Минем өчен бу тарих моннан ике — өч ел элек Ленинград өлкәсе Дуслык йорты каршында эшләп килүче Татар халкының мәдәнияте һәм көнкүреше музеенда башланды. Санкт — Петербургның Потемкинская урамындагы 2нче санлы йортында урнашкан әлеге музейда чираттагы милли- мәдәни чара бара иде.
Шулвакыт берәү минем белән якыннанрак танышырга теләге барлыгын белдерде.
— Мин Тоснодан элеккеге райком җитәкчесе Олег Зимин булам. Сезгә татар журналисты буларак белергә тиешле хәбәрем бар, — дип башлады ул сүзен. Тоснодагы музейда Бөек Ватан сугышына багышланган экспонатларны карап йөргәндә, кечкенә бер документка игътибар иттем. Анда сүз 18нче укчы Мга дивизиясе һәм аның командиры генерал-майор Минзакир Әбсәламов турында бара иде. Документ мине җәлеп итте. Кызыксынып, «Хәрби разведка энциклопедиясе»н җентекле өйрәнә башладым. Әлеге укчы дивизия турында мәгълүмат туплый башладым, дип дәвам итте ул сүзен.
Олег Вениаминович «Сугышчан туганлык» Бөтенрусия ветераннар иҗтимагый берләшмәсенең Тосно бүлеге һәм «Каһарманлык» эзләнү оешмасы әгъзасы икән. Элеккеге коммунист үз гомеренең күп өлешен туган ягының сугышчан тарихын өйрәнүгә багышлаган. Любань, Мга, Нурма, Ушаки, Новолисино, Тосно шәһәрләре һәм авылларын азат итү өчен барган яуларның хәзергәчә караңгы якларын, Ленинградны азат итүдә батырларча көрәшкән билгесез яугирләр исемнәрен ачыклау өчен эзләнүләр алып бара. Мәктәп укучылары өчен ватанпәрвәрлек проектлары да әзерлим, диде.
Олег Зимин туган ягы Тосно һәм Бөек Ватан сугышы тарихын тирәнтен өйрәнә һәм шәһәр музеендагы мәгълүматлар тулы түгел дигән фикергә килә. Шул максаттан чыгып, ул татар генералы турында материаллар туплавын дәвам итә. Тосно шәһәрен азат итүдә һәм Ленинград фронтында татар генерал-майоры Минзакир Әбсәламов җитәкчелегендәге 18нче укчы дивизия сугышчылары турыдан-туры катнашканлыгын дәлилләүче документлар таба. Әбсәламовчылар немецларга каршы көрәштә төп көч булган. Әмма бу чынбарлык документларда гына калган. Минзакир Әбсәламов каһарманлыгы тиешле бәя алмаган, ди. Тарихчы һәм публицист Олег Зимин татарлар генерал — майор Минзакир Әбсәламов һәм аның сугышчылары батырлыгы турында белергә тиеш дип исәпли. Минем Минзакир Әбсәламов турындагы ачыш кайберәүләргә кырмыска оясына таяк тыгып бутаган кебегрәк тәэсир итте, ди тарихчы. Гомумән, Бөек Ватан сугышы тарихында ак таплар шактый. Мәсәлән, беркайда да 18нче Укчы Мга дивизиясе белән бергә Ульяновка авылы ягыннан Тоснога бәреп кергән 124нче укчы Мга дивизиясе турында да әйтелми, ди.
Тосно шәһәрен азат итүдәге каһарманлыгы өчен 18нче укчы Мга дивизиясе һәм аның командиры генерал-майор Әбсәламов Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә, дигән документ сакланган.
— 1944 елның 27 гыйнваре – Тосно районын фашист илбасарларыннан азат итү көне. Шушы көнгә кадәр Бөек Ватан сугышы тарихы һәм туган якны өйрәнү буенча язылган күп мәкаләләрдә, гәҗит — китапларда Тосноны бердәнбер 364 нче укчы дивзиясе генә азат иткән дип языла. Бу тарихи чынбарлыкка туры килми, ди.
Тоснога беренчеләрдән булып Минзакир Әбсәламов командалыгындагы 18нче Мга дивизиясенең 419нчы укчы полкы кергән, дигән фикергә килдем. Изге максатым бар: Бөек Ватан сугышы вакытында Ленинград өлкәсенең Тосно шәһәрен фашистлардан азат иткән татар генералы Минзакир Әбсәламовның исемен халыкка танытырга телим, татарлар ватанпәрвәр милләттәшләре батырлыгын белергә тиеш, — ди Олег Зимин.
Кем ул Минзакир Әбсәламов ?
Әбсәләмов Минзакир Әбсәләм улы (1896-1981) — совет хәрби башлыгы, генерал-майор, хәрби фәннәр докторы, доцент.
Милләттәшебез Татарстанның Мамадыш өязе Югары Утар (хәзер Саба районына керә) авылында 1896 елда туган. Ул гомерен хәрби хезмәткә багышлый. 1915 елның августында Урыс императоры армиясенә алына, өлкән унтер-офицер, бүлек командиры дәрәҗәсендә хезмәт итә. Февраль революциясеннән соң, Әбсәламов ул чор вакыйгаларында актив катнаша, Төмән Киңәшенә сайлана. 1917 елның октябрендә полкы белән Беренче дөнья сугышы фронтына килә. Октябрь революциясе вакыйгаларында актив катнаша. Фронтта аерым оештырылган Татар отряды командиры, 11нче армия штабы каршындагы Татар Кызыл Гвардия батальоны адъютанты булып хезмәт итә. 3нче гренадер бригадасы хәрби — мөселманнар яугир комитеты әгъзасы итеп сайлана.
1918 елның мартында герман интервенциясе вакытында немецларга тоткынлыкка эләгә, аннан котылгач, аклар ягына чыга. Севастопольдә сакта тору командасында хезмәт итә. 1919 елның апрелендә Эшче — крестьян Кызыл Армиясенә хезмәткә күчә һәм Таврик төркемендәге Аерым татар повстан отряды командиры итеп билгеләнә. Көньяк һәм Көнбатыш фронтларда хәрби хәрәкәттә катнаша. Большевикларның Русия Коммунистлар партиясенә (РКП(б))га керә. 1919 елның августыннан Кырым мөселман хәрби коллегиясе рәисе. Шул ук елны Хәрби академиянең (РККА) көнчыгыш бүлегенә укырга керә. Аны тәмамлагач, Русиянең Төркия һәм Персия (Иран) илчелегендә эшли.
Бөек Ватан сугышы алдыннан Минзакир Әбсәламов М. В. Фрунзе исемендәге академиядә кафедра җитәкчесе.
Минзакир Әбсәламов 1940 елның гыйнвареннан Төньяк — Көнбатыш фронт штабында бүлек начальнигы сыйфатында совет — фин сугышында катнаша. 1940 елдан генерал-майор. Беренче Бөтендөнья сугышында катнаша. 18нче Мга Кызыл Байраклы укчы дивизия командиры генерал — майор Минзакир Әбсәламов Ленинград фронтында сугыша. Тосно өчен барган көрәштә Әбсәламов дивизиясе дошманның 500дән артык яугирен һәм офицерын юкка чыгара, әсирлеккә ала һәм коралын кулга төшерә.
Җиңү белән рухлаган әбсәламовчылар дошманны юкка чыгарып һәм аның техникасын ватып — җимереп көнбатышка алга омтыла.
Минзакир Әбсәламов батырлыгы өчен 2нче дәрәҗә Суворов ордены белән бүләкләнә. Сугыштан соң Хәрби академиядә эшли.
Тосно — Ленинград өлкәсендәге күркәм шәһәр. Татар җәмәгатьчелеге аны, бигрәк тә, урындагы «Изге юл» оешмасы аша белә. «Изге юл» җәмгыяте (җитәкчесе Иниятулла Кутуев) татар мәдәниятен, гореф — гадәтләребезне саклау буенча зур эш алып бара. Биредә бик бай музей бар. Анда Бөек Ватан сугышы яугирләре батырлыгын сөйләүче документларга да күп урын бирелгән.
Әмма Олег Зимин сүзләренә караганда, Бөек Ватан сугышы тарихына кагылышлы күп вакыйгалар һәм язмышлар әле ачыкланмаган. Хәер, без моны үзебез дә яхшы беләбез. Минем әнинең Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган бертуган абыйсы Саррахов Әсфәндияр Бәхтияр улының язмышы һаман билгесез.
Бу очракта андый вәхшәтле сугышлар, һәм гомумән, бернинди сугышлар да булмасын, дип теләргә генә кала.
Зәрия Хәсәнова,Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе.
Фоторәсемнәрдә: Минзакир Әбсәламов һәм аны бүләкләү турындагы рәсми кәгазь.
P.S.Минем Минзакир Әбсәламов турындагы беренче кечкенә хәбәр «Татар- Информ»да 2018 елда басылды.