Юллар, юллар! Мине туган йорттан
Аерып ерак алып киттегез.
Җитәр инде, озак кунак булдым,
Хәзер кире өйгә илтегез...
Юллар юллар мине илкәемнән
Аерып ерак алып киттегез.
Яңа дәртләр, яңа хисләр белән
Сөйгәнемә кире илтегез.
Муса Җәлил   
1943, октябрь

… 1945 елның маенда Берлинны алган совет гаскәрләре фашист төрмәсе Моабитка бәреп керә. Буш төрмә ишегалды буйлап җил уйный. Шунда яугирләрнең берсе урыс хәрефләре белән язылган кәгазьгә игътибар итә. Немец китабыннан ертылган биткә:» Мин билгеле татар язучысы Муса Җәлил. Сәяси гаепләү нәтиҗәсендә Моабит төрмәсендә тоткынлыкта, тиздән атарлар, могаен. Әгәр безнекеләрдән берәрсенә бу язма эләксә,  минем иптәшләремә — Мәскәүдәге язучыларга сәламемне җиткерегез» — дип язылган була. Арытаба язучыларның исемнәре атала һәм үз гаиләсенең (хатыны Әминә белән кызы Чулпан яшәгән) адресы күрсәтелә.

 Батыр — ватанпәрвәр татар шагыйре турындагы тәүге хәбәр Ватанга шулай җитә.

  Тиздән Франция һәм Бельгияне урап, шагыйрьнең кулдан эшләнгән ике кечкенә блокноты да кайта. Муса Җәлилнең төрмәдә язган “Моабит дәфтәре”н бельгияле антифашист Андре Тиммерманс алып кайта. Ул аларны Советлар Союзы консулына тапшыра. Бүген моабит шигырьләре бөтендөнья күләмендә танылу алды.  Хәзерге көнгә кадәр Муса Җәлилнең фашист тоткынлыгында ничә шигырь иҗат иткәнлеге билгесез.

  Моабит шигырьләре тәүге тапкыр Казанда татар телендә 1953 елда нәшер ителә. Тагын ике елдан Муса Җәлилнең шигырьләр җыентыгы «Яшь гвардия» нәшриятендә «Батырлык җыры» исеме астында басыла. Дәфтәрләр Татарстан Республикасының Берләштерелгән дәүләт музеенда саклана.  

  Бу вакыйгаларга кадәр Муса Җәлил  алдына тормыш шактый зур сынаулар  куя.  Муса 1941 елда  Кызыл Армия сафларына чакырыла. Ленинград һәм  Волхов фронтында өлкән сәяси хәрби җитәкче  дәрәҗәсендә көрәшә, «Отвага» гәҗите хәбәрчесе була.

  1942 елның июнендә совет гаскәрләренең Любань операциясе вакытында Муса Җәлил каты яраланып, аңсыз килеш, әсирлеккә эләгә.

   Әсирлектә дә Муса дошманга каршы көрәшне дәвам итә. Немецлар оештырган «Идел-Урал» легионына языла. Шпандау концлагеренда төрмәдән качу өчен төркем оештыра. Яшерен оешмадагылар восстаниега әзерләнә. Әмма 1943 елның августында, восстаниегә берничә көн кала, бер бәндә аларны сата. 1944 елның 25 августында Берлиндагы Плётцензее төрмәсендә Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәше: Абдулла Алиш, Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Гариф Шабай, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров гильотинада җәзага тарттырыла.

  Озак вакыт Муса Җәлилнең язмышы билгесез була. Фидакарь эзләнүләр шагыйрьнең фаҗигале язмышын ачыкларга ярдәм итә.

  СССР Югары Советы Президиумының 1956 елның 2 февралендәге указы белән немец-фашист басып алучыларына каршы көрәштә күрсәткән искиткеч батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен Муса Мостафа улы Җәлиловка (әдәби псевдонимы — Муса Җәлил) Советлар Союзы Герое (үлгәннән соң) исеме,  1957 елда “Моабит дәфтәре” җыентыгы өчен Ленин премиясе бирелә. Хатыны Әминәгә зур хөрмәт йөзеннән шунысын әйтергә кирәк: ул әлеге премияне балалары арасында тигез бүлә. Әминә ханым турындагы сүзне дәвам итеп, тагын шунысын да өстәргә кирәк. Муса Җәлилне СССРда фашистларга сатылган, дип исәплиләр. Әминә Җәлилованы көн саен диярлек сорау алырга чакыралар. Эш бирмиләр. Кайбер бәндәләр аңардан йөз чөерә. Битенә бәреп, нишләп йөри монда сатлыкҗан хатыны, дип әйтүчеләр дә була. Кайгысыннан  һәм билгесезлектән Әминә ханымның башындагы чәче коелып бетә.

  Муса Җәлилнең үлемсезлеккә илткән тормыш юлы һәм язмышы илебез киңлегендә генә түгел, чит илләрдә дә чагылыш тапты. Түбәндәге юлларга гына күз салыйк.

   Моннан ун ел элек. Санкт — Петербургта 2011 елның 19 маенда Муса Җәлилгә һәйкәл ачылды.  Һәйкәлне ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашкан иде. Һәйкәл Васильевский утравының Гавань урамындагы 18нче йорт янында куелды. Һәйкәлне Башкортстанда туып-үскән скульптор, Тукай, Атаулла Баязитов, Пушкин һәм Гумилев һәйкәлләре авторы Әхнәф Зыякаев иҗат итте.

 Шунысын да әйтергә кирәк, Муса Җәлил сынын иҗат итү мәсьәләсе берничә тапкыр кичектерелде, һәйкәл торачак урын да озак сайланды. Муса образын күзаллау өчен Әхнәф Зыякаев шагыйрьнең барлык әсәрләрен диярлек укып чыкты. Сын берничә өлгеләр аша, фидакарь хезмәт нәтиҗәсендә туды. Каһарман татар шагыйренә һәйкәл кую көнен милләттәшләр дулкынланып көтте. Һичшиксез әлеге истәлекле вакыйгада шәһәр милли — мәдәни мохтәрияте (җитәкчесе Рәис Яркәев), төбәкара Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсе Татар милли — мәдәни җәмгыяте (рәисе Рәшид Мәһдеев), Тосно » Изге юл» оешмасы ( рәисе Иниятулла Кутуев), Петербург Сабантуе фонды (президенты Ирек Галеев),«Нур плюс» җәмгыяте (рәисе Ринат Мәһдиев), Кронштадт «Татулык» (җитәкчесе Гүзәлия Нимченова), «Ак калфак» (Мөхлисә Зарипова), «Шатлык» ансамбле (Сания Ишкинина) һәм башка милли — мәдәни оешмалар әгъзалары да катнашты һәм чыгыш ясады. Мәдәни чарага, шулай ук, Татарстан, Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсеннән Бөек  Ватан сугышы ветераннары, иҗади коллективлар, гарнизон хәрби частьлары яугирләре, матбугат вәкилләре чакырылды. Тантанада рәсми өлештән соң, Муса Җәлил шигырьләре яңгырады.

   Тантаналы мәдәни чарада шәһәрдә һәм өлкәдә яшәүче ватандашлардан тыш Казаннан, Мәскәүдән һәм илнең башка төбәкләреннән дә кунаклар булды. Әлбиттә, бу тарихи вакыйганы әзерләүдә һәм оештыруда Татарстан Республикасының Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге зур көч салды. Казаннан һәм Петербургтан дәрәҗәле вәкилләр катнашты. Шәһәрнең Васильевский утравында Гаванская урамы белән Урта проспект кисешкән чаттагы скверда ачылган һәйкәл хәзер милләттәшләрнең яраткан урынына әйләнде. Гомумән, бу Санкт — Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә яшәүче милләттәшләр өчен генә түгел, ә бар татар халкы өчен куанычлы вакыйга булды. Петербургтагы «Татар утравы» тагын бер тарихи билгегә баеды. Елына, ким дигәндә, ике тапкыр Һәйкәл Муса Җәлилнең туган (15 февраль) һәм һәлак булган (25 август) көннәрендә милләттәшләрне үз янына җыя. Ул милли — мәдәни чараларда шагыйрь әсәрләре укыла һәм һәйкәлгә чәчәк гөлләмәләре салына.

  Һәйкәлгә татар һәм урыс телләрендә «Татар халкының бөек улы, Ленинградны яклаучы, көрәшче-шагыйрь, антифашист Муса Җәлилгә», дип язылган.

  Төньяк башкалада Муса Мостафа улы Җәлиловка һәйкәл ачылу табигый хәл. Татар шагыйре Волхов фронтында Ленинградны яклап көрәшкән, 2нче удар армиядә өлкән сәяси җитәкче, “Отвага” гәзите хәбәрчесе булган. Биредә әсирлеккә төшкән.

    Данлы һәм дулкынландыргыч милли йолага әйләнгән мәдәни чараны быел да Татарстан республикасының Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге (даими вәкил Ренат Вәлиуллин) күңелләрдә якты истәлек булып калырдай итеп оештыра. Хәзерге вакыттта «Җәлил атналыгы» дәвам итә.

   Муса Җәлил көрәшкән җирдә

  Ленинград өлкәсе Тосно шәһәрендә дә Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, күренекле антифашист, шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган чаралар һәр елны оештырыла. Гадәттә, кичәнең төп өлешен Муса Җәлил шигырьләре ала, әсәрләр татарча да, урысча да яңгырый. Шәһәрдә шагыйрьгә бюст куелган. Сын Тосноның нәкъ үзәгендә балалар иҗат йорты каршындагы бакчада тора. Милли-мәдәни чараны Тосно шәһәре «Изге юл» татар җәмгыяте (рәисе Иниятулла Кутуев) Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге белән берлектә үткәрә.

Муса Җәлил исемендә

Татарстанда Муса Җәлил исемендә поселок

Әлмәттә, Казанда, Минзәләдә, Нижневартовскида (2007 ел 25 сентябрь), Мәскәүдә (2008 ел 25 октябрь), Яр Чаллыда һәм Ырынбурда, Санкт- Петербургта ( 2011 елның 19 мае) һәм башка шәһәрләрдә легендар шагыйрьгә һәйкәл куелды

 Казандагы Татар академия дәүләт опера һәм балет театры Муса Җәлил исемен йөртә

 Тобольскидагы 15нче санлы мәктәпкә әдипкә багышлап мемориал такта куелган

Мәскәүдәге 1186нче санлы  мәктәпкә шагыйрь исеме бирелгән һәм аның һәйкәле куелган

 Динабургск ныгытмасына кергән  капкага  (Даугавпилс, Латвия) каһарман батырга багышлап мемориал такта эленгән

Элекке СССР шәһәрләрендәге күп урамнарга, Түбән Камадагы кинотеатрга, кече планетага (1972 ел) Муса Җәлил исеме бирелгән

Ижаудагы ( Удмуртия) китапханә каһарман шәхес исемен йөртә.

 Иҗаты өчен Ленин премиясе алучы беренче  шагыйрь — Муса Җәлил.

 — Дөнья һәм дөньякүләм әдәбият үз исемен данга күмгән күп әдипләрне белә, — дип язды әзербайҗан шагыйре Самед Вургун, — әмма үз исемен үлемсез иҗат һәм каһарманлык аша мәңгеләштерүчеләр бик күп түгел. Менә алар: бөек Байрон, Венгриянең халык шагыйре Петефи, герой Юлиус Фучик һәм Муса Җәлил.

 Менә шундый катлаулы, аяусыз һәм нык ихтыяр көче таләп иткән язмыш кичерә Муса Җәлил. Язмыш аяусызлыгы аның гаиләсенә дә килеп кагыла. Әмма татар халкының лаеклы улы сынмый, бөгелми һәм каһәрле язмышына буйсынмый. Бу хакта ул язган әсәрләр бернинди аңлатусыз да ачык сөйли.

 Заманында безгә, Казан дәүләт университетында укыган вакытта, җәлилче, күренекле тәнкыйтьче, Муса Җәлил эзләре буйлап Берлиндагы Плётцензее төрмәсенә кадәр үткән, әдипнең тормыш — иҗатын җентекле өйрәнгән Рафаэль  Мостафинда уку һәм аның җитәкчелегендә диплом язу бәхете тиде. Бу эшебез өчен без югары бәя алдык.

 Хәер, татар халкының һәр вәкиле үзен мин җәлилле дип әйтә ала. Без җәлилле халык.

 Зәрия Хәсәнова, Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе.

Фоторәсемнәрдә: Муса һәм Әминә Җәлиловлар; Җәлил һәм җәлилчеләр; Төньяк башкаладагы һәйкәлдәге язу;  Мусага югары бүләкләр;  Муса Җәлил кызы Чулпан белән.

 P.S.Язманы әзерләгәндә автор архивындагы мәгълүмат һәм интернеттагы фотолар файдаланылды.

Добавить комментарий

, , ,
Похожие новости