2021 елның 13-15 октябрендә Русия Федерациясе Федераль Җыелышы Федерация Советы һәм Бәйсез Дәүләтләр Берлегендә катнашучы дәүләтләрнең Парламентара Ассамблеясе Санкт — Петербург шәһәрендә өченче Евразия хатын-кызлар форумын уздырачак. Зур рәсми  — мәдәни чара төньяк башкаланың Таврический сараенда үтәчәк.

Өченче Евразия хатын-кызлар форумы — 2021нең эшлекле программасы басылып чыкты.

Евразия хатын-кызлар форумы-хәзерге җәмгыятьтә хатын-кызларның роле турында фикер алышу өчен иң абруйлы халыкара мәйданчык.

Форумның эшлекле программасы үз эченә пленар утырышларны, стратегик сессияләрне, эксперт һәм бәхәс мәйданчыкларын, шул исәптән иҗтимагый фикер җитәкчеләре катнашлыгында да, көнүзәк бәхәсләрне, дәүләт-шәхси һәм бизнес- әңгәмәләрне, форсайт-сессияләрне, вебинарларны, воркшоплар һәм эшлекле иртәнге ашларны ала.

Форумның күпчелек чаралары хәзерге заман һәм бигрәк тә агымдагы шартларда актуаль булган катнаш офлайн һәм онлайн форматта оештырылачак. Бөтен дөньяда гамәлдә короновирус инфекциясе эпидемиясен тоткарлау буенча чаралар үткәрелгәнне игътибарга алганда, форумны шулай уздыру аудиторияне булганча киңәйтергә һәм аның төп мәйданчыкларын эшкә җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Форум программасының аерылгысыз өлеше, гадәттәгечә, халыкара оешмалар һәм берләшмәләр тарафыннан оештырылучы эксперт сессияләре булачак. Алар арасында — «хатын-кызлар егермелеге» нең күчмә утырышы, Сәнәгать үсеше буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы сессиясе ( ЮНИДО), Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы (ЮНЕСКО), Бөтендөнья банкы, БРИКС эшлекле хатын-кызлар альянсы утырышы, Икътисадый хезмәттәшлек һәм үсеш агентлыгының атом-төш энергиясе буенча  халыкара эшче төркеме,  АТЭС Халыкара бәйгесендә (APEC BEST AWARD) җиңүчеләр һәм катнашучылар халыкара клубы, дипломат хатын-кызлар саммиты һәм төбәк лидерларының халыкара клубы бар.  Халыкара хатын-кызлар кооперациясен үстерү һәм Форум кысаларында халыкара хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләрен формалаштыру максатларында берләшмәләр, дипломат хатын-кызлары саммиты һәм төбәк лидерларының халыкара клубы оештырылачак. Рәсми чаралардан тыш,  форумга җыелучыларга мәдәни һәм гуманитар алмашу чараларында катнашу мөмкинлеге биреләчәк. Форумның күркәм йоласы буенча күренекле хатын-кызларга  төрле өлкәләрдәге казанышлары һәм җәмгыятьнең тотрыклы үсешенә керткән өлешләре өчен «Җәмәгатьчелек тануы» премиясе тапшырылачак.

В. И. Матвиенко, Русия Федерациясе Федераль Җыелышы Федерация Советы рәисе

Форум эшендә парламентарий хатын-кызлар, башкарма хакимият органнары, халыкара оешмалар, глобаль корпорацияләр, эшлекле даирәләр, фәнни җәмәгатьчелек, иҗтимагый оешмалар һәм хәйрия проектлары вәкилләре, Халыкара хатын-кызлар хәрәкәтенең абруйлы эшлеклеләре катнашачак.

Өченче Евразия хатын-кызлар форумында катнашучылар исемлегендә Русия Федерациясе Федераль Җыелышы Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Русия Федерациясе Федераль Җыелышы Федерация Советы Рәисе уынбасары Галина Карелова, Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов, Русия Федерациясе Федераль Җыелышында Башкортостан Республикасыннан сенатор Лилия Гомәрова, чикләнгән җәмгыятьтәге » Милли агентлык финанс тикшеренүләре» генераль директоры Гүзәлия Имаева, Русия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлназ Кадыйрова (Татарстан Республикасы) һәм башкалар бар.

Язманы әзерләгәндә форумның рәсми сайтында басылган мәгълүмат файдаланылды.

Фоторәсемнәр интернеттан алынды.

Зәрия Хәсәнова, Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Татар журналистлары клубы рәисе.

Добавить комментарий

, ,
Похожие новости