Петербург халыкара икътисадый форумы — 2021 буенча мәгълүматләр  килүен дәвам итә. Зур чарада билгеләнгән планнар һәм программалар акрынлап тормышка ашырыла һәм мәсьәләләр хәл ителә башлады.

Шушы көннәрдә Русия Федерациясе Президенты Путин Петербург  халыкара икътисадый форумы  — 2021 буенча кайбер күрсәтмәләр бирде. Күрсәтмәләр исемлеге басылып чыкты.

Кайберләренә тукталып китик.

Владимир Путин ташламалы  (льготалы)  ипотека программасын 2022 елның 1 июленә кадәр озайтырга кушты. Русия Федерациясе гражданнарына беренчел базарда ( яңа төзелгән йортларда) фатир сатып алу  ставкасы кредит тәмамланганга кадәр 7 проценттан артырга тиеш түгел, дип белдерде. Кредитның иң зур күләме 3 миллион сумнан артырга тиеш түгел. Киңәйтелгән ташламалы кредит белән, гаиләдә 2018 елның 1 гыйнвареннан соң беренче яки чираттагы бала туган очракта, 2023 елның 31 декабренә кадәр яңа йорттан фатир сатып алу мөмкинлеген тәэмин итәргә. Бу очракта еллык кредит ставкасы ( кредит тәмамланганга кадәр) 6 проценттан артырга тиеш түгел. Элек бирелгән торак ипотекасы ( займ) кредитларын 6 миллион сумга кадәр, Мәскәү һәм Санкт — Петербург шәһәрләрендә, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләрендә 12 миллион сумга кадәр рефинанслау мөмкинлеген карарга.

  Күрсәтмәләр исемлегендә яшьләрне хезмәт белән тәэмин итүнең озакка сузылган программасын эшләргә һәм тормышка ашырырга , ярдәм күрсәтүнең яңа системасын булдырырга диелә.

 Күрсәтмәләр исемлегендә шулай ук инвестицион проектларны җентекле өйрәнергә, аларның яңа системасын булдырырга, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтергә кушыла. Башка эшлекле һәм җитди тәкъдимнәр дә бар.  

Петербург  халыкара икътисадый форумы  — 2021 барышында барлык оештыру эшләрен Росконгресс (roscongress.org) фонды үз өстенә алды.  Кем ул һәм нәрсә ул Росконгресс фонды?

 Росконгресс фонды иң эре социаль юнәлештәге финанс булмаган  үсеш институты. Ул халыкара, конгресс, күргәзмә, эшлекле, иҗтимагый, спорт чаралары, мәдәният өлкәсендәге вакыйгаларны оештыручы. Русия Федерациясе Президенты карары белән барлыкка килде. Фонд 2007 елдан башлап икътисадый мөмкинлекне үстерү, милли мәнфәгатьләрне алга итү, Русиянең исемен ныгыту максатыннан илдәге һәм дөньядагы глобаль икътисадны төрле яклап өйрәнә, анализлый һәм яктырта.

Росконгресс фонды бизнес-проектлар мәсьәләләрен дә өйрәнә һәм инвестицияләрне җәлеп итүгә,  социаль эшкуарлыкны һәм иганәчелекне үстерүгә ярдәм итә. Фонд чаралары 300гә якын илдән катнашучыларны җыя. Росконгресс мәйданнарында ел саен 15 меңнән артык журналист һәм матбугат вәкилләре эшли. 5 меңнән артык эксперт Русиядә һәм чит илдә аналитик эш алып бара. Моннан тыш 155 тышкы икътисадый хезмәттәшлек,  дөньяның 75 иленнән сәнәгать берләшмәләре һәм малтабарлар, финанс, сәүдә һәм бизнес — ассоциацияләре белән элемтәдә тора.

Росконгресс фонды мәгълүматләре урыс, инглиз һәм испан телләрендә басыла.

Язманы әзерләгәндә Петербург халыкара икътисадый форумы — 2021дә катнашкан журналистларга җибәрелгән мәгълүмат файдаланылды.

Фоторәсемдә: Русия Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин

Зәрия Хәсәнова, Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Татар журналистлары клубы рәисе.

Добавить комментарий

, , ,
Похожие новости