…Чәй өстәле түрендә самавыр җырлап утыра. Ул кабарып, алсуланып пешкән коймакларга яратып һәм көлеп карый кебек. 

Корбан бәйрәме безнең күңелләргә балачактан әнә шулай тәмле ризык һәм гаиләдәге аеруча җылы мөнәсәбәт булып керде.

Бу дини бәйрәмебез — ислам дөньясында иң олы, мөбарәк тантаналарның берсе.  Шуңадыр ул һәрчак дулкынландыра һәм балачакны юксыну хисе тудыра. Хәзер аңлыйм: һәрберебезнең күңеленә иман нуры өстәгәнгә дә шулай ул.

Петербургның өч йөз елдан артык тарихында ислам дине беренче чиратта безнең милләт белән бәйле. Ислам дине дигәндә, татар милләтен күз алдында тоталар. Чөнки татар һәм ислам аерылгысыз төшенчә. Петроград ягында урнашкан Җәмигъ мәчетен төзелгән көненнән Татар мәчете дип йөртәләр. Аңа нигез салучы билгеле Атаулла Баязитов — күренекле милләттәшебез.

Санкт — Петербургта ислам дине урнашу булачак Русия башкаласына тәүге ныгытма салган көннән башлана. 1703 елда Петр Беренче Указы белән Санкт — Петербурхка кала салырга килгән татарлар бер тирәгәрәк җыела. Аларның байтагы биредә урнашып та кала.  Санкт — Петербурхта калуның тагын бер җитди сәбәбе- Казан ханлыгы җимерелгәннән соң, күпме вакыт үтсә дә, милләттәшләргә туган җирләрендә яшәү шактый авырлаша. Мул уңыш бирүче бәрәкәтле җирләргә читләр урнаша. Нәтиҗәдә ун меңнәрчә татар Русияның төрле шәһәрләренә тарала. Таралып киткән энҗе бөртегедәй халкыбыз үз язмышын төрле төбәкләрдә таба.

Петербургта татарлар нигездә Кронверкка каршы җирдә урнаша. Бу урынны «Татарларныкы» дип йөртә башлыйлар. Тора — бара Зур һәм кече Никольская урамнарына Татар урамы дигән исем бирелә. Зур Никольская урамыннан Мытный ишегалдына таба милләттәшләр юрталар куеп шунда яшиләр.

Ул чорда төньяк башкалада яшәгән милләттәшләр үз тормышын дин белән тыгыз бәйләп алып бара. Петербург тарихында безгә үрнәк булырлык  мисаллар тулып ята.

Санкт — Петербургта яшәгән милләттәшләребезнең дингә мөнәсәбәтенә аерым тукталып китәсе килә.

Нева ярларында яшәсәләр дә, безнекеләр дингә ышануын һәм халкыбыз милли йолаларын тотуын ташламый.

Архивта патша хөкүмәтенең Русия империясе башкаласында хезмәт итүче яугир — мөселманнарның дин тотуын ихтирам иткәнлеген күрсәтүче берничә документ бар. Бу хакта  күренекле милләттәшебез Даут Әминев:  архивларда кызыклы документлар саклана дип яза. Әлеге документның эчтәлеге белән сезне  таныштырган идек инде. Корбан бәйрәме уңаеннан император гвардиясендә хезмәт иткән ислам динен тотучыларга өч көн ял бирелгән. Башка рәсми кәгазьләр дә ислам диненә карата булган ихтирамны чагылдыра. Мәсәлән, «Кронштадта мәчет төзү эше», «Петроградта һәм өяздә магометаннар эше», «Хәрәкәттәге армиягә хәрби муллаларны билгеләү», «Аерым гвардия корпусында яшәүче Ахунның тол хатынына һәм улларына пенсия билгеләү», «Мөселман динендә булган хәрби хезмәт үтүчеләрне Корбан бәйрәме уңаеннан өч көнлек ялга җибәрү», «Аерым гвардия корпусына мулла Әлим Кантемировны Ахун итеп билгеләү турында» һәм башкалар.

Русия армиясе югары командованиесе арасында мөселман полковниклар һәм генерал — татарлар булган. Тәвкилевлар нәселеннән Али Дәүләт улы Шейх — Али шуларның берсе. Тәвкилевлар Россия империясенә тугры хезмәт иткән. Алар арасында галимнәр, рәссамнәр, дин әһелләре, мөфтиләр, дипломатлар хәтта Дәүләт Думасы әгъзалары булган. Али Дәүләт улы Шейх — Али башкорт- мишәр гаскәренә җитәкчелек иткән. Хәрби хезмәттән киткәннән соң Петербургта җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Санкт — Петербургның Нева проспектындагы 54 нче санлы йортта яшәгән, дип яза Даут Әминев.

Санкт — Петербург татарларының Русиядә ислам динен рухи яктырудагы һәм ислам идеясен таратудагы  хезмәте бәяләп беткесез. Бу хакта күренекле тарихчы һәм журналист Рәхим Теләшев җентекле язды.

Петр Беренче үзе Коръән белән кызыксына. Табиб, философ, филология мәсьәләләрендә патша күрсәтмәлен үтәүче Петр Постниковка Коранны тәрҗемә итәргә куша. Постников патшаның соравын үти һәм Коранны француз теленнән  тәрҗемә итә, 1716 елда аны бастыра. Соңрак Коран инглиз теленнән дә тәрҗемә ителә. Әмма патшаның көнчыгыш илләр белән кызыксынуына тулы җавапны татарлар бирә.

1878 елда Казанда Коръәнне гарәп теленнән Гордей Саблуков тәрҗемә итә. Әлеге тәрҗемә бу көннәрдә дә киң кулланыла.

2021 елның 20 июлендә мөселманнар Корбан бәйрәмен билгели.

Безнең көннәрдә Санкт — Петербург Татар җәмгыяте, Татар мохтәрияте һәм Ленинград өлкәсендәге татар милли — мәдәни оешмалары Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен киң билгеләп үтә. Ветераннар һәм өлкән яшьтәгеләр бүләкләр һәм күчтәнәчләр ала.

Билгеле сәбәпләр аркасында Корбан бәйрәме төньяк башкалада да онлайн форматта үтә.

Фоторәсемнәр интернеттан алынды.

Зәрия Хәсәнова, Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе.

Добавить комментарий

, ,
Похожие новости