Коръәннең шигъри басмасы унбер ел элек Петербургта нәшер ителде

Коръәннең шигъри басмасы моннан унбер ел элек Санкт — Петербургта нәшер ителде. Изге китапны кабатланмас шигъри юлларга Теодор Шумовский салды. Теодор Адамович Шумовский — тәрҗемәче, тарих фәннәре докторы, фәлсәфә, филология, ислам һәм урта гасыр гарәп тарихы өлкәсендә Русиянең абруйлы белгече. Безгә Шумовский белән якыннан танышу бәхете тиде.