Губернатор Александр Дрозденко Ленинград өлкәсе Уставына үзгәреш кертә торган законга кул куйды. Әлеге карар нигезендә Гатчина Ленинград өлкәсенең рәсми башкаласы булып исәпләнә.

Карар матбугатта басылды һәм законлы көченә керде.

Белешмә.

Агымдагы елның 29 мартында Ленинград өлкәсенең Законнар чыгару Җыелышы өч укуда «Ленинград өлкәсе башкаласы»  турындагы Уставны, махсус статья нигезендә,  кабул итте.

Яңа статья «Ленинград өлкәсенең башкаласы итеп Ленинград өлкәсенең Гатичина шәһәре исәпләнә» дип белдерә.

Ленинград өлкәсе өчен башкаланы моннан биш ел элек үк эзли башлаганнар. Ул вакытта Санкт — Петербург белән Ленинград өлкәсен берләштерү турында хәбәрләр куерган чак иде.  Всеволожск  һәм Выборг шәһәрләренә тукталганнар. Әмма бай тарихлы һәм борынгы Гатчина җиңгән.

Беренчедән, ул инде Бөтенрусия империясенең башкаласы булган. Ул вакытта биредә Павел I һәм Александр III яшәгән. Икенчедән, Гатчинада менә дигән автомобиль юлы төзелгән.

Изге планнар тормышка ашар һәм Гатчина шәһәре эшлекле элемтәләрне ныгытыр, Ленинград өлкәсе башкаласы дигән исемне аклар, дип ышанырга кирәк.

Гатчина шәһәрендә татар эзе Гатчинада  мөһим документларга кул куелган

165 ел элек Казаннан Санкт — Петербургка фәннең тулы бер тармагы — Шәрык өйрәнү фәне ( востоковедение) күчерелә. Император Николай I әмере белән 1854 елның 22 октябрендә Гатчинада әлеге карарга кул куела.

Шушы карар нигезендә Казан университетында һәм беренче Казан гимназиясендә (берүк вакытта Одессаның Ришельев лицеенда һәм гимназиясендә дә) көнчыгыш телләрне укыту туктатыла. Студентлар һәм профессор — укытучылар Санкт — Петербургка күчерелә. Алар арасында күренекле төрек теле белгече, Алтын Урда белеменә нигез салучы Х.Д. Френ, төрки телләр белгечләре М. Казембек, В.П.Васильев, С.Хәлфин һәм башка галимнәр була. Санкт — Петербург университетында яңа — көнчыгыш телләр факультеты барлыкка килә. Шулай итеп, Нева буендагы калада Шәрык  өйрәнү фәне (көнчыгыш телләрне өйрәнү) үзәге ачыла.

Бу язмада сүз Көнчыгыш телләр фәне турында бармый. Хәзер инде бу мәсьәлә уңышлы хәл ителде. Казан дәүләт университетында Көнчыгыш телләр факультеты яңартылды, ул яңа көч белән эшли. Менә дигән белгечләр диплом алып чыкты һәм студентларга белем бирү дәвам итә. Кем әйтмешли, дөнья куласа: бер әйләнә, бер баса. Казаннан башланган фән яңадан, үзгәрешләр кичереп булса да, үз чыганагына кайтты.

Сүз башында Гатчина шәһәрен телгә алу юкка түгел. Ленинград өлкәсендәге бу шәһәр илнең төньягында яшәүчеләр өчен шактый әһәмиятле роль уйный.

Гатчина — Ленинград өлкәсенең иң эре район үзәкләреннән санала. Биш гасырлык тарихы булган шәһәрдә урыс императорларының җәйге резиденциясе урнаша. 1918 — 1944 елларда Гатчина үз исемен ике тапкыр үзгәртә. Башта Троцк, аннары Красногвардейск була.

1944 елда тарихи исеме кире кайтарыла.

Гатчина шәһәрендә тарихта эз калдырган шәхесләр арасында безнең милләттәшләр дә бар. Бөек кенәз Павел Петрович җитәкчелек иткән чорда, дөресрәге 1792 елда аның сараенда ике тугрылыклы дусты һәм сәхәбәчесе булган. Икесе дә чыгышлары ягыннан  татарлар. Алексей Андреевич Аракчеев ( 1769 — 1834) һәм Федор Васильевич Ростопчин ( 1763-1826). Бөек кенәз сараенда бәләкәй чинда хезмәт башлап алар тиз арада югары дәрәҗәгә күтәрелә. Бу урында фаразлап шуны әйтергә кирәк, әлбиттә, алар хезмәттә тиз күтәрелүләренә үзләренең фидакарьлеге, хезмәт сөючәнлеге һәм тугрылыклы, ышанычлы булулары аркасында ирешкәндер.

Аракчеев фамилиясенең килеп чыгышы кызыклы. Аракчеев — «аракы» сүзеннән алынган. Аның ата- бабаларыннан берсе шушы градуслы исерткеч исемлекне җитештерү һәм сату белән шөгыльләнгән. Тора — бара «аракы» сүзе фамилиягә әйләнгән.

Гатчинадагы Павел Петрович армиясендә командир хезмәтен үтәү белән беррәттән Аракчеев Алексей Гатчина коменданты вазыйфаларын да башкарган. Аны кайбер очракта хәрби губернатор дип тә йөрткәннәр. Ул биредә 1792 -1796 елларда яши. Үзе турында шундый истәлек калдыра. Павел Петрович кушуы буенча урамнар кисешкән урында йортларга металлдан урам исеме язып элә. Калайдан ясалган йорт саннары шәһәрдә бары 1870 елда гына барлыкка килә.

Аракчеев гади нәселдән булса, Федор Васильевич Ростопчин Чыңгыз хан токымыннан дигән фараз бар. Чыңгыз хан Алтын Урдадан тәүдә Кырым Урдасына аннары Мәскәү кенәзлегенә күчә. 1430 елда Федор Ростопчинның бабасы Борис бөек Мәскәү кенәзе Василийга хезмәткә керә.

Павел I Ф.В. Ростопчин турында «ул миңа һава кебек кирәк» дигән. Тиздән Ростопчин Чит илләр эшләре буенча Коллегиядә (хәзер Чит илләр министрлыгы) зур урын били һәм берүк вакытта почта баш директоры вазыйфасын башкара. 1800 елда Гатчинада,

Павел I күрсәтмәсе буенча, Ростопчин почта конторасы ача. Гатчиналылар почталы булулары белән Ростопчинга бурычлы, дип яза В. Николаев «Гатчинская правда» гәзитендә басылган күләмле мәкаләсендә.

XVIII — XIX гасырларда Гатчина тарихында эз калдырган башка билгеле татарлар да бар. Шуларның берсе — язучы А.И.Куприн. Аның әнисе Любовь Алексеевна Колынчакова кенәз Кугуш нәселеннән була. Колын — ат баласы. Ул унберенче буын бабасының » Княж Колынчак — княж Еникеева» фамилиясен ала. Александр Куприн үзенең килеп чыгышы һәм фамилиясе белән горурланган.         1910 елда ул әнисенә болай дип яза: «Минем балконда әләм (флаг) , анда яшел алан һәм колын төшерелгән».

Тарихта сакланган документларга караганда, Гатчинада Павлов чорыннан башлап татарлар даими яши. Биредә үзенә хезмәт итүчеләр санын арттыру максатыннан, Павел Петрович арзан гына бәягә дворяннарга, сәүдәгәрләргә, һөнәрчеләргә, яугирләргә, армия хезмәтеннән киткәннәргә һәм ирекле крәстиәннәргә җир бүлеп бирә. Тырыш хуҗалык итүчеләргә ул бүләк итеп тә бирелә. Шундый сакланган документларның берсе 1795 елның 16 июне — 14 июле белән билгеләнгән.

Гатчина Императоры галиҗәнапләре әмере белән фидакарьлекләре һәм үрнәкле тәртипләре өчен бер төркем кешегә йорт сатып алына һәм конторадан 25әр сум акча бүленә. Алар арасында Абдул Булгаков та бар.

Әлеге документта телгә алынган Абдул Булгаков Гатчинада ул шәһәргә әйләнгәнче үк төпләнгән тәүге татарларның берсе булса кирәк.

Арытабангы документлар Гатчина шәһәргә әйләнгәннән соң булган вакыйгалар турында сөйли. Анда мушкетер — измайловчы Мостай Мортазин исеме телгә алына.

Мортазинга аның гаризасы нигезендә җир бүленеп бирелә. Бу хакта махсус документта теркәлгән. Гатчина тагын бер татар гаиләсенә арта.

Ленинград өлкәсендәге Гатчина территориясенә кергән Рождествено шәһәре (1780 — 1796 еллар) 1797 елда авылга әйләндерелә. 1798 елда андагы ратуша (бу очракта урындагы хакимият дип укырга кирәк) ябылганнан соң, егермегә якын сәүдәгәр һәм алтмыштан артык мещан Гатчинада теркәлә. Аларның илледән артыгы 1802 елга кадәр, калганнары соңрак яңа урынга күчәчәге турында ышаныч кәгазе — язма бирә.

XIX гасырның беренче яртысында Гатчинада татар җәмгыяте саны үзгәрми диярлек.

Илдә крепостной хокук бетерелгәннән соң, күчеп килүчеләр саны арта. 1865 елның маенда Гатчина шәһәре яугирләр хастаханәсендә Асламбәк Булатов дәвалана.

Асләмбәк Булатовның Ставрополь өязе Самара губернясыннан икәнлеге билгеле. 46 яшьтә, мөселман.

Сарай идарәсе һәм Бөтенрусия халык исәбен алу мәгълүматларына караганда, татар милләтеннән 1893 елда Гатчинада 21, 1897 елда 32 кеше булган.

Егерменче гасыр башында Гатчинада иң күренекле милләттәшебез Изәтулла (Изетуль) Тимәндәр улы Байбуров булырга тиеш. Байбуров Гатчинага Мәскәү  губернясы Касыйм өязеннән күчеп килә. Изәтулла Гатчина өлкәсендә санитар күзәтүче итеп сайлана. Аның Малая Загвоздка авылында үз дачасы була һәм Гатчинадагы вокзалларның берсендә буфет тота.       «Байбуров йорты»ның даны тирә — якта яшәүчеләргә дә тарала. Мондый мөлкәткә ия булуы Изәтулла Байбуровка хәлле гатчиналылар белән беррәттән җир тотучыларның өлкә съездында I Дәүләт Думасына вәкаләтле вәкил сайлауларында катнашу мөмкинлеге бирә.

Ул чордагы Гатчинадагы күренекле татарлар исемлегенә Кафитулла Сәйфуллинны да кертергә кирәк. Ул Түбән Шәһәр ( Нижгород) губернясы Сергач өязе крәстиәннәреннән чыккан була. Гатчинада Кече Гатчина урамындагы (хәзер Собор урамы) 10нчы санлы йортта әзер тегелгән күлмәкләр сату кибете ача.

Совет власте чорында кулаклаштырудан качып Гатчинага килүчеләр күп була. Алар элегрәк килеп урнашкан милләттәшләргә сыена. Санкт — Петербург Татар милли — мәдәни мохтәрияте махсус нәшер иткән «Петербург татарлары» журналы язуына караганда, татарлар бер эштән   дә баш тартмаган. Татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә киңәш сорап милләттәшебез Исмаил Хәмидуллинга (1881 — 1967) килгән, ул күп гаиләләргә ярдәм күрсәткән. Җомга көннәрендә гатчиналылар җыелышып Ленинградка мәчеткә барган. Урындагы муллалар һәм аларның хатыннары яшьләрне милли — мәдәни гореф — гадәтләргә һәм дингә өйрәткән.

Бөек Ватан сугышыннан соң, Гатчинада урнашучы татарлар саны арта. 1989 елгы халык исәбен алу мәгълүматларына караганда, Гатчинада 469, районда 650, барысы 1119 татар яшәгән. 2002 елда татарлар саны — 1400гә җитә, өлкәдә — 9463 татар милләте булган дип исәпләнелә.

1999 елда Гатчина татарлары җитәкчесе Фоат Җәләев булган татар — башкорт «Юлдаш» җәмгыятен оештыра. Активистлар И.Норов, Л.Нуретдинова, К. Кормакаев, В.Миндебаева, Г. Хәбибрахманов аның әгъзалары була. Бүгенгесе көндә «Юлдаш»та 200гә якын активист исәпләнә. Елның — елында Гатчинада Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре, башка милли — мәдәни чаралар зур оешканлык белән үтә.

2005 елда Гатчинадагы татар зыяратында гыйбадәт кылу йорты ачылды. Комплексны ачу чарасында мөфти Җәфар Пончаев, татар милли — мәдәни җәмгыятьләре әгъзалары, активистлар һәм ветераннар катнашты.

Бүгенгесе көндә Гатчина шәһәрендәге татар — башкорт милли-мәдәни җәмгыяте «Юлдаш»ны Ильяс Норов җитәкли. «Юлдаш» Ленинград өлкәсендәге иң актив һәм иң нәтиҗәле эшләүче милли оешманың берсе. Биредә үз халкы мәдәниятенә, тарихына һәм язмышына битараф булмаган милләттәшләр яши. Алар заман тудырган сынауларны лаеклы җиңә.

Зәрия Хәсәнова,

Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе.

Фоторәсемнәр интернеттан алынды.

Добавить комментарий

, ,
Похожие новости