Агымдагы елның 12 июнендә Санкт-Петербургта үзенчәлекле концерт узды. Мәдәни чара Россия көненә, Татар АССРының 100 һәм татар хатын -кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының 30 еллыгына багышланды. Концертның үзенчәлеге шунда: ул онлайн форматта күрсәтелде. Милли моңнарны төньяк башкаладан ишетү мөмкинлеген Татарстан Республикасының Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге, төбәктәге «Ак калфак — Нева» хатын — кызлар берлеге Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарлары piter.tatar Порталы белән берлектә оештырды.
Әлеге онлайн — концертны тарихи вакыйга дип әйтергә мөмкин. Ул шактый мәшәкатьле һәм зур осталык — тәҗрибә таләп итә. Концертны оештыруда «Питер Татар» порталы баш мохәррире Равил Закиров турыдан — туры катнашты һәм туры эфирның режиссеры да ул булды. Равил Зөфәр улы бу мөһим чараны техник яктан тоткарлыксыз тәэмин итүгә иреште. Концертны алып баручылар һәм чарада катнашучылар төрле киңәшкә мохтаҗ иде. Равил Закиров осталыгы аркасында тәүге коймак төерсез булды. Видео һәм реклама материалларын да ул камилләштерде. Туры эфир барышын җентекле күзәтеп торуы нәтиҗәсендә тайпылышлар булмады.
— Равил Зөфәрович, Сез чарадан кәнәгатьме? — дигән сорауга, ул бик кәнәгать булуын белдерде. Димәк, киләчәктә мондый иҗади һәм файдалы чаралар уздыру өчен тәүге чирканыч алынды. Интенет аша телевизион тапшыруларга чыгу мөмкинлеге бар.
Онлайн — концертны YouTube аша күрсәтү фикере дә Равилныкы.
Хәер, аның кулыннан эш киләчәге узган ел беренче татар Медиафорумы узганда ук күренде бит инде.
Равил Закиров кебек егетләребез булганда үзебезнең телевизион тапшырулар да җайга салыныр, могаен. Һәрхәлдә моңа ышанасы килә.
Онлайн — концертны чыгышларын Татарстан Республикасының Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин ачты. Ул Даими вәкиллек исеменнән милләттәшләрне һәм һәркемне дәүләт бәйрәме — Россия көне, ТАССРның 100 еллыгы һәм оештырылуына 30 ел тулган «Ак калфак» юбилее белән ике — татар һәм урыс телләрендә котлады. Бүгенге көн милли бердәмлекне чагылдыра һәм безнең фидакарь хезмәт туган илнең чәчәк атуына юнәлдерелгән дип ассызыклады. Без бай тарихлы бөек илдә яшибез. Ата — бабаларыбызның каһарманлыгы һәм казанышлары белән горурланабыз. Һәркем өчен Россия — беренче чиратта, аның туган төбәге ул, диде. Шунысы куанычлы, безнең чыгышларга чит илләрдә яшәүче милләттәшләр дә кушылды, дип белдерде.
Даими вәкиллек шәһәрдәге һәм өлкәдәге татар ансамбльләре көче белән әзерләнгән зур концертны апрель аенда «Рекорд» яшьләр йортында күрсәтергә планлаштырган иде. Ул Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланачак иде. Әмма илдәге билгеле вакыйлар аны онлайн форматка күчерергә мәҗбүр итте.
Сәнгать осталарының мондый рәвештә чыгыш ясауы Нева буе татарлары иҗтимагый тормышында беренче тапкыр. Ул Санкт — Петербургның мәдәни тормышында да күптән көтелгән якты бер бит.
Шушы урында смартфоннан яңгыраган милли көйләрне тыңлый — тыңлый тарихка да күз салып алыйк әле. Кем бүген җыр табыны түрендә «туган көне»н билгеләп утыра соң? Россия көненә тукталыйк.
1990 елның 12 июнендә илнең халык депутатлары тәүге Съезды РСФСР дәүләт мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул итә. Ул СССР чорындагы белән чагыштырганда канун актларына һәм Конституциягә өстенлек бирә, законнар югарырак куела.
1992 елдан 2002 елга кадәр бу бәйрәм РСФСР дәүләт мөстәкыйльлеген кабул итү көне дип билгеләнә.
2002 елдан президент В.В. Путин карары белән тантанага Россия көне дигән исем бирелә. Алда торган мәсьәлә — планнар киләчәккә юнәлтелә. Тарих битләреннән уртак нокталар табарга теләүчеләр бар. Шунлыктан, бу көндә Россия Империясе, СССР һәм Россия әләмнәрен күрергә мөмкин. Әмма нигездә бу чорларда дәүләт белән идарә итү нигездә бер — берсеннән нык аерыла.
Җыр табыны түрендә 100 яшьлек ТАССР да утыра. Шунысын һич икеләнми әйтергә була: Татарстан күп төбәкләр белән чагыштырганда, байтак алда бара. Без рухи башкалабыз белән хаклы рәвештә горурланабыз. Шушы урында Казанның мең еллыгын билгеләгәндә ил башлыгы Владимир Путинның татар телендә котлавын искә алырга мөмкин. Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында булды ул. Тантаналы утырыш шушы театрда билгеләнгән иде. Без журналистлар да залда идек һәм Путинның татарча котлавын ишетү бәхетенә ирештек. Ул вакытта кул чабулардан мәһабәт театр ничек җимерелмәгәндер!? Ул бик озакка сузылды.
Бу лирик күченеш булды.
Онлайн — концертка кайтабыз. Чыгышларны Татарстан Республикасының атказанган артисты Альберт Җәлилов башлады. Ул Россияга дан җырлады. Альбертны » Акчарлак » ансамбле алыштырды. Костюмнары да чыгышлары да күркәм булган акчарлаклылар моңа кадәр дә үзләренең матур чыгышлары белән җыр — моң сөючеләр күңелендә мәхәббәт яуларга өлгергән иде инде. Бүгенге чыгышлары да туган моңга сусаган күңелләргә шифа бирде. Оештырылуына бер генә ел узуга карамастан, Светлана Җиһангирова җитәкләгән ансамбльнең киләчәге бик матур булырга ошаган.
Санкт — Петербургта танылу алган җырчы Динар Байтимеров үз чыгышында аналарга дан җырлады, ялгыз мәхәббәттән уфтанды һәм туйдырмас «Ай, былбылым» ны ишеттерде.
Австралия белән Петербург бүген кул сузымы гына арада якын иде. Аделаида шәһәрендә яшәүче Диляра Вәлиева үзләрендәге якшәмбе татар мәктәбе, милләттәшләрнең тормыш — көнкүреше белән таныштырды. Рауза ханым белән Мөслим Вәли дә шушы илдән туры бәйләнешкә чыкты. Австралиялеләрнең моңлы күчтәнәчләре мулдан иде.
Прагадан билгеле эшкуар Кыям Кормакаев ТАССРның 100 еллыгы белән ихлас котлады. Ул Ленинград өлкәсе Гатчина шәһәрендә оештырылучы күп милли — мәдәни һәм дини чараларны оештыруда һәрвакыт матди катнаша. Казанда яшәмәвенә уфтана. Шуңа аның бүген «Үз илемдә» җырын сайлавы гаҗәп тә түгел.
Егерме еллык сәхнә тәҗрибәсе булган Сания Ишкинина җитәкчелегендәге «Шатлык ансамбле» һәр татар гаиләсенең өй җырына әйләнгән «Күбәләк»не башкарып, тәбикмәкле — коймаклы балачакны искә төшерде.
Карелиядән татар кызлары бәйгесендә » Иң назлы» исемен яулаган Александра Соловьева татар сылулары биюләре белән сокландырды. Балетмейстр һәм хореограф Айгөл Гыйльметдинова үз чыгышын күренекле шәхес Сайра Азыйм кызы Велшакованың якты истәлегенә багышлаган иде. Шунлыктан аның чыгышы сагышлы да, матур да булды. Форсаттан файдаланып, шунысын әйтергә кирәк. Сайра ханым татар милләтеннән булмаган җырчыларны да безнең телдә җырларга өйрәтә иде.
Мәскәүдән баянны һәм аккордеонны төрле моң тибрәлешендә сайратучы Айдар Сәлахов чыгышы берәүне дә битараф калдырмаганлыгына иманым камил. Ленинград өлкәсе Красное село авылындагы «Нур» ансамбле чыгышы да күркәм булды. Санкт — Петербургның «Мирас » яшьләр мәдәни ансамбле, җитәкчесе Сафия Кичемасова, милләттәшләр игътибарына дулкынландыргыч «Очрашу» биюен әзерләгән иде.
Самарадан килгән милләттәшләр халык тел иҗатыннан сәхнә күренеше әзерләгән. Ул » Өч кыз» әкиятенә нигезләнгән эчтәлекле номер булды. Илебезнең күп җырларга һәм әсәрләргә салынган Идел елгасы хакындагы җырлы — биюле чыгыш күңелләрне әсир итте. Башкортостанның Дүртөйле шәһәреннән Нәгыйм Шәйхетдинов Бөек Ватан сугышы темасын сайлаган. Үзе уйнады, үзе җырлады.
Кырым дәүләт филармониясе җырчысы Динара Хафизова чыгышына да аерым тукталып китәсе килә. Чиксез зур осталык таләп иткән «Болын», «Киек казлар» һәм » Аналар көтәләр улларын» җырлары белән ул кешелекне сак булырга чакырды, җир йөзендә сугыш дигән афәт калдырган яраларның әле һаман төзәлеп бетмәве хакында кисәтте. Тормышта сагыш белән сөю, көтү белән сагынуның бер тигезлектә баруын искә төшерде.
Гөлнара Фәйзуллина «Файда» эстрада — фольклар ансамблен җитәкли. Бу оешмага мәрхүм Рөстәм Хучашев нигез салган иде. » Файда» халык көйләрен башкарды. Киемнәре дә , үзләре дә һәръяклап килгән, хәрәкәтләре матур, тавышлары моңлы. Алар җырлаганда һәркем үз авылын сагынгандыр.
«Карелия сувенирлары» башкарган «Итекләр» бию дә чыгышларга бәйге оештырылса алдынгы урынга чыгар иде. Әлеге бию, татар халкының никадәр киң күңелле , җор һәм шаян холыклы булуын күрсәтте.
Милли — мәдәни чараны татар җәмгыте активистлары Фирая Рәшитова һәм Линара Николашкина бик матур алып барды.
Онлайн — концертны әзерләп, безнең күңелләргә ләззәт биргән оештыручыларга иҗади уңышлар һәм сәламәтлек телибез.
Зәрия Хәсәнова,
Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе.