеп зал буйлап әйләнде.  Олы мәгънә салып тегелгән киемнәр һәркемгә бик ошады.

Бу урында Гулина кем ул дигән сорауга җавап бирергә кирәк.

Гулина — шартлы фамилия. Ике исемнән ясалган. Гул — Гөлнара, ина — Алина.

Гөлнара Нуруллина һәм Алина Шаповалованың иҗади дуслыгы нәтиҗәсендә барлыкка килгән шартлы исем. Шушы исемдә мөселман хатын — кызлары  өчен тегелгән киемнәр коллекциясе күрсәтмәгә чыга, күргәзмәләргә куела һәм сатыла.  Әлеге күркәм күлмәк — чалбар — костюмнар зур популярлык яулады.

—  Безнең сатып алучылар мөселман хатын-кызлары гына түгел, ә православие динен тоткан хатын-кызлар да, башка конфессия вәкилләре дә. Бу дини киемнәр түгел, алар көндәлек өчен тәгаенләнгән.

Без теккән кием — салымнар югары этик нормаларга буйсынган, тышкы кыяфәте һәм тәртибе турында кайгырткан, стильле кием һәм нәфис матурлыкны өстен күргән  туташ — ханымнар өчен, — ди Гөлнара Нуруллина.

Төрле текстуралар һәм төсләр гаммасы, киң үлчәмле рәт, оригиналь лекаллар, кызыклы дизайн, болар барысы да төрле өстенлекләре булган хатын-кызга үзенә туры килгән модель сайларга мөмкинлек бирә.

Хәятнең тарихы 2006 елдан башлана. Компаниягә нигез салучы Гөлнара Нуруллина HAYAT дизайн-студиясе заманча трендларга, Россия мохитенә һәм мәдәният үзенчәлекләренә юнәлдерелгәнне исәпкә ала. Күз алдында югары дәрәҗәдәге катлаулы сыйфатлы киемнәр җитештерү тотыла.

Ифтар мәҗлесе барышында  көндәлек һәм эксклюзив модельләр белән танышу мөмкинлеге туды. 

Бүгенге көндә HAYAT географиясе Россиянең һәм якын чит илләрнең бөтен территориясен колачлый.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, HAYAT дин тотучы хатын-кызлар киемнәре базарында Санкт-Петербургта җитештерелгән продукциянең куркынычсызлыгын раслаучы шундый сертификат алган беренче компания.

Ифтар мәҗлесенә моңлы Коръән авазлары аерым бер мәгънә салды. Күңелләргә балачактан таныш дулкынлы хисләр өстәде.

Милләттәшебез, дин дәресләре алып баручы Наилә  Баймухамедова:

—  Ураза тәмам.  Рамазан аеның күркәм сыйфатлары күп. Шуларның берсе – ураза тотучыларның ай буе кылган игелекле гамәлләренең Рамазаннан соң да дәвам итүе. Коръән – безгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан иңгән төп бүләк, — дип, — тормыштан мисаллар белән ныгытып , эчтәлекле вәгазь сөйләде.

Зифа буйлы кызлар Кавказ ансамбле  «Имамат» биюе белән  сокландырды.

Аннары лотерея уйналды. Бәхетлеләр Коръән , башка дини китаплар, намаз уку өчен күлмәк , намазлык һәм башка истәлекле бүләкләр отты.

Рухи эчтәлеккә һәм милли татар ашларына бай Ифтар мәҗлесе күңелле шау — шуга күмелгән фотосессия белән тәмамланды.

Зәрия Хәсәнова, «Питер Татар» порталы мохтәрияте әгъзасы.

Фоторәсемнәр авторныкы һәм «HAYAT» архивыннан алынды.

Добавить комментарий

, , ,
Похожие новости