Безнең барыбызның да уртак максатыбыз – чәчелгән татар милләтен туплау, милли мәнфәгатьләрне яклау, татар булып яшәргә ярдәм итү
Санкт-Петербург шәhәрендә 1905 елның сентябрь аенда атаклы дин эшлеклесе Атаулла (Гатаулла) Баязитовның «Нур» газетасы дөнья күрсә, 11 декабрьдә империя башкаласында Рәшит Ибраһимов җитәкләгән «Өлфәт» газетасы да чыга башлаган. «Нур»да Россия мөселманнарының тормышы, дини хокуклар турында язылган, «Өлфәт» иҗтимагый гамәлләрне, милләт мәнфәгатьләрен күтәреп чыккан. Шулай итеп, патша Россиясендәге рус булмаган халыклар арасында беренчеләрдән булып, Казан татарларының да милли матбугат системасы барлыкка килгән.
Октябрь инкыйлабына кадәр 120 дән артык татар газеталарын гамәлгә кую халкыбызның милләт буларак формалашуының төп күрсәткече булып тора. Совет хакимияте елларында да, хәзер дә татар матбугаты милләт язмышын хәл итә торган әсбап хезмәтен үти.
Матбугат тормышы да, төрле төбәкләрдәге милли яшәеш тә бер-берсенә тыгыз бәйләнгән. Татарстан һәм Казан белән уртак эшләү өчен җитди сәбәпләр бар. Бер генә мисал: 2021 елда “Нур” газетасын чыгаручы, мәгърифәтче, галим, император гвардиясе ахуны, Санкт-Петербург җәмигъ мәчете төзелешен башлап йөрүче Атаулла Баязитовның тууына 175 ел тула. Петербургта аңа бюст куелды, ул яшәгән йортка элмә такта урнаштырылды, аның туган көнендә hәр ел без “Баязитов укулары” үткәрәбез.
Милли мәгълүмат татар дөньясының теләсә нинди төбәгенә үтеп керә, милли телдәге мәгълүмат чаралары административ чикләрне танымый. Хәзерге интернет, телевидение заманында да дәүләт ярдәмендә яки аерым шәхесләрнең тырышлыгы белән зур тиражлар җыючы редакцияләр бар. Россия Федерациясенең 22 төбәгендә утыздан артык татар газета-журналы нәшер ителә. Алар арасыннан Мәскәүдә, Уфа, Ульян, Төмән, Пермь, Екатеринбург, Оренбург, Чиләбедә чыгып килән газеталарны, Түбән Новгородта һәм Самарадагы җитди журналларны атап була, алар халык тугрылыгы һәм энтузиазмы нәтиҗәсендә дөнья күрә.
Безнең барыбызның да уртак максатыбыз – чәчелгән татар милләтен туплау, милли мәнфәгатьләрне яклау, татар булып яшәргә ярдәм итү. Быел исә бөтен Россия халык санын алу барыбыз өчен дә зур имтихан. Хәзерге интернет, социаль челтәрләр, татарча укучыларның бермә-бер кимүе безнең мөмкинлекләрне чикли. Туган телне белгән өлкән буын ничек тә милли арбадан төшеп калмаса, яшь һәм урта буынны мәгълүмат мохитеннән ычкындырмаска иде.
Шуны истә тотып, ике ел элек Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге тәкъдиме белән piter.tatar дигән интернет порталы ачып җибәрдек. «Нур» газетасының миссиясен XXI гасырда дәвам иттергән бу проектның башында милли җанлы егет, талантлы компьютер белгече Равил Закиров тора. Фикер алышуларны модератор Катифә Гайнетдинова алып бара. Шәһәрдә татар журналистларының клубы канаты астында кызыклы очрашулар, фикер алышулар үтә. Онлайн конференцияләрдә, медиафорумнарда Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән, хәтта чит илләрдән милли рухлы татар белгечләре катнаша. Бу чараларны оештыруда Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Татмедиа» агентлыгы зур ярдәм күрсәтә.
Россия регионнарында чыгып килгән татар газеталарының мөхәррирләре, республикабызның әйдәп баручы татар басмаларының җитәкчеләре hәм үзебезнең билгеле журналист-аналитикларыбыз бу чараларда катнаша. Пандемия чикләүләре чорында мондый канал аша аралашу кызыклы һәм файдалы. Портал яңалыклары белән танышып баручылар аның эшенә югары бәя бирә. Милләт тормышына, тарихына һәм заман хәбәрләренә багышланган ресурслар арасында Мәскәү, Самара татарлары эшләтеп җибәргән интернет порталлар да бүгенге мәгълүмат кырында үз урынын таба алды.
Мондый рухтагы милли порталларны татарлар яшәгән барлык регионнарда да ачарга мөмкин. Шул рәвешчә, көнүзәк мәсьәләләрне вакытында яктыртып, максатчан эш алып бару белән бергә, шул җирлектә яшәгән барлык татарларны берләштереп торырлык уңышлы механизм да эшләп була. Кайбер татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә әлегә кадәр үз сайтлары юк, газеталар чыгару яки тарату да шактый зәгыйфь хәлдә. Бу очракларда матди мөмкинлекләр җитмәү яңа проблема түгел, ул күптән билгеле. Ләкин алга карап эшли белү, заманча фикер йөртү, яңа форматта эшләү тагын да зуррак дефицит булып тора.
Мәгълүмат кырында шоу-бизнес, гыйбрәтле хәлләр, фаҗигале язмышлар, маҗаралар яктырту өскә чыккан хәзерге заманда, милли матбугатның тәрбия мәктәбе булуын оныту, дин, әдәбият, әхлак тарату миссиясеннән ваз кичү мөмкин түгел.
Татар телле матбугатның төп проблемасы – татар телен белүчеләр кимү. Шул сәбәптән күпләр газета-журналның да бүтән телдәгесен алдыра һәм нәтиҗәдә үзе дә сизмәстән милли мохиттән чыга. Шулай ук кечкенә редакцияләр, түбән эш хаклары, гонорарлар түләмәү, татар телен яхшы белгән квалификацияле журналистларның җитмәве төбәкләрдә чыга торган татар газета-журналларны авыр хәлгә куя.
Хәзерге милли матбугатның авырткан җире – эчтәлекнең ярлылыгы, актуальлек җитмәү, контент йомшаклыгы. Татар матбугаты, чын мәгънәсендә, укучыга гамәли ярдәм күрсәтүче булырга тиеш. Хәзерге вакытта газета-журнал укучыга, үзен алдыручыга мохтаҗ, ә бу вәзгыять киресенчә булып, укучы газетага мохтаҗ булсын. Ул анда үзенә кирәк бөтен сорауларга да җавап таба алган очракта газетага язылачак.
Бүген басма матбугатка интернет ресурсларын каршы кую комачаулый. Интернет никадәр алга китсә дә, экспертлар фикеренчә, халык басма матбугатка ныграк ышана. Татар редакцияләренә төрле социаль челтәрләрдә аккаунтларын булдырып, аларны актуальләштерергә мөмкин. Оператив мәгълүмат — ул телевидение һәм интернет өстенлеге, ә җитди тирән мәкаләләр һәм этномәдәнияткә караган темалар иң әүвәл басма матбугатта дөнья күрергә тиеш. Интернетта аларны таратып, күбәйтеп тә була.
Республикабызда чыгып килгән татар басмаларын Татарстаннан читтә яшәүче татарлар арасында киңрәк таныту максатыннан, төбәкләрдә эшләп килгән татар порталларын, сайтларын актив куллану дөрес булыр иде. Аларда татар газетасының яки журналының аерым колонкасы ачыла, анда газетада басылган кызыклы мәкаләләр куела, архив материалларына урын бирелә. Шул ук колонкада басмага язылу кнопкасы куела. Шулай ук порталда узган төрле бәйгеләрдә бүләк итеп газета-журналга бушка яздыру уңай нәтиҗә бирәчәк.
Россия төбәкләрендә hәм чит илләрдә эшләп килгән татар сайтлары hәм татар басма органнары җитәкчеләре татар блогерларының онлайн форматта эшли торган берлеген булдырырга вакыт җиткәндер. Мондый канал көнүзәк темалар турында хәбәрләрне тиз арада тарату, дөрес бәя бирү, тактик бурычларны тормышка ашыру, үзара hәрдаим элемтәдә булу өчен кирәк. piter.tatar порталы базасында без бу берлекне инде оештыра башладык. piter.tatar медиафорумнарыннан соң безнең төбәкләрдәге, республикадагы татар газета журналлары баш мөхәррирләренең ватсап группасы оешты, анда фикерләшү башланды. Шушы ук берлек нигезендә без татар хештегларының бердәм исемлеген булдырып, аны бар җирдә мөмкин кадәр активрак куллана башлауга күчик.
Рус телле, әмма татар милли мәйданында эш алып барган hәм күпчелек укучылары татарлар булган портал, сайт, газета, журналларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уятырга тырышу, аның өчен яңа форматларда эшләү үгет-нәсихәт белән генә түгел, ә укучының үзендә телне өйрәнүгә кызыксыну уяту мөhим.
Милли үзаң тәрбияләү, халкыбыз тарихы, мәдәнияте һәм мәгърифәте турында мәгълүмат тарату милли матбугатыбызның төп максаты булсын иде. Бүген ярдәмгә мохтаҗ газета-журналларыбызны, китап һәм интернет мөмкинлекләрен югалудан, мәгълүмат инкыйразыннан бары тик татар халкы үзе генә һәм аның этномәдәният мохите генә коткара ала. Безнең милли матбугатны югалтырга хакыбыз юк.
Тулырак: http://madanizhomga.ru/news/an-avazyi/renat-vliullin-khalyk-ze-kotkaruchy