Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Оста куллы гүзәл затлар” конкурсын игълан итә. Бәйгегә старт 15 нче февральдә бирелде һәм 28 нче февральгә кадәр дәвам итәчәк.
Конкурсның максаты – халкыбызның сәләтле кешеләрен ачыклау, аларның кул эшләнмәләрен, пешергән милли ризыкларын, иҗатын таныту, милли үзаңны, милли рухны үстерү.

Кул эшләнмәләре арасында халкыбызның милли гореф-гадәтләренә туры килгән хезмәтләрне барлау. Кеше хезмәтенә мәхәббәт тәрбияләү. Бөтендөнья татар конгрессы сайтын һәм инстаграмын популярлаштыру.
Бәйге инстаграмда ике номинация буенча уздырыла: “Кул эшләнмәләре”, “Тәмле булсын ашыгыз!”.
Конкурста 12 яшьтән өлкәнрәк булган хатын-кызлар, үсмерләр кызлар катнаша ала. Эшләрне нигезләмәдә язылган шартларга туры китереп, #остакуллар2022 хештегы белән билгеләп, @tatarcongress, @tatarlar_kongress, @gulnazshayhi , @endzhe06, аккаунтларына язылып инстаграмга урнаштырырга кирәк.

Игътибар! “Кул эшләнмәләре” номинациясендә катнашучы 2021 нче елда эшләгән кул эшләнмәләрен генә куярга тиеш. Ә “Тәмле булсын ашыгыз!” номинациясендә катнашучы 2022 нче елда әзерләгән, яисә бу конкурс өчен махсус пешергән ризыкны фото яисә видеога төшереп куярга тиеш.
Моңа кадәр уздырылган төрле конкурсларда инде тәкъдим ителгән хезмәтләр бәйгедән төшеп кала. Фото яисә видео астына катнашучының тулы исем фамилиясе, яше, кайсы район, авыл, шәһәр, өлкәдән икәне язылырга тиеш. Шулай ук кул эшләнмәсе турында язарга, ә пешергән ризыкның рецептын тулысынча аңлатып язарга кирәк.
Җиңүчеләр исемлеге 8 нче март көнне игълан ителә.

Добавить комментарий

, , ,
Похожие новости