Санкт — Петербургның Амбассадор кунакханәсендә зур милли — мәдәни тантана узды. Ул үз эченә татар поэзиясе кичәсен һәм Татарстанның биредәге Даими вәкиллеге юбилее чараларын алды.
Татар поэзиясе кичәсе бөек әдип Габдулла Тукайның 135 еллык юбилеена багышланды. Милли — мәдәни тантана кысаларында Татарстан Республикасының Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегенең (даими вәкил Ренат Вәлиуллин) 25 еллыгы да билгеләнде.
Бу дөрес тә. Татар халкының бөек шагыйре белән бәйле чаралар һәрвакытта Даими вәкиллек җитәкчелегендә оештырыла һәм үтә.
Милли — мәдәни кичәне берничә өлешкә бүлеп карарга була.
Җ Ы Р
Милли — мәдәни чара Татарстанның халык артисты Альберт Әсәдуллин башкаруында «Тәфтиләү» җыры белән ачылды. Җыр яңгыраган берничә минут эчендә күз алдыннан Габдулла Тукайның кыска, әмма чагу тормышы йөгереп узды. Альберт җыелучыларны «Туган авылым» һәм үзенең визит карточкасына әйләнгән «Дорога без конца » җырларын яңгыратып та сөендерде.
Күңелләргә Альберт Әсәдуллин моң аша салган эстафетаны билгеле җырчы Татарстанның халык артисты Мирсәет Сөнгатуллин «Баламишкин» җыры белән дәвам итте. Өр — яңа, табадан гына төшкән «Татарстан поезды» җырын башкарып, дәррәү алкышлар яулады.
Татарстанның атказанган артисты Альберт Җәлилов күчтәнәчкә Көнчыгыш ритмнары кысаларында башкарылачак «Мин — татар» (Ирек Сабиров сүзләре) җырын алып килгән иде. Җыелучылар аны алкышларга күмде.
Санкт — Петербург Татар мәдәни үзәге «Мирас» каршындагы «Әсәр» эстрада — вокал ансамбле солисткасы Руфина Насыева башкарган «Мин сине яратам» җырын да тамашачы җылы кабул итте.
Ч ы г ы ш л а р
Татарстан Республикасының төньяк башкаладагы даими вәкиле Ренат Вәлиуллин үз чыгышын һәрвакыттагыча туган телдә башлады. Моннан 135 ел элек безнең Тукаебыз дөньяга килгән һәм бүгенге көндә аның әсәрләре кырык телдә яңгырый икән, димәк, милләтебез бәхетле, киләчәге бар халык. Безнең Татарстаныбыз һәм Казаныбыз бар. Үзебез гүзәл шәһәрдә яшибез. Кала хакимиятенә зур рәхмәт, кулга- кул тотынып бергә эшлибез. Петербургның нәкъ уртасында Тукайга һәйкәл куелды. Башка чараларда да шәһәр ягыннан зур теләктәшлек тоябыз.
Бүгенге чарага бик күп яшьләр килгән, арада балалар да күп. Бу сөенечле хәл һәм татар халкының киләчәге барлыгын раслаучы тагын бер дәлил, дип ассызыклады Ренат Накиф улы.
Аннары Ренат Вәлиуллин Казаннан килгән мәртәбәле кунак, татар халык язучысы, билгеле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Русиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Русия Гуманитар Фәннәр Академиясенең шәрәфле әгъзасы, Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданы, Ингушетия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Разил Вәлиевка сүз бирде.
— Тукайга һәйкәлләр күп куелды. Әмма Санкт — Петербургтагысы миңа барысыннан да ныграк ошады, — дип башлады сүзен Разил Исмәгыйль улы . Бу һәйкәл Тукайның рухын чагылдыра. Иҗади тормышымда мин 40 — 50 илдә булдым һәм һәркайсысында да татар халкының күренекле вәкилләре яшәвенә инандым. Кайда гына барма, һәркайда да Тукай белән очрашасың. Финляндияме ул, Төркияме ул яки Япония булсынмы.
Гомерендә 26 ел гына яшәп, үлемсез әсәрләр калдырган Габдулла Тукайның артында бөек татар халкы тора. Төркиядә вакытта әлеге ил җитәкчесе Тукайның әсәрләрен яттан сөйләп күрсәтте.
Бөек әдипнең 135 еллык юбилеена аның өч томлыгын әзерләдек. Әсәрләре татар, урыс, инглиз һәм төрек телендә нәшер ителде.
Чит илләрдә милләттәшләр белән танышып йөргәндә, тагын бер тапкыр татарның беркайчан да, беркайда да мескен булмавына инандым. Белем ягыннан ул беренче урында тора. Яшәгән илләрендә дәрәҗәле урын биләүче милләттәшләребез шактый.
Казаннан Петербургка очып килгәндә, күңелемдә бер шигырь туды. Сезгә дә укып ишеттерәм, диде Разил Вәлиев. Шигырьнең төп фикере: «Казанымда яшәп, сине сагынырмын Петербург… «
Халык шагыйре Разил Вәлиев чыгышы петербурглылар күңеленә юл тапты. Аны бик озак сәхнәдән чыгармый тордылар.
Тосно шәһәре «Изге юл» татар җәмгыяте рәисе Иниятулла Кутуев чыгышы һәрвакыттагыча тәэсирле һәм чагыштыруларга бай булды. Ул ихлас күңелдән Даими вәкиллекне юбилее белән ихлас котлады һәм рәхмәт хаты тапшырды.
Кронштадттан «Татулык» татар — башкорт мәдәни җәмгыяте җитәкчесе Гүзәлия Нимченова да Татарстанның Петербургтагы Даими вәкиллеген рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк белән тәбрикләде.
Татарстан Республикасының Санкт — Петербургтагы Даими вәкиллеген 25 еллык юбилее белән шәһәрнең Тышкы элемтәләр буенча комитеты һәм Милләтләр йорты исеменнән дә ихлас тәбрикләүләр дә яңгырады.
Һичшиксез милли — мәдәни тантананы Габдулла Тукайның җиде телдә флеш — моб аша яңгыраган «Туган тел» е бизәде. Флеш — мобны Санкт — Петербург Татар порталы (баш мөхәррире Равил Закиров) оештырды. Сез аны интернетта карый аласыз.
Б и ю л ә р
Санкт — Петербургның Амбассадор кунакханәсендә узган зур милли — мәдәни тантананы, әлбиттә, биюләр бизәде.
Бию бит ул безнең халыкны гомере буе озатып килгән һәм килә. Татар үз тормышын дәртле биюләр белән тулыландырган. Биюләр аша гореф — гадәтләрне, милли йолаларны, күңел кичерешләрен, уй- тойгыларын чагылдырган.
«Шүрәле» балетыннан видео — фрагмент фонында Светлана Җиһангирова җитәкчелегендәге «Акчарлак» татар фольклор ансамбле чыгышы чараны оештыручыларның зур уңышы дип исәпләргә кирәк. Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнгән композиция иҗади мөмкинлекләрнең халык тормышы белән никадәр тыгыз бәйләнгән булуын чагылдыра.
Гөлнара Фәйзуллина җитәкләгән «Файда» фольклор ансамбле башкарган «Шәл бәйләдем» музыкаль композициясе бу фикерне ныгытты гына. Халкыбыз тормышы кич утырганда бәйләнгән тигез күзле, чагу бизәкле шәлләр кебек үрелеп һәм язмышларны бәйләп бара бит.
Биюләр кәефләрне күтәрде, йөзләрне ачты, кайберәүләр арткы рәтләргә качып биючеләргә кушылды.
«Акчарлак» һәм «Файда» фольклор ансамбльләре кызларының костюмнары милли таләпләргә тулысынча җавап бирә. Киемнәр килешеп торулары һәм матурлыклары белән күзләрне иркәләде.
Юбилейларга багышланган милли — мәдәни чараны Петербург «Ак калфак — Нева» хатын — кызлар оешмасы Фирая Рәшитова һәм шәһәрнең татар иҗтимагый үзәге активисткасы Светлана Ковязина бик матур алып барды.
Габдулла Тукайның 135 еллыгына һәм Татарстан Республикасының төньяк башкаладагы Даими вәкиллегенең 25 еллык юбилеена багышланган милли — мәдәни чара Тоснодан үсмер 15 яшьлек Юнис Әбдегалиев укыган «Туган тел» шигыре белән ачылды. Җыелган милләттәшләр һәм кунаклар башкаруында татар гимнына әйләнгән Габдулла Тукай сүзләренә язылган «Туган тел»не бергәләп башкару белән тәмамланды.
Зәрия Хәсәнова, Санкт- Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Татар журналистлары клубы рәисе.
Фотоларны Санкт — Петербург Татар порталы әгъзалары Линара Николашкина һәм Ринат Мәһдиев эшләде.