Санкт-Петербург шәһәренең Василеостров районында урнашкан Михаил Васильевич Ломоносов исемендәге узэк китапханәсендә «Татар мәдәнияте көннәре»н ачу тантанасы уңышлы узды. Бу Санкт-Петербург шәһәре һәм татар халкы өчен әһәмиятле мәдәни вакыйга булды.
Традиция буенча, рәсми затларга һәм кунакларга татар ашларының милли символы «чәк-чәк» тәкъдим ителде.
Кунаклар алдында сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин чыгыш ясады. Ренат Вәлиуллин бүгенге шартларда чараның әһәмиятлелеген билгеләп үтте, Татарстан Республикасы мәдәниятенә кызыксыну уяту чарасы буларак , бәйрәмне яхшы оештырулары өчен рәхмәт белдерде һәм китапханәгә Татар китап нәшрияты китапларын бүләк итте.
Шулай ук чарада катнашучылар алдында Василеостров районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе урынбасары Ирина Кильпякова, үзәк район китапханәсе мөдире Илсөя Садриева, Санкт-Петербургның «Ак калфак — Нева» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы рәисе Фирая Рәшитова чыгыш ясадылар.
Чара кысаларында Петербург татар рәссамнары Рәшит Моратов һәм Эльмира Мостафинаның «Күз күрү таңы» дигән күргәзмәсе ачылды.
Кунаклар шулай ук «Татар милли киемнәре һәм хатын-кызлар кул эшләре» , «Декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләрендә татар халкының гореф-гадәтләре һәм традицияләре» экспозициясен, татар язучыларының, танылган шагыйрьләренең китаплары, татар мәдәнияте турында китаплар һәм альбомнар карадылар. Экспозицияне «Ак калфак-Нева» оештырды һәм тулысынча әзерләде. «Ак калфак-Нева» рәисе Фирая Рәшитова иҗтимагый оешманың эшчәнлеген татар халкының гореф-гадәтләре, шигырьләре, әкиятләре, милли җырлары һәм биюләре белэн бэйлэп алып баруы белэн, Туган телгә мәхәббәт уятуда зур эш башкара.
Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге исеменнән «Татар мәдәнияте көннәре»н оештырган һәм уздырган, «Татар милли киемнәре. Хатын-кызлар кул эше. Татар мәгърифәтчесе һәм дин әһелләре Ризаеддин Фәхреддин» кургəзмəсен əзерлəгэн эчен, Фирая Рәшитова Татарстан Республикасынын, истәлекле бүләге белән бүләкләнде.
Бәйрәм программасы буенча, уку залында Петербург журналисты, танылган язучы, блокадалы Ленинградта яшәүче, татар халкы тарихы буенча китаплар авторы Рәхим Теляшов белән очрашу булды.
Язучы Петербург татарлары тарихы, аларның ил язмышында актив катнашуы һәм Бөек Ватан сугышы елларында фашист илбасарларыннан Ленинградны саклауга керткән зур өлеше турында сөйләде. Шулай ук ул Петербург татар иҗтимагый хәрәкәте үсешенең заманча чоры, Төньяк башкала икътисадына, фәненә, мәдәниятенә сизелерлек өлеш керткән татар халкының күренекле вәкилләре турында да билгеләп үтте. Очрашу ахырында язучы үз китапларын китапханә фондына бүләк итте.
Бәйрәмдә Сания Ишкинина җитәкчелегендәге «Шатлык» фольклор ансамбле башкаруында татар телендә җырлар яңгырады. Китапханә кунаклары Татар халык ашларыннан ойдэ эзерлэнгэн «чәк-чәк» һәм «Кош теле»ннэн авыз иттелэр.
Тыңлаучыларга Кронштадт шәһәреннән Әлфия Клейнованың әйтемнәре аеруча ошады.
Бәйрәмдә Фатыйхов Камил чыгыш ясады. Ул татар курай коралында музыкаль әсәрләр башкаручы булып тора həм Казан шәһәре Мэры стипендиаты. Камиль Римский-Корсаков исемендәге Санкт-Петербург музыка мәктәбендә укый, уйный кларнетта. Камиль «Яна Исемнәр» фонды стипендиаты булып тора, Владимир Спиваков фонды стипендиаты, үз гореф-гадәтләрен саклый һәм курайда уенында камилләшә.
Салават Шәмсетдинов, шагыйрь həм прозаик тарафыннан иҗади очрашу узды.
«Ак калфак-Нева» советы әгъзасы Гөлнара Трегулова чыбыктан «Шәҗәрә» дигән үзенчәлекле гаилә агачын башкарды.
Аннан соң, «Хатын — кызлар кул эшләре, брошка бизәкләрен ясау» мастер-класс авторы
Гөлназ Хөснетдинова, иҗат белән шөгыльләнергә чакырды.
Кунаклар бик теләп татар халкының декоратив-гамәли иҗаты күргәзмәсендә фотога төштеләр.
Тантанадан соң халык әле озак таралышмады, хис-кичерешләре, хатирәләре белән уртаклашты. Бәйрәм бик җылы, якты һәм кызыклы булды.
Фирая Рашитова
«Ак калфак-Нева»
[…] piter.tatar […]