Татарстан Республикасы Премьер — министры урынбасары, милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Санкт — Петербургта булды. Казаннан килгән мәртәбәле рәсми кунак Татарстанның Петербургтагы Даими вәкиллегендә (даими вәкил Ренат Вәлиуллин) булды. Биредә Санкт — Петербургта яшәп иҗат итүче татар рәссамнары һәм сынчылар белән очрашты. Сорауларга төпле һәм аңлаешлы җаваплар бирде.
Бу көнне Даими вәкиллектә рәссам Роберт Мифның (Мифтахетдинов) шәхси күргәзмәсе ачылды.
Күргәзмәгә куелган эшләрне караганда, Милли Шура рәисе рәсем сәнгатендә тирән белемле булуын күрсәтте. Ул гына да түгел, табигать күренешләренең картина язганда нинди мәгънәгә ия булуын, халкыбызның кайсы агачка өстенлек бирүен, йорт янына кайсын утыртырга ярый икәнлегенә кадәр тукталды.
Үз иҗатында шәһәр архитектурасын һәм табигать күренешләрен, үсемлекләрне киң кулланучы Роберт Мифның хезмәтенә өстәмә эчтәлекле аңлатма булды бу.
Күргәзмәгә төрле теманы яктырткан картиналар куелган иде. Роберт Миф үз каләме һәм буяуы булган, үз юнәлеше һәм жанры булган рәссам.
Аның картиналарында тарихи-көнкүреш, заманча-көнкүреш вакыйгаларын һәм табигатьнең төрле мизгелен күрергә мөмкин. Берүк вакытта ул портретларны да оста эшли. Шулай да, күренекле Петербург рәссамы шәһәр архитектурасын якынрак күрә.
Роберт Мифның исеме «Русиянең иң яхшы рәссамнәре » исемлегенә кертелгән.
Казандагы 175 нче гимназиядә булган фаҗигале вакыйга берәүне дә битараф калдырмады. Бу уңайдан Татарстанның Петербургтагы Даими вәкиллегендә шартлы мемориал ачылган иде. Күпләр Хәтер дәфтәрендә язма калдырды. Даими вәкил Ренат Вәлиуллин Васил Шәйхразиевны әлеге дәфтәр белән таныштырды. Киләчәктә әлеге дәфтәр Казанга биреләчәк.
Арытаба милли — мәдәни чара Санкт — Петербург дәүләт университетының эчке ишегалдына куелган Атаулла Баязитов сыны янында дәвам итте.
Барыбызга да мәгълүм, 19 май — Татар матбугаты көне. 1808 елдан башлап татарлар үз телендә гәҗит нәшер итү өчен көрәш алып барган. Бары тик 1905 елгы революция генә Атаулла Баязитовкв бу теләгенә ирешергә ярдәм итә. 1905 елның 2 сентябрендә «Нур -Свет » гәҗитенең тәүге саны донья күрә. Олы вакыйганы милләттәшләр белән бергә Тукай да сөенеп каршы ала. Аны «Татарлар өчен олы бәйрәм» дип атый.
Төньяк башкаладагы тәүге басма Русия төбәкләрендә бер-бер артлы гәҗитләр чыга башлауга этәргеч була.
Петербургта «Нур-Свет» 1914 елның 21 июненә кадәр чыга.
«Нур-Свет ‘ның дөньяга икенче тууы туксанынчы елларга туры килә. Тәүге санына милли һәм рухи теләктәшлек белдерү йөзеннән исемен дә «Нур-Свет » дип калдыралар. Татар матбугатын тернәкләндерү өчен Петербург җәмәгатьчелеге актив эш алып бара. Аеруча, Ленинград татар мәдәни үзәге рәисе Мөхлисә Зарипова, билгеле журналист Рәхим Теләшев, туган якны өйрәнүче, публицист Дауд Әминев һәм эшкуар Тәлгать Сәлаховлар зур көч сала.
Гәҗит әзер булганнан соң гына баш мохәррир эзли башлыйлар. Урта Азиядән кайткан Алфинора Гафуровадан гәҗит эшенә тотынуын үтенәләр, ул риза була.
Гадәттә, бигрәк тә Казанда «Нур-Свет»ның яңару чорын Гафурова исеме белән генә бәйлиләр. Хакыйкать хакына әйтергә кирәк булыр. Гәҗитнең яңадан басыла башлавы һәм яңару чоры бик күпләр хезмәтенә бәйләнгән.
2002 елның 1 мартыннан гәҗитнең баш мохәррире Ринат Мәһдиев була. Берничә ел миңа — Зәрия Хәсәновага да «Нур — Свет «та баш мохәррир урынбасары булырга туры килде. Шул вакытта гәҗиттә туган телдә язма-мәкаләләр дә дөнья күрде. Озак еллар гәҗитне матди яктан Санкт-Петербург татар мохтәрияте (Рәис Яркәев) һәм татар эшкуарлары тәэмин итте.
Бүгенге көндә «Нур — Свет» ның дини басмасы (Мөселманнарның Диния Нәзарәте) гына нәшер ителә.
Кызганычка каршы, хәзерге вакытта төньяк башкалада татарларның иҗтимагый сәяси һәм мәгърифәти гәҗите «Нур — Свет» нәшер ителми.
Кешелек дөньяви тормыштан хәбәрдар булырга тиеш. Ул аңа саф һава кебек кирәк.
Хәзер Санкт -Петербург һәм Ленинград өлкәсендә яшәгән милләттәшләр үз төбәгендәге яңалыкларны Татар порталыннан ала. Бәхетебезгә каршы, ике ел элек татар яшьләре активисты Равил Закиров «Piter.Tatar» порталын иҗат итте.
Бүгенге көндә Петербург «Татар Порталы » (баш мөхәррир Равил Закиров) милләттәшләр өчен «Нур — Свет » гәҗитенең заманча чыгарылышы. Шулай да күңелдә «Нур — Свет» гәҗите кәгазьдә нәшер ителер әле дигән өмет яши.
Аңлашыладыр, Татар матбугаты туган көнд Атаулла Баязитов сынына чәчәк салу безнең якты һәм ихлас күңелдән башкарыла торган изге бурыч. Бу күркәм йолага Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев килгән көнне дә тугры калдык.
Чарада Васил Шәйхразиев, Даими Вәкиллектән даими вәкил Ренат Вәлиуллин, аның ярдәмчеләре Дамир Сабиров, Шамил Шәяхмәтов, «Файда», башка татар милли-мәдәни оешмалар вәкилләре, рәссамнәр һәм татар яшьләре катнашты.
Аннары Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм даими вәкил Ренат Вәлиуллин Петербургның Чайковский урамында «Санкт — Петербург милли — мәдәни мохтәрияте» өчен төзелүче үзәктәге ремонт эшләре белән танышу өчен юл алды.
Әлеге Үзәк төньяк башкала татарларының күптән көткән якты хыялы иде. Хәзер түземсезләнеп Үзәкнең ачылганлыгын көтәбез.
Зәрия Хәсәнова, Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Татар журналистлары клубы рәисе.
Фоторәсемнәр Шамил Шәяхмәтовныкы.