«Тукай квиз»ында катнашкан һәркемне ихлас күңелдән күрсәткән белемнәре һәм җиңүгә булган ихтыярлары өчен тәбриклибез!

Күпчелек җаваплар дөрес булды. Бу Тукай калдырган әдәби мирасның безнең хәтердә һәм безнең йөрәкләрдә яшәвен күрсәтә.  Бөек әдип иҗаты җир йөзендәге миллионлаган кешеләрне рухландыруын дәвам итә. 

Тукайга һәм аның иҗатына багышланган дулкынландыргыч бәйгедә алтмыш кеше катнашты. Квиз уңышлы үтте. 

Квиз өчен сорауларны Юлиана Елезарова, филолог, СПбГУ студенты әзерләгән. Квиз оештыруда Линара Николашкина зур ярдәм күрсәтте.

«Тукай квиз» онлайн — викторинасында җиңгәннәр исемен атап китәбез:

1 нче урын — Рамилә Ибәтуллина (Казан)

2 нче урын — Фатыйх Хабиб (Түбән Кама)

3 нче урын — Ильяс Зарипов һәм Илнар Бикмаев (СПб)

Сезнең игътибарга үзенчәлекле ярышта җиңгәннәрнең «Квиз»га биргән бәяләмәләрен тәкъдим итәбез:

Ибатуллина Рамилә Габделкави кызы, (Казан, 26 яшь)

Татарстан Республикасының башкаласы – Казан шәһәреннән. КФУ ның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының “Филология”  һәм  шул ук уку йортының “Татаристика” бүлегенең магистратурасын тәмамладым. Үзем иҗади кеше: шигырьләр, хикәяләр язам, җырлыйм. Казаныбызның төрле газета-журналларында эшләдем. Декрет ялыннан соң “185 нче күппрофильле лицеенда” хезмәт куям. Сәнгатькә, шигърияткә — гомумән татар дөньясына битараф булмаган татар кызы мин.

Әлеге “Тукай квиз” бәйгесендә катнашып мин көтмәгәндә-уйламаганда беренче урынга лаек булдым. Ни өчен көтмәгәндә? Чөнки, мин бу бәйге турында очраклы гына белеп алдым. Мин баламны шулай ук Габдулла Тукай белән бәйле конкурска әзерли идем. Ягъни әдипнең берәр шигырен өйрәнеп, видео форматта оештыручыларга җибәрү безнең төп максат иде. Без Габдулла Тукайның “Кызыклы шәкерт” шигырен өйрәндек. Һәм бу конкурс турында төгәл мәгълүматны белер өчен мин сайтка кердем. Шуннан соң үзем өчен кирәкле яңалыкларны белеп, кызыксынып карый башладым, шунда әлеге “Тукай квиз”викторинасын күреп алып катнашырга уйладым. Минем максат җиңү дә түгел иде, ә бары тик беренче чиратта үземнең белемемне тикшереп карыйсы килде. Әлеге викторина өчен мин кат-кат әдипнең иҗатын яңартмадым, ә ничек бар шул әзерлек белән катнаштым. Университетта укыган дәвердә, Тукай иҗаты белән тулысынча таныштырган һәм алай гына да түгел тулы бер курс алып барган остаз булды. Ул Гыйләҗев Таһир абый. Димәк, ул төпле итеп Габдулла Тукай иҗатын безгә аңлата алган. Рәхмәт аңа!

Мондый викториналарда беренче тапкыр гына катнашам. Дөресен генә әйткәндә, катнашучылар саны күп булыр дип уйлаган идем. Шуңа да карамастан мин бик шатмын. Милләтебез горурлыгы булган әдип Габдулла Тукай иҗатын шундый дәрәҗәдә күтәреп, төрле бәйгеләр, викториналар өстендә эш алып барган оештыручыларга зур рәхмәт.

Татар теле ул – Тукай теле! Илнең  якынлыгын, Ватанның газизлеген  тоярга  да  безгә  Тукай теле  ярдәм  итә. Туган  тел  хезмәт  белән  бергә  кешене үстерә, аңа  татар халкының  тарихын, әдипләрен белергә, милли сәнгатен  аңларга, яратырга  ярдәм итә.

Фатыйх Хабиб (Түбән Кама, 42 яшь)

Бәйге миңа ошады, уйламаганда-көтмәгәндә приз да булды, әмма приздан бигрәк, Татарстаннан читтә яшәгән татар яшьләренең милли нәшатлар оештырулары, халкыбызга якын булган даталарны зурлаулары ошады. Тукай турындагы сораулар арасында үз җирлекләренә бәйле сораулар булу да бик күркәм иде. Афәрин, тагын шундый ярышлар көтеп калам.

Ильяс Зарипов,  (СПб, 14 яшь)

Буген мин һәм минем гаилә “Тукай квизында” катнашты. Конкурс булу турында без “Портал Татар Санкт Петербурга и Ленинградской области” сайтында курдек. Габдулла Тукай татар халкының бөек шагыйре. Бала чактан ук миңа аның шигырләрен укыдылар. Шул викторинага без атна дәвамында әзерләндек. Габдулла Тукай турында күп мәгълүмат белдек.

Илнар Бикмаев (СПб, 27 яшь):

Габдулла Тукайның биографиясенә һәм иҗатына багышланган «Тукай квиз» онлайн-викторинасында шатланып катнаштым. Г. Тукайның бәләкәй чактан ук яратып укыдым, шигырьләрен ятладым. Бүген мин гомер буе җыйган белемнәрем белән файдалынып, өченче урынны оттым: сораулары авыр, вакытыда нык кысты (келт-келт итеп секундлар очты).

Бу чараны үткәрүчеләргә зур рәхмәт, ел саен үтә торган «Тукай-квест» кәм булмады! Петербургның татар яшьләре үткәргән чараларда катнашырга яратам һәм сабырлык белән көтеп алам.

Барыгызны да бәйрәм — Татар теле көне белән котлыйбыз! Сезнең гаиләләрдә һәрвакыт безнең туган тел яңгырасын.

Ихтирам белән Равил Закиров,

Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарлары порталы җитәкчесе

Добавить комментарий

, ,
Похожие новости