(мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен)

Шәйдуллина Розалия Нургали кызы, 

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы 

«Үрнәк балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең музыка җитәкчесе 

Кәккүк тавышы ишетелә. Әби өйдән чыга. Уйланып, кәккүк тавышын тынлап, яшь чагын искә төшереп, эскәмиягә барып утыра.Өйдән әбинен Карина оныгы чыга.

Карина. Әбием, нәрсә турында уйланып утырасың?

Хиндия әби. Ииии, кызым. Нәрсә турында уйланып утырыйм инде? Яшь чагым исемә төште. Кәккүк тавышын ишетәсеңме, кызым?

Карина. Әйе, әбием, ишетәм.

Хиндия әби. Элек, яз җиткәч, беренче тапкыр кәккүк тавышын ишеткәч, апалар, әбиләр, балалар җиелышып, зур табын ясап, чәйләр эчеп утыра идек. Җырладык та, биедек тә, төрле уеннар да уйнадык. Шул “Кәккүк чәе” бәйрәме, — дип атала иде.

Карина. Әбикәем, әйдә шулай ук җыелышыйк – “Кәккүк чәе” бәйрәмен үткәрик! Мин хәзер тиз генә йөгереп, курше апайларны, әбиләрне, иптәшләремне чакырам – бергәләп утырырбыз!

Карина йөгереп кереп китә, ә әби өйгә кереп, зур җәймә чыгара.

Карина үз иптәшләре белән йөгереп киләҗәймә җәя башлыйлар. Күрше апалар, әбиләр күчтәнәчләре белән килә. Апайлар күчтәнәчләрен җәймәгә куеп, җәймә кырйлатып утрышалар. Иптәшләре белән Карина әбиләренә эскәмия куйдылар.

Алсу апаКүптән безнең болай җыелышканыбыз юк иде!

Илсөя әби.Бу «Кәккүк чәе» бәйрәме онытылган даинде – яшьләр бу бәйрәмне белмиләр.Әби-бабайларыбызның  бер истәлеге генә булып калган.Язны шундый бәйрәм белән каршы ала идек.

Ясмина. Кошлар кайта төркем-төркем

Елгалар буйларына,

Карап калабыз кул болгап

Очкан кош юлларына.

Ранил. Хуш киләсез, кошкайлар,

Сайрагыз көнен-төнен.

Кайда ошый?Сайлагыз,

Җир-сулар бик киң безнең.

Рөстәм.Кояш нурын сипте җир өстенә,

Исте йомшак җылы җилләре.

Кошлар кайта: сагындырган

Туган-үскән җирләре.

Эльвина. Көннәрен юлда үткәреп,

Куанышып очалар,

Канатларына күтәреп,

Яз китерә ич алар.

Җыр “Кошлар килде” 

КаринаӘбием, шул бәйрәм турында безгә сөйләле.

Хиндия әби. Яхшы. Җайлап итеп утырыгыз да, тыңлагыз.

Бу бәйрәм татарларның һәм башкортларның язны каршы алу йоласы. Ул гасырлар буеннан килгән. Бу бәйрәм яздан җәйгә күчүнең үзенчәлекләрен чагылдыра. Анда табигатьнең ачыктан-ачык кыштан соң терелүе, күчмә кошлар кайтуына шатлануларын күрсәтә. «Кәккүк чәе» — гади чәй генә түгел, бергәләп чәй эчү, төрле уеннар, җырлар, биюләр, багулар белән бәйләп барыла. Чәй табынына елга ярында яки тау битендә җыелганнар, ә кайчагында берәр йорт каршындагы болында сыйланганнар. Бәйрәмдә, нигездә, хатын-кызлар, яшьләр, балалар катнашкан. Кайсы хуҗабикә күбрәк кунакчыллыкны күрсәтсә, аның гаиләсе өчен ел шул кадәр иминрәк булыр дип саналган. Борынгы бәйрәм күкчәләрне йомшартудан башланып китте, моның өчен балалар агач тамырларына сөт, катык сиптеләр һәм йомырка салдылар, ә агач ботакларына кызыл тасмалар бәйләделәр. Әйдәгез, бездә шулай эшлик!

Агач төбенә сөт сибәләр, йомырка куялар.

Хиндия әби. (тасманы бәйләр алдыннан) Кызыл тасманы бәйләгәндә, һичшиксез, үзегезнең иң изгетеләкләрегезне әйтегез.

Агач ботакларына тасмалар бәйлиләр.

Менә күке кычкыра башлаганда, самоварлар, ашаулар алып, күкегә кунакка бара идек. Чишмә янында яшел чирәмдә җәймә җәеп өйдән алып килгән тәм-томнарны куя идек. Самоварлар кайный, балалар җырлый, бии, төрле уеннар уйный.Чәй эчтек һәм күкене сыйладык. Менә шулай!

Никита. Без уйныйбыз, уйныйбыз,

              Якты көннән туймыйбыз.

              Кулны-кулга чаба-чаба,

              Көләбез дә җырлыйбыз.

“Чума үрдәк, чума каз” уены

Хиндия әби. Кызым, самовар кайнап чыккандыр. 

Зәринә өйгә кереп китте. Шул вакытта, бер малай курайда уйный башлый һәм Зәринә самовар белән чыга.

Зәринә шул малай белән “Самовар” бию башкара.

Булат. Якты яз җиткәч,

Яшел урманнан

Кәккүк тавышы

Яңгырый һаман :

Кәккүк! Кәккүк!

Кәккүк! Кәккүк!

Сәфинә.Башка кошлар күк

Ул оя кормый,

Үстерми бала,

Җырлый да җырлый:

Кәккүк! Кәккүк!

Кәккүк! Кәккүк!

НиязУл чит ояга

Күкәйләр салган,

Эзли шуларны

Кычкырып һаман:

Кәккүк! Кәккүк!

Кәккүк! Кәккүк!

Илсөя әби. Без күкене йомыркасын чит кош оясына ташлавы өчен гаеплибез. Чынында исә, күкенең тән температурасы бик түбән, ул аларны җылыта алмый. Чит кош оясында гына йомыркалардан кошчыклар исән-имин чыга ала.

Алсу апа.  Күке турында сынамышлар да бик күп. Мәсәлән, элек Кәккүк чәе үткәрелгән кичтә теләгән теләкләрнең чынга ашуына ышанганнар. 

Айсылу апа. Кызлар күке кычкыруына карап, нинди кешегә кияүгә чыгачагын юраган. Имеш, күке күп кычкырса, булачак тормыш иптәшең — акыллы, аз кычкырса саран булачак.

ЯсминаБездә беләбез. Күке бака тавышы чыгарып кычкырса, яңгыр булыр.

Эльвина. Күке кычкырса, су җылына.

Ранил. Күке күкелдәмичә май җылытмый.

Хиндия әби.Балаларым, без яшь чагыбызда күмәк биюләр биергә ярата идек. Ә сез бии беләсезме?

КамиллаЯгез, хәзер бергәләшеп

Тыпырдап биеп алыйк.

Әйе шул, әйе шул,

Тыпырдап биеп алыйк.

“Татар бию”

Айсылу апа. Минем хәтеремдә: чәйләр эчкәндә, әбиләр күке турында риваятьләр, әкиятләр, гыйбрәтле хикәяләр сөйлиләр иде.

НикитаӘби, ә син аларны беләсеңме, истәме?

Илсөя әби.«Кәккүк» нең бер риваятендә күптән түгел генә башкорт нәселләренең берсенә дошманнар һөҗүм итүе турында сөйләнә. Кәкук исемле Батыр барлык егетләрне дә җыеп дошманнарына каршы чыга. Сөеклесен, Карагаш исемле сөйгән ярын өйдә калдырып чыгып киттә. Шул сугыштан беркем дә исән кайтмый. Карагаш Кәкукнең һәлак булуына ышанасы килми. Әти-әнисе аны яратмаган кешегә кияүгә бирергә теләгәнгә, ул качырга уйлый. Тик аны эләктереп алалар һәм төрмәгә утырталар. Шул вакытта ул: «Кошым булып яратканым янына очарга иде!», -дип тели. Кызның теләге шунда ук чынга аша — ул кошка әверелеп төерек тәрәзәсе аша очып чыгып китә.Агачтан-агачка, таудан-тауга очып сөйгәнен кычкырып чакыра “Кәк-күк! Кәк-күк!”. Йомырка салса, аны утырып чыгарырга түземлеге җитми,- иде. “Кәк-күк! Кәк-күк!”, — дип гел кычкырып сөйгәнен чакырып оча. Шуның өчен аңа “Күке”,- дип исем кушканнар.

Хиндия әби.Балалар, әйдәгез бергәләп“Зәңгәр чәчәк” уенын уйнап алыйк әле.

“Зәңгәр чәчәк” уены

Кулга-кул тотынышып, балалар бер-бер артлы тезелеп басалар. Бер бала, чигүле мендәр тотып, уртага чыгып баса.

Юл читендә зәңгәр чәчәк                    Түгәрәк буенча җырлап әйләнәләр

Якты нурлар тарата.

Безнең кызлар һәм малайлар

Зәңгәр чәчәк ярата.

Якын дуслар арасыннан                     Туктап биеп-җырлап торалар, уртадагы

Берсен сайлап ал әле.                         бала, мендәр тотып, түгәрәк буенча йөри.

Тезләреңә ипле булыр – 

Мендәреңне сал әле.

Мендәр тоткан бала мендәрен бер бала алдына куя һәм, тезләнеп, аҗа кулын бирә. Уртага чыгып, бию хәрәкәтләре ясыйлар, култыклашып әйләнәләр. Башка балалар кул чабып торалар.

Хиндия әби. Бии беләсез, уйный беләсез, ә табышмаклар чишә беләсезме?

Ислам. Беләбез дә, бик яратабыз да.

Хиндия әби.Гөлдер-гөлдер гөл итекле,

Гөлкәй кызыл читекле.(Күгәрчен)

Айсылу апа. Җәй такылдый бу чүкеч,

Кыш такылдый бу чүкеч.

Ничек чыдый бу чүкеч?(Тукран)

Алсу апа. Кулы юк, балчык ташый,

Балтасы юк, өй ясый.(Карлыгач)

Илсөя әби. Ай, молодцы! Ай булдырасыз!

Зәринә.Гөрләвекләр ага,
Кояш елмая,
Торналар үтте
Тезелеп бая.
Гөрләвекләрдә
Уйный үрдәк, каз.
Илне яшәртеп,
Шаулап килә яз.

Җыр “Дүдәк”

Илсөя әби. Җәй барыбыз өчен уңышлы булсын, бер-беребезгә матур сүзләрне кызганмыйк.

Ислам.Таза булыйк, матур булыйк, күркәм булыйк.

Сөйләшкәндә матур сүзләр генә сөйлик.

Рәнҗемәсен, боекмасын дисәң күңел,

Изге сүзләр, җылы куллар, шатлык телик!

Карина.Зур бәхетләр юлдаш булсын безгә,

Көннәрне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Татар бию

Хиндия әби. Бәйрәмебез ахырга якынлаша балалар. Бөтен нәселгә иминлек, сәламәтлек һәм бәхет, мул уңыш һәм малларның үрчемлелеген теләп, азык-төлек калдыгы тамыр астында тирәкләр калдырылды.

Ииииии, оныгымның баласы бишектә йоклап китә дә.  

Җыр “Бишек җыры”

Әйдәгез, агач төбенә ак ризыклар салыйк, аннары өйләргә таралышырбыз. Кәккүкләр җыелып ашасын, ел тыныч килсен, ризыклар мул булсын.

Добавить комментарий

, , , ,
Похожие новости