«Тукай квиз»ында катнашкан һәркемне ихлас күңелдән күрсәткән белемнәре һәм җиңүгә булган ихтыярлары өчен тәбриклибез!

Петербург «Нур» гәзитенә Габдулла Тукай фатыйха бирде
Төньяк башкалада татар поэзиясе кояшы, татар күңеле ярымае Тукайның исемен мәңгеләштерү табигый хәл. Классик шагыйрь Петербургта булган. Билгеле шәхесләр белән очрашкан. Биредә Тукайның исеме белән бәйле вакыйгаларны кадерле ядкарь итеп саклаучы истәлекләр байтак.