Спорт кешелек тормышында әһәмиятле урын биләгән һәм били.

Борынгы Грециядә Олимпиада уеннары дини йола буларак оештырыла башлый. Антик уеннар грекларда изге булып саналган Олимпта уздырыла. Уеннарның исеме дә шуннан килеп чыга.  Безнең гасырга кадәр 776 елга кадәр һәм 393 елга кадәр 292нче Олимпиада үтә.  

Тәүге җәйге Олимпия уеннары 1896 елның 6 — 15 апрелендә Афинада Грециядә  үткәрелгән. Аннан алда 1894 елның 23 июнендә Парижда Сорбонның Зур залында Олимпия уеннарын яңарту буенча  комиссия эшли.

Олимпиада уеннарында медаль яулап алу спортта иң зур казанышка ирешү дип исәпләнә. 

Заман Олимпиада уеннары XIX гасыр азагында француз җәмәгать эшлеклесе Пьер де Кубертен тарафыннан яңартыла. Халыкара эре комплекслы спорт ярышлары, 1896 елдан  башлап, Халыкара олимпия комитеты җитәкчелегендә дүрт елга бер тапкыр уза.

1924 елда кышкы Олимпиада уеннары, җәйгесе үткәрелгән елда уздырылган.  Әмма 1994 елдан башлап кышкы уеннар җәйгесеннән соң ике ел узгач оештырыла башлый. 

Олимпиада уеннары көч һәм гүзәллек бәйгесе ул. Зур спорт уенында катнашкан илләрнең гаделлекне, азатлыкны һәм бәйсезлекне сөюен чагылдыручы күрсәткеч. Бу тиңдәшсез ярышларда спортчылар үз иленең исемен, данын һәм шөһрәтен яклап көрәшә. Биредә көчле ихтыярлылар җиңә. Билгеле булуынча, спортта уңышка ирешү өчен тәртип, төрле киртәләр: авырту, шикләнү һәм ялкаулыкны  җиңү мөһим

Агымдагы елда Япониядә оештырылган зур дөньякүләм уеннарда ике йөздән артык илдән 13 меңгә якын спортчы кырыкка якын спорт төре буенча 339 бүләк комплекты өчен көрәште. Билгеле булуынча, XXXII җәйге Олимпиада уеннары былтыр узарга тиеш иде коронавирус пандемиясе аркасында быелга күчерелде. Бәйге — ярышларда Татарстаннан  да, Башкортостаннан да спортчылар катнашты. Олимпиадада чыгыш ясаячак Русия җыелма командасына Башкортостан Республикасыннан  биш спортчы сайлап алынды һәм Русия Олимпиадасы Комитеты исемлегенә кертелде.

 Безнең милләт вәкилләре арасында да Русия данын яклап көрәшкән, үз исемен якты йолдыз итеп спорт күгендә кабызган йолдызлар байтак.

2012 елда Лондонда узган Олимпиадада Татарстаннан ун спортчы медальгә лаек булды.  Токиода 2021 елның 23 июленнән 08 августына кадәр узган XXXII җәйге Олимпиада уенннарында да безнең милләттәшләр Русия командасы составында яхшы күрсәткечләргә иреште.  

Русия спортчылары бу Олимпиадада милли гимнсыз һәм әләмсез чыгыш ясады.  

Башкортостаннан татар кызы  рапирист Аделина Заһидуллина кергән Русия җыелма командасы хәлиткеч бәйгедә француз рапиристларын 34:45 исәбе белән җиңеп алтын яулады.

Ижевскидан Юлия Кәримова винтовкадан  төз ату  буенча спорт мастерлыгына кандидат,  2018 елда дөнья чемпионатында, 2019 елда Ауропа уеннары чемпионатында җиңде, 2020  елда Вроцлавта ике алтын, Токиода бронза медальгә лаек булды.

Ижевск турында сөйләгәндә, һичшиксез Алина Загитованы искә алып китәргә кирәк. Әйткәндәй, Япониядә Алинаны чиксез хөрмәт итәләр. Берничә тапкыр шәхси очрашуларга чакырдылар, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Спорт бәйгеләре җиңел бармады. Бер кайнар баш, академик йөзүдә (гребля) русиялеләрнең көмеш медаль алуына карата: » Көмеш бөтенләй биредә булырга тиеш булмаганнарга эләкте»,  дип интернет аша агу чәчеп булашты. Сөембикә милләттәше Ханты-Мансийскийдан Альберт Батыргазиевка да көндәшләргә каршы гына түгел, рухи басымга каршы да көрәшергә туры килде. Шуңа карамастан, ул алтын медаль яулый алды.

Ташкентта туып — үскән, Уфаны яклап көрәшкән татар егете  Тимур Сафин фехтованиедә команда белән берлектә көмеш медаль яулады.  ЗаҺидуллина да һәм Сафин да Башкортостанда Римма Батталова исемендәге спортка әзерләү үзәгендә шөгыльләнә.   

 Башкортостан кызы Гөлназ Гобәйдуллина ирекле йөзүдә яңа рекорд куйды һәм алтын медаль яулады. Башкортостан һәм Мәскәү данын яклап көрәшкән Алсу Миназованың да, Татарстаннан  Зилә Батыршина, Илнур Закарин, Вероника Көдермәтоваларның яулыйсы үрләре алда әле. Илеш районы кызының моның өчен бөтен мөмкинлеге бар.  

 Башкортостанның Чакмагыш районы Яңа Балтач авылы кызы  Гөлназ Хатунцевага (Бадыкова)  көрәштәшләре белән велотректа «йөгерүдә»  бронза медале белән канәгатьләнергә туры килде.

Татарстаннан Русия җыелма командасына 22 спортчы керде, аларның унысы медаль белән кайтты, җидесе олимпиада чемпионы. Бу яхшы күрсәткеч.  

Без, әлбиттә, Русиядә  яшәүче спортчылар өчен генә борчылмыйбыз. Татар халкы энҗе бөртеге кебек җир шарына сибелгән. Шуңа күрә безгә Америкадагы Илдар Хафизов та, Украинадан Ленур Тимуров та якын. Без аларның да уңышларына сөенәбез.

Бу мәкаләне, һичшиксез, романга әйләндереп булыр иде. Әгәр күренекле милләттәшләребез Шамил Тарпищев, Марат Сафин, Алина Загитова, Алина Кабаева, Алия Мостафина, Данис Зарипов, Зилә Батыршина, Ирек Ризаев һәм башка билгеле спортчыларыбыз яулаган үрләр — җиңүләрне, алган медальләре һәм рәсми бүләкләре, тормыш юллары хакында җентекләп язсак. Бүген безнең максат ул түгел.

Хоккейчы Данис Зариповны искә алганда, аның хәзер телдән — телгә күчеп йөргән: » Гагарин кубогын, хәзер Татарин кубогына әйләндерергә кирәк», дигән сүзе искә төшә. 

«Питер Татар» порталы (баш мохәррире Равил Закиров) командасы журналистлары Япониядә Русия җыелма командасы яулаган уңышларга ихлас күңелдән сөенә. Һичшиксез бер көн килер безнең ил спортчылары үзебезнең гимн моңы һәм әләме астында яңа җиңүләр яулар дип ышана.

 Мәкаләне язганда ачык мәгълүмат чыганаклары һәм фоторәсемнәре файдаланылды.

 Зәрия Хәсәнова, Санкт- Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе.

Добавить комментарий

, , ,
Похожие новости