Милли матбугат — милләтнең теле,
аның мөнбәре, хәят тамырының тибеше.
(“Кояш” гәҗитеннән)
III Татар Медиафорумы көннәрендә В.И.Ульянов – Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты журналистика кафедрасы укытучысы филология фәннәре кандидаты Мөнҗия Мәрдиеваның “Татар журналистикасы тарихы буенча очерклар” (2003 ел) китабын кулыма алдым.
Безгә Мөнҗия ханымда уку бәхете тиде. Ул байтак фәнни хезмәтләрен “Нур-Свет” гәҗитенә багышлаган иде.
Алда әйткән очерклар китабында шуный юллар бар.
Татар телендәге беренче «Нур-Свет» гәҗите төньяк башкала җирлегендә 1905 елның 2 сентябрендә барлыкка килә. Тәүдә алты айга бер тапкыр басыла, арытаба ешрак чыга. 15 ноябрьдән (ундүртенче саныннан башлап) цензурасыз чыга башлый.
Төньяк башкалада Тукай телендә гәҗит нәшер ителүне татарның күренекле шәхесләре куанып каршы ала. Ырынбур шәһәреннән Фатих Кәрими, соңрак “Вакыт” гәҗитенең баш мохәррире, бөтен җан вә күңелемнән басманы бирелеп укыйм, дип яза.
Җаек шәһәреннән Камил Мотыйгый Төхфәтуллин: бу “Нур”ның бөтен Рәсәйне яктыртуы шөбһәсездер (без сомнения), ул милләтебезне караңгылыктан аралар, ди. Берничә елдан Төхфәтуллин “Фикер”, “Уклар” һәм “Әлгаср әлҗәдит” исемендәге гәҗит һәм журналларның баш мохәррире була.
1883 елдан Бакчасарай шәһәрендә Исмәгыйль бәк Гаспринский тарафыннан кырым татарлары телендә “Тәрҗеман” гәҗит чыга башлый. Ул Русия мөселманнары матбугатының хөрмәтле атасы (бабасы) буларак таныла. дип язды хөрмәтле укытучыбыз, билгеле филолог Мөнҗия Мәрдиева.
Кайберәүләр “Нур-Свет”ның“ шимал татарлары телендә беренче гәҗит” булуын шик астына ала. Әмма бу дөрес түгел. Кырым татарлары теле безнең телдән нык аерыла, беренчедән. Икенчедән, “Нур-Свет” гәҗите алдынгы милләттәшләр өчен ачык трибунага әйләнә. Аның битләрендә төрле темага язышалар, бәхәсләшәләр. Халыкка үз фикерләрен җиткерергә теләүчеләр гәҗит аша чыгыш ясый.
“Нур-Свет”ның баш мохәррире ахун Атаулла Баязитов гәҗитнең 1905 елның 2 сентябрьдәге тәүге санында ук гыйльми вә әдәби мәсьәләләрне, туганнарча уртага салып, “бәхәс вә мөназарә тәрәккыенда” тикшерергә чакыра.
Нәшер ителүенең беренче айларыннан ук гәҗит даими чыгып килә, төзелеше дә бер тәртиптә саклана. Укучыларны “Телеграф хәбәрләре”, “Әхбар хариҗия (Чит ил хәбәрләре)”, “Әхбар даһилия (Эчке хәбәрләр)”, “Фельетон», «Игъланәт» рубрикалары җәлеп итә. Хөкүмәт фәрманнары (указлары) һәм хөкүмәт түрәләре докладлары һәм аларның бәянатләре (комментарийлары), аерым сәяси яки башка көнүзәк мәсьәләләрне яктырткан мәкаләләр бирелә, дини оешмалар эшчәнлеге яктыртыла.
Укучылар гәҗитнең тәүге санында басылган Шәриф Камалның публицистик “Әфгалә милләтә бер имган” (Милләт эшләренә бер караш) мәкаләсен яратып кабул итә. Берничә санда Ризаэтдин Фәхретдиновның ”Маньчжурия мәктүпләре”, Атаулла Баязитовның “Ханкирмән” исемле әсәрләре басылып килә.
“Нур” тәүге татар гәҗите буларак, вакытлы матбугатның асылын, аның бурычларын аңлатуга зур урын бирә. Гәҗит нәшер итүче журналистларның югары әхлак сыйфатларына ия булырга тиешлеген ассызыклый. Атаулла Баязитов “Нур”ның беренче санында “Гәҗитнең кирәклеге” мәкаләсендә “Адәм угланнары өчен гәҗит бер мәйдан әфкярдыр, бер хуш, мөлаем, мәхәббәтле юлдаштыр” дип яза.
Гәҗит язучы, баш мохәррир үзе сөйләгәннәр һәм язганнарга тугры булырга, үзе дә гамәлгә ашырырдай үгет- нәсихәтләр бирергә, һичшиксез үзен яхшы тотарга тиешле. Журналист сөйләгән сүзләр, аның язганнары нур булып күңелләргә керергә тиеш, ди.
“Нур” туган тел мәсьәләсен тәүге саныннан ук күтәреп чыга. Мөназарәләр (дискуссияләр) оештыра. Бу хакта каты-каты бәхәсләр куба. Мондый язмалар, әлбиттә, аерым хөрмәткә лаек. Ана теленә багышланган махсус сөйләшүне “Татарча мохәррирдән берничә сүз” мәкаләсе белән Атаулла Баязитов башлап җибәрә.
Вакыт килде, милләт эшләренең беренчесе телдер, дип ул бу мәсьәләгә бик җитди карый. Зур педагогик һәм тарихи эш дип саный. Иске татар теленең югала баруына борчылу белдерә. Гаяз Исхакый язмалары да шушы хакта сөйли.
1905 елның 29 октябрендә “Казан мөхбире” гәҗите чыга башлый. Атаулла Баязитов моңа чиксез сөенә: “…Имди беренче-икенче нумерасын алдык, укыдык, күрдек, бик ачык, җиңел татарча язылганына тәхсин (яхшы күрдек) кылдык”, — дип, бу гәҗитнең теленә югары бәя куя.
Язып үткәнемчә, әлеге язманы әзерләгәндә хөрмәтле укытучыбыз, билгеле тел белгече, филология фәннәре кандидаты Мөнҗия Мәрдиеваның миңа бүләк иткән “Татар журналистикасы буенча очерклар” хезмәтен кулландым.
Фоторәсемнәр интернеттан алынды.
Зәрия Хәсәнова, Санкт- Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Татар журналистлары клубы рәисе.