Небесный свет нисходит в сердце
От коранических стихов,
Живую душу очищая
От человеческих грехов.
Т.А. Шумовский
Коръәннең шигъри басмасы моннан унбер ел элек Санкт — Петербургта нәшер ителде. Изге китапны кабатланмас шигъри юлларга Теодор Шумовский салды. Теодор Адамович Шумовский — тәрҗемәче, тарих фәннәре докторы, фәлсәфә, филология, ислам һәм урта гасыр гарәп тарихы өлкәсендә Русиянең абруйлы белгече. Безгә Шумовский белән якыннан танышу бәхете тиде.
Коръәнне шигъри телдә тәрҗемә итү хәзерге заманда Ватанда көнчыгышчылык идеясен дәвам итүдә әһәмиятле вакыйга булып тора. Бу китап озын елларга сузылган фидакарь хезмәт нәтиҗәсе. Анда авторның Изге мөселман язмаларын һәм зирәклекне озак вакыт туктамый өйрәнүе нәтиҗәсендә Коръәннең чынбарлыгын бар тирәнлегендә аңлавы чагыла. Шигъри Коръән төрле милләт кешеләренә исәпләнгән.
Мөселман Көнчыгышы кыйммәтләре белән танышуның тәүге тәҗрибәсен Теодор Шумовский (милләте поляк) тарихи һәйкәлләргә бай Әзербайҗанның Шемаха шәһәрендә ала.
1932 елда билгеле Россия галиме тел белгече Н.Я. Марра тәкъдиме белән Ленинград дәүләт университетының Көнчыгыш факультетына укырга керә. Күренекле танылган гарәпче И.Ю. Крачковский (1883 — 1951) дәресләрен тыңлый. Крачковский Коръәнне урысчага тәрҗемә итә. Фәнни мохиттә бу камил адым булып санала.
1938 елда Шумовский Л. Н. Гумилев белән бер эш буенча гаепләнеп кулга алына. Лагерьларда алты ел уздыра. 1949 елда яңадан кулга алына һәм 1956 елда гына азат ителә.
Шушы урында кечкенә лирик күченеш. Мин ул вакытта «Татар — Информ» хәбәрчесе идем. Без Татарстан Республикасының Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге ул вакыттагы даими вәкиле Шамил Әхмәтшин белән Теодор Адамовичка Казан исеменнән Рәхмәт хаты һәм бүләк китердек. Чәй өстәле янында мин:
— Ә Сезне ни өчен кулга алдылар?- дип сорарга җөрьәт иттем.
— Миңа бер яһуд яла якты. Ялган яла аркасында, тикшереп тормыйча, кулга алдылар. Яла яккан бәндә сугыштан кайтмады, — дип сөйләгән иде.
Көчле ихтыярлы кеше буларак, Теодор Адамовичны төрмә сындыра алмый. Сәламәтлеге шактый какшаган булуга карамастан, ул фәнни эшчәнлеген дәвам итә. Соңрак булса да докторлык диссертациясе яклый.
Теодор Шумовский берничә фәнни һәм фәнни — популяр китаплар авторы буларак та билгеле. Ул язган басмаларда гарәп диңгезчеләре тарихы һәм Әхмәд ибн Мәдҗид иҗаты ачык чагыла.
2008 елда Санкт — Петербург дәүләт университеты Теодор Шумовскийның 95 яшен киң билгеләп үтте. Коръәннең поэзиягә төрелгән шигъри басмасы бер елдан нәшер ителде.
Теодор Шумовский шигырьгә салган Коръән басмасы мөселманнарның изге китабын өйрәнүдә үзенчәлекле бер әһәмиятле адым булып тора. 1560 елда ук әле Иван Явыз хакимлек иткән чорда Илчелек фәрманында тәрҗемә ителгән Коръән саклана. Ул мөселман яугирләрен дәүләт хезмәтенә алганда ант бирү өчен кулланыла. 1683 елда Россия составына кергән Украина шәһәре Черниговта изге китапны полякчага тәрҗемә итәләр. Китапта булачак Россия императорлары Иоанн һәм Петрга багышланган юллар басыла. Әлбиттә, Коръәннең төрле телләргә ( француз, латын һәм урыс) күчерелгән тәрҗемәсе камиллектән ерак тора.
Екатерина II хакимлек иткән вакытта исламны дәүләт дине дип тану буенча кайбер чаралар күрелә. Петербургның Азиат типографиясендә Коръәннең гарәп телендәге тулы басмасы нәшер ителә. Китап Үзәк Азиядә яшәүче мөселманнарга бушлай таратыла. 1789 -1798 елларда Коръәннең биш басмасы дөнья күрә.
Коръәннең тәүге чыганактан урысчага тулы тәрҗемәсен 1871 елда Д.Н. Богуславкий башкара. Бу вакытта изге китапны Казанда С. Саблуков тәрҗемә итеп матбугатта бастыра. Сабуров үз тәрҗемәсендә татар мохитендә киң танылу алган чыганакларга, ә Богуславский төрек һәм фарсы басмаларына таяна. Саблуков эшен күргәч, Богуславский тәрҗемәсен бастырмый. 1911 елда Коръәнне татарчага М.Бигиев, соңрак З.Кемали тәрҗемә итә.
Теодор Шумовский Коръәнне шигырьгә салганнан соң, күп абруйлы шәхесләр бу тәрҗемәгә карата үз фикерен белдерде. Сезнең игътибарга икесен тәкъдим итәбез.
Михаил Пиотровский, Дәүләт Эрмитажы директоры, Россия Академия фәннәре әгъза — корреспонденты: Коръән — изге китап, ә бу аерым жанр. Коръән тәрҗемә ителми. Ул гарәпчә укылырга тиеш. Һәр тәрҗемә аны ниндидер үзгәрешләргә китерә. Коръән — поэзия түгел. Мөхәммәд шагыйрь түгел, Пәйгамбәр. Пушкин да Коръәнне поэзиягә салды. Әйтергә кирәк, камиллеккә иреште.
Коръән гаҗәеп художество өстенлекләренә лаек. Аны тыңлаган кеше битараф кала алмый. Һәр сүрә үз эчендә күп темалар саклый. Чынлыкта «Коръән эчендә Коръән» килеп чыга. Ул гади һәм шул ук вакытта серле. Минемчә, «ислам» сүзен » килешүчәнлек» дип тәрҗемә итәргә кирәк.
Бөтен диннәр кешелекнең иң бөек мәдәни күренеше. Бу Коръәнгә дә кагыла. Аны аңларга һәм башкаларга да аңлатырга тырышу изге миссия һәм зур канәгатьлек бирә. Безнең алда аны поэзиягә салырга тырышуның бер үрнәге. Ул укучыларга һәм тыңлаучыларга канәгатьлек бирер, дип өметләнәм.
Владимир Грусман, Россия этнография музее директоры, педагогия фәннәре докторы:
Шумовскийның хезмәте өстенлеге аның тәрҗемә булуында. Басма «Коръәнне шигъри бәян итү» дип атала. Тәрҗемәнең урыс телендә шигъри формага салынуы аның аерым бер өстенлеге. Коръәннең үз тексты ( эчтәлеге) гарәп поэзиясе һәйкәле булып тора, әмма ауропалылар аны шигъри формада аңлаудан ерак тора. Шумовский үз алдына максат куйган һәм аңа ирешкән.
Шумовскийның Коръәнне гарәп теленнән шигъри тәрҗемә итүен Шейх — уль- Ислам, Баш мөфти, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Тәҗетдин хуплады. Китап Санкт — Петербургның, директоры һәм баш мохәррире мөселман булган «Дилә» типографиясендә нәшер ителде.
Коръән белән ничек танышуын һәм кызыксынуын Теодор Шумовский шулай хәтерләде:
— Минем Коръән белән беренче очрашуым Ленинград дәүләт университетында булды. Мин университетның Көнчыгыш телләр факультеты студенты идем, буш вакытымда уку белән беррәттән китапханәдә «акча эшли» идем. Бервакыт китапханә мөдире киштәләрне иске — москыдан азат итәргә теләп, тузанланган китапларны чүп савытына ташлады. Күз алдымнан гарәп хәрефләре йөгереп үтте. Ә мин шуннан алда гына арабистика бүлегенә кергән идем. Китапханә мөдире чыгып китү белән мин «иске — москыда» чокына башладым. Бер — берсенә чак эләгеп торган битләрне тартып алдым. Тәүге китапка латин хәрефләре белән » Рим, 1592″ дип язылган иде. Нәшире дә язылган: «Николай Панеций». Басма үз эченә Коръәннең беренче егерме ике сүрәсен алган һәм рәттән латин телендә тәрҗемәсе бирелгән иде.
Мин кулыма бик эре библиографик энҗе эләккәнен аңладым. Табышым белән кыюсыз гына илнең фәнни арабистика башлыгы Игнатий Юлианович Крачковскийга мөрәҗәгать иттем. Без билгеле галим нәшир Панецийның Коръәнне латинчага тәрҗемә итеп тулысынча бастырырга теләгәнен, әмма акчасы 114 сүрәдән 22сенә генә җиткәнлеген белдек. Шулай итеп, Коръән битләре мине билгеле галим Крачковский белән таныштырды. Соңрак ул минем фәнни җитәкчем булды. Аның рөхсәте белән Римдә 1592 елда нәшер ителгән басма, киләчәктә тикшерү өчен минем кәгазьләр арасында сакланды.
1938 елның 11 февраленә каршы төнендә мине НКВД кулга алды. Панеций хезмәте шулай югалды. Төрмәләрдә мин 18 ел үткәрдем. Әмма рухым сынмады.
Азатлыкка чыккач, студент елларында башлаган фәнни эшемне: гарәп диңгезчеләре тарихын һәм Әхмәд ибн Мәдҗид иҗатын өйрәнүемне дәвам иттем.
Тормыш миңа зур сынаулар куйды. Аларны җиңәргә миңа гаиләм, табиблар һәм күп кешеләр ярдәм итте. Шулай ук, миңа сынмаска ярдәм иткән һәм тормышымны яңа мәгънә белән тутырган Коръәнгә чиксез рәхмәтлемен» , дип язды Коръәнне шигъри бәян иткән автор.
Коръәнне шигырьгә салганда Теодор Шумовский үз алдына изге китап һәркемнең нинди карашта булуына һәм инануына карамастан эчке тормышына рухи байлык булып керсен дигән теләктә була.
Шигъри Коръәнне яңадан зур, төсле итеп бастыру милләттәшебез Юнис Локманов башлангычы белән эшләнде. Ул вакытта Юнис Халит улы Санкт-Петербург Хөкүмәте каршындагы Торак комитеты рәисе иде. Санкт- Петербург һәм Ленинград өлкәсе Татар җәмгыяте әгъзалары Шамил Акбулатов, Шамил Әлюшев, Рөстәм Бакиров, Серик Бегишев, Илдар Гыйләҗев, Җәмил Гыйниятуллов, Әрифулла Дашкин, Наил Кикичев, Мәкъсүд Купров, Рәшид Мәһдеев, Ринат Мәһдеев, Ринат Мәһдиев, Равил Мещеров, Ринат Мортазин, Зариф Фәттахов, Камил Хәйруллин һәм Сәлим Хәсәновлар китапны бастырып чыгаруда матди яктан ярдәм итте.
Язманы әзерләгәндә «Поэтическое изложение Корана» китабы файдаланылды.
Зәрия Хәсәнова, Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе.
Фоторәсемнәр автор архивыннан һәм интернеттан алынды.