Русия — һәрвакыт диңгезгә ирекле чыгарга омтылган. Чөнки илнең икътисадый, сәяси, мәдәни һәм хәрби үсеше, күп очракта, шуңа бәйләнгән. 

1696 елның 20 октябрендә «Боярлар думасы» «Диңгез кораблары төзелергә тиеш…» дигән карар чыгара.

 Даими хәрби — диңгез флоты булдырып, Русия дәүләте тәүдә Азов диңгезенә, аннары Балтыйк диңгезенә чыгуны күз алдында тота.

Берничә гасыр буена диңгездән аерылган Русиянең флот офицерлары, матрослары һәм кораблар төзүчеләре булмый. Шунлыктан Петр Беренче тәүге елларда хәрби хезмәткә чит илләрдән диңгезчеләр җыя. 1698 елда аларның саны 830 кешегә җитә.

 Петр Беренченең зур казанышы шунда: ул кыска гына вакыт эчендә Көнбатыш Ауропа илләренең кораблар төзү һәм диңгездә йөзү тәҗрибәсен кулланып, ил өчен шулкадәр кирәк булган кадрларны туплый.

 1721 елда хөкүмәт карары белән флотта хезмәт итү өчен чит илдән яугирләр алу тыела.

 1722 елның 19 гыйнваренда Петр Беренче «Мордва, черемис һәм татарлардан рекрут җыю турында» карар чыгара. Әлеге карарга яраклы рәвештә 10 — 12 яшьлек татар малайларын армиягә денщик ( ярдәмчеләр) һәм флотка юнга итеп алалар. Татар үсмерләрен Русия флоты корабларына хезмәт итәргә җибәрәләр. Ул вакытта Казан губернасыннан килгән 127 үсмерне флотларга бүләләр.

  Ул чорда флот өчен 127 диңгезче  зур сан. Бит 1725 елда бөтен флотта 7215 моряк була. Әлбиттә, 10 — 12 яшьтә корабка эләккән үсмерләр тиздән урыслаша.

  1885 елга кадәр  магометан диненнән бер генә диңгез офицеры да, хәтта иң кече рангта да билгеләнгән документлар юк. Бу вакытта флотта нигездә татарлар түбән чинда : матрослар, унтер —  офицерлар һәм фельдфебельләр булып хезмәт итә.

Татарлар арасыннан Русия Хәрби — диңгез флотында беренче диңгез офицеры дип Исхак Ибраһим улы Исламовны исәпләргә кирәк. Аның фамилиясе флот кенәгәсендә күрсәтелгән.

 Бу хакта 1999 елда нәшер ителгән Татар энциклопедиясе сүзлегендә язылган.

  Исхак Исламов 1865 елның 27 июнендә Кронштадта туган. Әтисе Ибраһим Исламов тумышы белән Татарстанның Биектау районы Айбаш авылыннан була. Әнисе — Гыйльми — Җәмәли Измайлов турында мәгълүмат бирелмәгән. Кронштад реаль училищесында укыган вакытта Исхак сәләтле булуын, фәннәрне яхшы үзләштерүен, зирәк акыллы булуын һәм тиз отып алуын күрсәтә. 1881 елда Исхак Император Николай Беренче исемендәге Диңгез инженерлык училищесына укырга керә. Укуны тәмамлаганнан соң «Разбойник»  клиперында хезмәт итә һәм берничә тапкыр Дөнья тирәли  сәяхәттә катнаша.

   1890 елның октябрендә Исламовны «Разбойник» клиперында Дөнья тирәли сәяхәттә дүрт тапкыр катнашкан диңгезче буларак өлкән штурман итеп билгелиләр.

1892 елның көзендә Исламов, керү имтиханнарын гел яхшыга тапшырып Николаев исемендәге Диңгез Академиясенә кабул ителә.

 Диңгезче буларак, күп сынауларны лаеклы үтә, чинында күтәрелә. Әмма Бөек Октябрь революциясе бөтен планнарны боза.

1917 елгы Гражданнар сугышы вакытында Исламов аклар ягында сугыша. Аклар җиңелгәннән соң Төркиягә кача. Ислам илендә Төркия диңгез училищесы ( Стамбул) профессоры була, фәнни — агарту эшчәнлеге белән шөгыльләнә. «Урыс телендә татар сүзләре тамырлары» дигән китап һәм диңгездә йөзү буенча берничә хезмәт яза.

 Губерня сәркәтибе кызы морза Вера Панаш белән никахтан ике улы Яков ( 1897 ел) һәм Илья ( 1899 ел) туа. Аларны чукындыралар һәм православие динен сайлыйлар. Уллары диңгез офицерлары язмышын сайлый.

 Исхак Исламов Константинопольдә 1929 елның 4 июнендә 64 яшендә вафат була.

Кронштадта туган тагын бер милләттәшебез Ильяс Әхмәт улы Рәхимовка тукталып китәсе килә. 1878 елның 2 мартында туган. Әтисе Әхмәт Рәхимов — штабс — капитан Эчке эшләр министрлыгында хезмәт итә. Әнисе — Мәхүбә Рәхимова белемле ханым була һәм улын укытырга тырыша. Ул шәхсән Диңгез министрлыгы идарәсе җитәкчесе исеменә хат яза. Ильясны Диңгез  техник училищесына укырга кертергә рөхсәт сорый.

 Рөхсәт бирелә һәм Мәхүбә Рәхимова Император Николай беренче исемендәге Диңгез  техник училищесы начальнигы исеменә гариза — үтенеч яза.

 «Улым Ильяс Әхмәт улы Рәхимовны Император Николай Беренче исемендәге Диңгез  техник училищесы укучылары арасында күрәсем килә. Гаризага түбәндәге документларны терким… 1898 елның 7 август көне. М. Рәхимова, запастагы штабс — капитанның тол хатыны.»

 Кызганычка каршы, Ильяс Рәхимовка диңгез офицерлары киемен кию насыйп булмый. 1902 елда аны  училищедагы укудан чыгаралар. Сәбәбе күрсәтелмәгән.

 Октябрь революциясеннән соң югары хәрби — диңгез училищеларына укучылар нинди милләттән булуына карамастан алына башлый.

 Совет властеның тәүге елларында Хәрби- диңгез флотында хезмәт иткәннәрдән безне татарлар кызыксындыра. Шуларның берсе I ранг капитаны Измаил Мотыйгулла улы Зәйдуллин ( 1905 — 1944).

 Измаил Зәйдуллин — стахановчы диңгезче

1 ранг капитаны Измаил Зәйдуллин  «Щ-423» су асты көймәсе командиры була. Ул беренче булып Төньяк диңгез юлы буйлап Полярныйдан Владивостокка күчүче булды.

Измаил Мотыйгулла улы Зәйдуллин су асты көймәләренең берсендә стахановчы була. 1930 елларда, нормаларга карамастан, су асты көймәләрен озак автоном йөзәргә мәҗбүр итүчеләрне шулай атыйлар. Ул  йөзүнең штат  озынлыгыннан өч тапкыр артып китә.

1936 елда аның «Угорь» подлодкасы Владивостоктан чыгып диңгездә 75 тәүлек уздыра, йөзүнең штат озынлыгын өч тапкырга арттыра.

Мондый «тәртипсезлеге» өчен 1938 елның августында Зәйдуллин кулга алына һәм бер ел төрмәдә үткәрә. Бригаданың башка командирларын да Туган илгә хыянәт итүдә, шпионажлыкта һәм контрреволюцион яшерен килешүдә, диверсиядә һәм корткычлылыкта гаеплиләр. Владивосток хәрби трибуналы бригадага өч ел бирә һәм шунда ук аклый, суд залында ук азат итә.

 Азат ителгәннән соң, 1939 елның октябрендә Измаил Зәйдулин Төньяк флотның «Д-2» Су асты көймәсе командиры вазыйфаларын  башкаручы итеп билгеләнә. Җиде айдан соң бу вазыйфада  раслана. Кыска гына вакыт эчендә грамоталы, тәвәккәл һәм  кыю командирга әйләнә.

1940 елның 14 июнендә хәрби-диңгез флоты халык комиссары боерыгы белән «Щ-423» су асты көймәсе командиры итеп 3 ранг капитаны Измаил Зәйдуллин, ә «Щ-423» штат командиры капитан-лейтенант А.М. Быстров-аның дублеры итеп билгеләнә.

Аның җитәкчелегендә шәхси состав механизмнарны яңадан җиһазландыру, агымдагы һәм кышлату запасларын урнаштыру белән шөгыльләнә.

 Команда Төньяк диңгез юлы буйлап Полярныйдан Владивостокка күчү сәяхәтен башлый. Көймә сиксән көнгә якын бозларны яра — яра алга бара.

 1940 елның 17 октябрендә таң атканда гына «Щ-423» көймәсе Алтын Мөгез бухтасында якорьга баса. Аның диңгезчеләре җитмеш дүрт көн эчендә беренче тапкыр зур шәһәр утларын күрә. Владивосток суы астында корабльнең Төньяк одиссеясы дөньяда моңарчы күрелмәгән сәяхәтен тәмамлый. Измаил Мотыйгулла улына 7 ноябрьдә 2 ранг капитаны исеме бирелә.

 Измаил Зәйдуллин Бөек Ватан сугышының беренче көненнән үк су асты көймәләре, Кара диңгез һәм Балтыйктагы торпед катерлары белән бер командада сугыша. Зәйдуллин холкы белән шактый катгый кеше була.  Кыюлыгы һәм тиз уйлап эш итүе аркасында бүләкләр дә, штрафлар да ала.  

   1944 елның җәендә фин фронтында һөҗүм башлангач, Зәйдуллинны Выборг култыгында сугышкан корабларга командалык итәргә  кайтаралар.

  Измаил Мотыйгулла улы Зәйдуллин 1944 елның 22 августында катерга ялгыш эләккән бомба ярчыгыннан һәлак була. Һава торышының начар булуы аркасында безнең очкычлар безнең үк катерларны утка тота. Батыр яугирнең гәүдәсен күпме эзләп тә таба алмыйлар.

   Һәлак булганнан соң Измаил Зәйдуллин I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә, ә 1944 елның 15 октябрендә I ранг капитаны хәрби исеме бирелә.

  2015 елда Санкт — Петербургның Серафимов зыяратында Зәйдуллинга зур булмаган һәйкәл ачтылар.

  Үзәк хәрби — диңгез музеенда «бозга каршы тун кигән» «Щ-423» көймә моделе һәм аның легендар командиры бюсты тора.

 2019 елның 22 ноябрендә Ленинград өлкәсе Кингисепп районында билгесез Борынга (Мыс) Измаил Зәйдуллин исеме бирелде.

Уллары Җамал да, Рөстәм дә әтисе юлларыннан киткән иде.

 Океанны җиңгән Әсгать Җиһаншин

Русия флоты тарихында  күренекле шәхес Әсгать Җиһаншинның исеме алтмышынчы елларда батырлык үрнәге булып яңгырады. Ул вакытта диңгез ярсуына каршы ихтыяр көчен куйган татар егете катер старшинасы Әсгать Җиһаншин һәм аның хезмәттәшләре күрсәткән тиңдәшсез батырлык һәм кыюлык, ихтыяр көче Россия хәрби — диңгез флоты тарихына җуелмас  хәрефләр белән язылды.

   1960 елда була бу хәл.  Экипаж старшинасы кече сержант  Әсгать Җиһаншин Совет Армиясе сафларында ерак Курил утауларында хезмәт үтә. 17 гыйнвар көнне  көчле  җил күтәрелә. Ярсыган диңгез  яр буендагы баржаны йомычка урынына  күтәреп алып  диңгез уртасына ыргыта.  Баржадагы диңгезче яугирләр катер старшинасы кече сержант Әсгать Җиһаншин,  мотористлар  Филипп Поплавский белән Анатолий Крючковский һәм матрос Иван Федотов  нәрсә булганлыгын аңларга өлгерми дә кала.

 Җил  тына төшеп күзләрен ачканда, аларның баржасы инде ярдан шактый еракта,  диңгез уртасында йөзәләр. 

   Аяусыз көчле җил бураны, баржаны күпмедер вакыт диңгез суларында айкап — чайкап йөрткәннән соң,  ярдан тагын да ераккарак океанга чыгарып ташлый. Табигать мәрхәмәтсезлегенә очраган яугирләр океандагы көтелмәгән рәхимс­­­­­­ез сәяхәттә 48 көн була. Тәмам хәлсезләнгән, 40 килограммга кадәр ябыккан Совет диңгезчеләрен  америкалылар коткара. Безнең морякларга америкалылар үзләрендә калырга тәкъдим ясый. Әсгать Җиһаншин  командасы бу тәкъдимнән баш тарта.

Советлар Союзы маршалы, СССР Оборона министры Родион Яковлевич Малиновский коткарылган командага штурман сәгатьләре бүләк итә. Башкача адашып йөрмәскә куша. Әсгать Җиһаншинга батырлыгы өчен өлкән сержант исеме бирелә. Халык арасында Җиһаншинга багышланган җыр туа: » Зиганшин буги, Зиганшин рок, Зиганшин съел свой сапог.» Алтмышынчы елларда бу дүрт яугир — моряк Гагарин кебек үк популяр була. Бөтен җирдә совет морякларының портреты куелган плакатлар эленеп тора. Алардан автографлар алалар.  Җиһаншин  митингларда, радио — телевидениедә даими чыгыш ясый. Әсгать  Рәхимҗан улын төрле коллективларга, оешмаларга  очрашуларга чакыралар. Хатын — кызлар үзләре чиккән кулъяулык, бәйләгән оекбаш- перчаткалар бүләк итәләр. Әсгатькә төрле яктан кызлар хат яза. Үзләре үк өйләнешергә тәкъдим ясыйлар.

  Илгә кайтып, күңелләре тынычлангач, Әсгать Җиһаншин Хәрби — диңгез флоты карамагындагы Ломоносов училищесына укырга керә. Биредә укыган вакытта, яшьләр кичәсендә булачак кәләше белән таныша. Бик озак парлашып бииләр. Озакка сузмый гына Комсомол туе оештыралар.

Океанның үзе белән курыкмый көрәшкән, хезмәттәшләренә рухи сынарга ирек бирмәгән көчле ихтыярлы, чын мәгънәсендә иръегет  Әсгать  Җиһаншин

   Училищены тәмамлаганнан соң батыр милләттәшебез Ленинград өлкәсендәге Хәрби- диңгез базасы каршындагы авария — коткару хезмәте бүлекләренең берсендә эшли башлый.

Легендар Әсгать Җиһаншин гаиләсе белән Ленинград өлкәсе Стрельна шәһәрендә  яшәде.

 Бу язмада мин Ватаныбызның төрле чорында үз язмышын диңгез белән бәйләгән берничә милләттәшкә тукталдым. Һичшиксез алар: Исхак Ибраһимов та, Ильяс Рәхимов та,  Измаил Зәйдуллин да, Әсгать Җиһаншин да алар хакындагы якты истәлекләрне саклауга лаек.

  Татарлар һәрчак һәм һәрвакыт Ватандагы вакыйгалар уртасында кайнаган һәм илгә тугры хезмәт иткән.

 Мәкаләне әзерләгәндә «Татарлар Ватанга хезмәттә» «Русиянең хәрби — диңгез флоты тарихы битләреннән» ( авторлары Шамил Әхмәтшин һәм Шамил Насыйров) китабы, авторның шәхси архивы файдаланылды.

 Петербург «Татар Порталы» (баш мохәррире Равил Закиров) чын күңелдән барыгызны да Хәрби — диңгез флоты көне белән ихлас күңелдән котлый. Һәркемгә сәламәтлек, уңышлар һәм шәхси бәхет тели.

Зәрия Хәсәнова, Санкт — Петербург шәһәре Һәм Ленинград өлкәсе Татар журналистлары клубы рәисе.

Добавить комментарий

, , ,
Похожие новости