Март… Кышның каршылыгын сындырып язга юл ача. Җылы, матур һәм кояшлы көннәрне якынайта. Өметләр аклануга ышаныч тудыра.

Мартта туган кешеләр дә шулай. Алар яңалык, яшәүгә дәрт һәм үзеңә ышаныч алып килә.

Милләттәшебез Татарстан Республикасының төньяк башкаладагы даими вәкиле Ренат Накиф улы Вәлиуллин шушы тормыш яңарган, киләчәкнең якты буласына инанган көннәрдә туган.

Барыбызга да билгеле, Ренат Вәлиуллин белән бергә Санкт- Петербургка туган тел кайтты. Ул  ана теле белән горурлану хисе тудырды. 

Кар әле эреп бетмәгән. Яланга барып тере чәчәкләр өзеп булмады. Шунлыктан без чәчәк гөлләмәсен Петербургның Татар порталы эчендә генә җыярга булдык.

Шәһәрнең Татар порталы әгъзалары Ренат әфәнде исеменә яңгыраткан котлау һәм тәбрикләү сүзләре тере чәчәкләрдән дә гүзәл һәм чагурак булды.

Хәер, үзләрен тыңлап карыйк.

Р а в и л   З а к и р о в, Санкт — Петербург Татар порталы баш мохәррире: Миңа Ренат Накиф улының төбәктә татар мәдәниятен сакларга омтылуы. Татар җәмгыятьләренә һәм яхшы башлангычларга һәръяклы ярдәм  күрсәтүе, ачык булуы һәм ихласлыгы  ошый.

 Д а м и р  С а б и р о в, даими вәкил урынбасары: Киң күңелле һәм гадел.

 Ш а м и л  Ш ә я х м ә т о в, Даими вәкиллек хезмәткәре: Миңа Ренат Накиф улының зирәк һәм белемле җитәкче булуы ошый. Әдәпле һәм хәлгә керә белә. Озын  гомер, барлык эшләре дә бөтен төбәктә дә уңышлы булсын, дип телим. Яңа тормыш үрләрен яуласын һәм иң изге теләкләре тормышка ашсын.

Р и н а т  М ә һ д и е в, Миңа холкы ачыклыгы, гаиләсенә җылы мөнәсәбәте ошый. Искиткеч яхшы, бай татар теленә ия.

Ф ә р и д ә  Г р е н д а, «Ак калфак» исеменнән: Гаиләсе менә дигән, үзенә дә сәламәтлек һәм уңышлар телибез.

 Л и н а р а  Н и к о л а ш к и н а: Ренат Накиф улы үрнәкле гаилә башлыгы, аның хатыны гүзәл һәм балалары тәрбияле. Ныклы сәламәтлек, бәхет, уңышлар һәм барлык теләкләре тормышка ашуын телим.

 Ф и р а я  Р ә ш и т о в а: «Ак калфак» җитәкчесе: Хөрмәтле Ренат әфәнде! Сезнең белән бер командада эшләү җиңел һәм мавыктыргыч.

 З ә р и я  Х ә с ә н о в а, Даими вәкиллек каршындагы татар журналистлары клубы рәисе: Санкт — Петербург Татар порталы әгъзалары Ренат әфәнде Вәлиуллин исеменә җиткергән ихлас теләкләргә кушылып, аларны түкми — чәчми җыючы, зур, матур һәм чагу гөлләмә итеп адресатка тапшыручы.

Добавить комментарий

,
Похожие новости