Татар халкының алдынгы карашлы вәкилләре озак еллар  ана телендә үз басмасын булдыру өчен көрәшкән. Әмма К.Насыйри, Г.Ильяси, Ш.Әхмәрев һәм З.Рәмиевләрнең патша хакимиятенә үтенечләре һәрчак кире кагылган.

Бары тик 1905 елның  2 сентябрендә генә төньяк башкалада Атаулла Баязитов җитәкчелегендә беренче татар гәҗите «Нур-Свет» нәшер ителә башлый.

Санкт-Петербургта  яшәүче татар журналистлары бу күркәм датаны беркайчан да онытканнары юк.

Беренче татар гәҗите «Нур-Свет»ның 115 еллык юбилеена багышланган фәнни-гамәли конференция моңа ачык мисал.  Ул «Татар вакытлы матбугаты:  үткәнгә һәм алга караш», дип аталды. Конференция ZOOM платформасы YouTube «Питер Татар»  каналында туры эфирда барды.

Мөһим сөйләшү Татарстан Республикасының Санкт — Петербург шәһәре  һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге (даими вәкил Ренат Вәлиуллин), Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе «Питер Татар» мәгълүмат порталы (җитәкчесе һәм шеф-мохәррире Равил Закиров) һәм Даими вәкиллек каршында оештырылган Татар журналистлары клубы (рәисе Зәрия Хәсәнова) «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты ярдәмендә оештырылды.

«Матбугат.ру» һәм «Татпресса.ру»  порталлары җитәкчесе Данил Сафаров белән журналист, җәмәгать эшлеклесе Кәтифә Гайнетдинова чараны оештыруга күп көч салдылар һәм чыгышларны бик матур алып барганнар иде.

Тормыш дәвам итә. Вакыт үтә дә үтә. Төрле вакыйгалар берсе икенчесен алыштыра. Берәүләр китә, икенчеләр килә. Узганнарны бүгенгә бәйләүче көчләр генә югалмый, алар тарихта кала. Тарихта булган вакыйгаларны буыннан — буынга җиткерүче иң әһәмиятле көчләрнең берсе ул — гәҗит сүзе. Нәкъ менә сүз илаһи көчкә ия. Чөнки ул турыдан — туры укучыга мөрәҗәгать итә, аның уена, акылына һәм зиһененә тәэсир итә.

Сүз — тере җан кебек. Аның үз кануннары, үз дөньясы, үз холкы һәм үз таләпләре бар. Акыллы сүз тимер капканы да ачтыра ала диләр.

Каләм белән язылган сүзне балта белән дә җуеп булмый, ди халык мәкале.

Бүгенгесе көндә татар матбугатының хәле җиңелдән түгел. Шуңа карамастан, арада тиражы үскән басмалар да бар. Гүя алар рәсми басмалар булмаса да. Халык татар телендә нәшер ителгән кайбер шәхси гәҗитләрне рәхәтләнеп укый. Димәк, телебез югалмауга өмет бар. Шәхси басма шунысы белән дә җәлеп итә: анда төрле кануннар, эчпошыргыч рәсми мәкаләләр юк.

Гадел Кутуй: «Шагыйрь сүзе укка тиң», дигән бит. Сүз — күңел көзгесе. Татар матбугаты туган телне саклаучы чыганак булып тора. Шуңа күрә безнең матбугатыбызны югалтырга хакыбыз юк. Бүген һәр татар журналисты кулыннан килгәнчә, милли басманы саклауга үз көчен салырга бурычлы дип уйлыйм.

Ленин әйткәнчә, вакытлы матбугат коллектив пропагандалаучы һәм агитацияләүче генә түгел, ул коллектив оештыручы да булырга тиеш. Бүген матбугат үзенең укучысын саклап калу өчен нәрсәләрдер эшләргә, оештырырга  һәм өйрәнергә бурычлы. 

Әлеге конференциядә катнашучыларның үзара аралашуы күп мәгълүмат бирде. Чыгышлар барысы да эшлекле һәм җитди иде. «Дөнья» интернет — студиясе баш мөхәррире Римзил Вәлиевның  «Нур» гәҗитенең 115 еллыгы уңаеннан оештырылган фәнни — гамәли конференциягә йомгак ясап белдергән тезисларына тагын бер тапкыр тукталырга булдым. 

Римзил Вәлиев медиафорумга ясаган нәтиҗә. Имам, тәрҗемәче, язучы һәм журналист Атаулла Баязитов башлаган эш мәгълүмати һәм мәгърифәти шартлауга тиң була.  Ул вакытта җәмәгатьчелекнең активлык ноктасы революция  һәм тирән үзгәрешләр чорына тиңләшә.  Гәҗит- журналлар халык исәбенә нәшер ителә, милли басмалар татар халкының рухи көчен чагылдырып яши. Басмаларның темасы да төрле була: сулы — демократик, уңы — буржуаз, консерватив, монархистик, дини, әдәби, мәгърифәти, сатирик, кыскасы, җәмгыять  тормышын бөтен барлыгында яктырта. Рәшит Ибраһимовның «Өлфәт» гәзите мөселманнар тормышына багышлана,   Мәскәүдә сәясәтне, хәтта гаилә тәрбиясен яктыртучы «Сүз» гәҗите, Самарада «Икътисад» журналы басыла. Совет чорында да татарларның алдынгы сафта булуы бәхәссез. Күп халыклар безнең милләттән үрнәк ала. Татар гәҗит — журналлары тиражы меңнәрчә исәпләнә, кайберләре миллионга җитә.

Тормышта барган глобальләштерү һәм гомумиләштерү этномәдәниятне, шул исәптән, матбугатны да болгата. Тираж төшә, вакытлы матбугатны халыкка тарату кыйммәтләнә һәм аксый.

 Чынлыкта интернет вакытлы матбугатны җимерми һәм кысырыкламый, ул хәтта басмаларга ярдәм итәргә мөмкин. Оператив һәм ашыгыч  мәгълүмат телевидение һәм интернет аша барсын, җитди мәкаләләр һәм этномәдәният классик юл аша бирелсен. Күзәтүләр халыкның басма матбугатка ныграк ышануын, ә телевидениега ышанычы кимүен күрсәтә. Ауропада — Германиядә һәм Англиядә халык гәзит- журналлар укуын дәвам итә. Ялган хәбәрне чыныннан аерырга өйрәнергә кирәк.

 Русия Федерациясе төбәкләрендә утызга якын татар гәҗите нәшер ителә.  Алар арасыннан Уфадан татар матбугатының алдынгы өлешен тәшкил иткән  «Кызыл таң» һәм «Өмет»не, Ульян, Самара гәҗитләрен атарга мөмкин. Түбән Новгородта һәм Самарадагы җитди журналлар халык тугрылыгы һәм энтузиазмы нәтиҗәсендә дөнья күрә. Хәзерге шартларда кәгазь матбугат та, электрон һәм телевизион форматтагы  мәгълүмат та  урынлы.

Хәл итәсе мәсьәләләр күп: бәләкәй редакцияләр, кечкенә эш хаклары, гонорарлар булмау. Район гәҗитләре авыр хәлдә. Редакцияләр уңайсыз, телне белгән квалификацияле журналистларны кызыксындыру чаралары юк. Гәҗиттә бирелгән терлекчелек фермалары һәм уңыш җыю турындагы мәкаләләр, реклама белдерүләре, юбилейлар һәм туйлар белән котлаулар — халык тарихына һәм мәдәниятенә, туган телгә мәхәббәт уятмый.

Татарстанда яшьләр гәҗите юк. Балалар һәм яшьләр журналы «Идел» бар, ә иҗтимагый — сәяси гәҗит юк. 150 мең студент укыган Казанда студентлар яки спорт  гәҗите дә басылмый. Татарларның туризмга һәм икътисадка багышланган басмалары да юк. Гомум сәяси сайтларыбыз да күренми. Димәк, 1913 елгы дәрәҗәдән калышабыз. Кайбер 50 — 60 мең татар яшәгән төбәктә сайтлары юк, гәҗит алдырмыйлар. Менә бу чынбарлык. Акчадан да бигрәк хыял итә белү, башны эшләтү һәм күңел җитми!

 Басма нәшер итүчеләр!  Сез бүген укучыны җәлеп итү өчен нәрсә эшләдегез?

Милли үзаңны ныгытмаган, халкы тарихын, мәдәниятен һәм мәгърифәтен яктыртмаган матбугатның бөек исемгә лаек булырга хакы юк. Укымаган, үз  медиамөмкинлекләрен күрмәгән халык булган казанышлары белән югалырга дучар ителә. Безнең гәҗит — журналларны, китап  һәм интернет мөмкинлекләрне  югалудан бары тик татар халкы үзе генә һәм аның этномәдәният мохите генә коткара ала. Шуннан соң гына без дәүләткә, җитәкчеләргә  һәм иганәчеләргә мөрәҗәгать итә алабыз, дип ассызыклады Римзил әфәнде.

Бүгенге замана тудырган шартлар акрынлап  вакытлы матбугатны кысырыкламакчы. Җәмгыять милли басмаларны саклап калу, аларның арытабангы язмышын хәл итү турында җитди борчылырга мәҗбүр.

Конференциядә төрле буын журналистлары катнашты.  Бу вакытлы матбугатның өлкәннәрдән яшьләргә күчә баруын чагылдыручы матур күрсәткеч булды.

Зәрия Хәсәнова, Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе.

Добавить комментарий

, ,
Похожие новости