Җыр — моңга чикләр юк. Петербургта беренче татарча онлайн -концерт оештырылды.

Агымдагы елның 12 июнендә Санкт-Петербургта үзенчәлекле концерт узды. Мәдәни чара Россия көненә, Татар АССРының 100 һәм татар хатын -кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының 30 еллыгына багышланды. Концертның үзенчәлеге шунда: ул онлайн форматта күрсәтелде. Милли моңнарны төньяк башкаладан ишетү мөмкинлеген Татарстан Республикасының Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге, төбәктәге «Ак калфак — Нева» хатын — кызлар берлеге Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарлары piter.tatar Порталы белән берлектә оештырды.