Санкт-Петербургның А.А. Прокофьев исемендәге (Фрунзе районы, Димитров урамы, 9нчы санлы йорт) китапханәсендә рәссам Раушан Гобәйдуллинның шәхси күргәзмәсе ачылды.
Күргәзмәгә куелган эшләр төрле темага багышланган иде. Картиналарның зур осталык белән язылганлыгы күренеп тора. Аларга рәссам күңел җылысын җәлләми биргән. Шулай да андый күргәзмәләрдә бөтен иҗади эшләргә нигез салган, мәгънә биргән һәм төп фикерне үткәргән бер олысы була. Сүз картинаның күләме турында бармый. Сүз рәссам каләме һәм пумаласы белән язылган үзенчәлекле, арада аерылып торган, картина турында бара. Раушан Гобәйдуллин эшләренә килгәндә ул «Апогей» картинасы. Бөтенләй ояга да ошамаган, аркылы — торкылы килгән әллә чыбык — чабык, әллә тимерчыбык кисәкләре уртасында өч йомырка. Картинаның мәгънәсе зур. Бернинди авырлыкларга, заман тудырган киртәләргә карамастан, тормыш дәвам итә. Яңа тормыш әле борынлап чыкмаган, ул ачылачак яшәешнең башында гына тора. Аякка басып яшәп китәр өчен җайлы һәм йомшак оялар мәҗбүри түгел. Ихтыяр көче, яшәүгә омтылыш һәм үзеңә ышаныч кирәк. Йомырка — рәсем сәнгатендә башлангыч һәм уңышлылык билгесе. Аның метафорик мәгънәсе шунда.
Хәзер рәссамнең үзенә килик. Раушан Гобәйдуллин 1963 елда Казанда туган. Тәүге белемне Н.И. Фешин исемендәге Казан художество училищесында ала. Арытаба укуын И.Е.Репин исемендәге Санкт — Петербург Дәүләт акдемиясенең рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институтында дәвам итә.
Дөресен әйтергә кирәк, рәссам күргәзмәләрендә авторга багышлап шулкадәр җылы һәм күңелгә ятышлы матур чагыштырулар ул кадәр күп яңгырамый. Әмма бу юлысы әлеге гадәт бозылды.
— Без якташлар, икебез дә Татарстаннан, бергә укыдык. Зур шәһәрдә — Санкт — Петербургта да илһам алып, иҗатыбызны дәвам итәбез. Күргәзмәгә рәссам Раушан Гобәйдуллинның эшләреннән беразы гына куелган. Чынлыкта аның картиналары шактый. Ул махсус заказ белән дә яза. Чөнки аның рәсемнәрен яраталар. Ул башлаган эшен беркайчан да ярты юлда калдырмый. Бәләкәй генә бизәктә дә күп нәрсәләрне ача белә, — дип ассызыклады билгеле рәссам Рәшит Гыйләҗев.
Татарстан Республикасының Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин үз чыгышында калада һәм өлкәдә Татарстан рәссамнәренең күргәзмәләре даими оештырылуына тукталды. Вәкиллек каршында рәссамнәр берлеге оештырылуы һәм уңышлы эшләп килүе хакында сөйләде. Якташы рәссамгә иҗади уңышлар һәм сәламәтлек теләде.
Күргәзмәне карарга килгән һәм чыгыш ясаган һәркемгә аерым тукталып тормыйча, фикерләрне берләштереп, шуны гына әйтергә кирәк.
Раушан Гобәйдуллин язган картиналар һәркемгә — гади тамашачыга да, рәсем сәнгате белгечләренә һәм тәнкыйтьчеләренә дә бердәй аңлаешлы тел белән язылган. Күргәзмәнең китапханәнең бик зур булмаган әмма якты залда узуы иҗади эшләрне тамашачыга якынайта гына. Картиналардагы мәдәният төрлелеге тарих һәм фәлсәфә тойгысын бер җылылык, наз һәм тирән тәэсирләр аша бирә. Раушан Гобәйдуллин эшләрен караганда үзеңне затлы һәм тәнгә сихәт бирүче шифалы эчемлек татыгандай тоясың.
«Зур булмаган залда бик җитди эшләр урын алган», «Аның картиналарын өйдә элеп куясы һәм һәркөнне карыйсы килә», » Һәр картинасы бөтен ноктасына кадәр камилләштерелә, артыгыннан чистартылып, асылы гына кала» дигән кебегрәк фикерләр еш яңгырады.
Раушан Гобәйдуллин Русия рәссамнәр берлеге әгъзасы. Аның «Сугыш фаҗигаләре» монументаль патетик триптихы Ленинград камалышы Мемориаль музеенда даими экспозициягә куелган.
Раушан Гобәйдуллинны Петербург Рәссамнәре берлеге кояшы дип йөртәләр. Аның иҗади эшләре бербөтен авторлык билгесе тәшкил итә һәм кызыксындыра. Үзенчәлекле «тел» белән язылган булганга эшләре аерылып тора.
Зәрия Хәсәнова, Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе.
Фоторәсемнәрдә күргәзмәдән күренешләр.