Борынгы һәм мәңге яшь Казан ТАССРның йөз еллыгын билгели

Күпмилләтле Россиядә гасырлык тарихы булган Казан төрле милләт һәм дин вәкилләренең үзара сыешып, берләшеп һәм дуслашып яшәү үрнәген күрсәтә. Татарстан барлык кешелек дөньясына күптөрле мәдәниятләрнең бергә тату яши алуын исбатлый. Чынлыкта Татарстан йөзендә күпмилләтле алдынгы һәм цивилизацияле яңа дәүләт барлыкка килде.