Халыкара хатын-кызлар көне – илебездә иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне бар ир-атлар да үзләренең яраткан ханымнарына – хатыннарына, әниләренә, әбиләренә, апаларына, сеңелләренә, сөйгән кызларына үз мәхәббәтен иң матур сүзләр белән белдерәләр, аларны бүләкләр һәм бәйрәм кичке ашы белән шатландыралар. Хатын-кызларсыз яшәп булмый, һәр көчле ир-ат артында көчле хатын-кыз тора дип заяга әйтмиләр.

Чараны оештырган Диләрә Йосыпова «Иң ягымлы кыз» титулы иясе заяга түгел!

Нәкъ шул көнне Лиговский проспект, 56Е адресында урнашкан Ленинград өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе Татар мәдәни үзәгендә түгәрәк өстәл форматында “Нинди ул, XXI гасыр татар кызы” дигән очрашу булып узды. Аны барыбызга да таныш “Файда” татар мәдәни җәмгыяте активисткасы, “Файда” эстрада һәм фольклор ансамбле җитәкчесе Диләрә Йосыпова оештырды. Аның бик яшь булуына карамастан, ул бик тәҗрибәле җәмәгать эшлеклесе инде: ул бар татар чараларында, концертларында, конкурсларында, милләтара бәйрәмнәрдә һәм фестивальләрдә дә катнашырга тырыша, хәзер инде үзе дә төрле татар мәдәнияте һәм мөселман дине белән бәйләнгән чаралар оештыра. Моның белән дә, аның матурлыгы, эчкерсез җаны белән дә сокланырга гына кала.

Хатын-кызлар ир-атларсыз җыенырга уйламаганнар, ләкин шулай булып чыкты диярлек

Түгәрәк өстәлдә өч чыгыш ясаучы булды: “Питер.Татар” порталы командасы әгъзасы Линара Николашкина, татар теле һәм вокал белән “Мирас” татар мәдәни үзәгендә шөгыльләнүче Ася-Августа Никифорова һәм Диләрә үзе. Шулкадәр кунак та булды, һәм бу бик аз дип әйтергә кирәк. Гадәттә, шәһәребездә кешеләр бик теләп татар чараларына йөриләр, ләкин, бәлки, аларга карата кызыксыну тагын да күтәрергә кирәктер.

Матур татар хатын-кызлары арасында утырып, үзеңне дә татар булып тоясың

Линара Николашкина җыелганнарга үзенең Санкт-Петербургта яшәүче татар мәдәниятен саклау һәм үстерү активисткасы ничек булганы турында сөйләде. Ул Урта Азиядә туган икән, хәтта таҗик телен укыган. Аннары Самара өлкәсендәге Нефтегорск шәһәренә күчкән, анда мәдәни-ял итү үзәгендә методик бүлек мөдире булып эшләгән. Үз кызы һәм аның дус кызлары белән ул театраль постановкалар куйган, конкурсларда катнашкан; аның казанышларын билгелеп, хәтта “Татарлар” газетасында мәкалә басылып чыккан. Хәзер Линара Төньяк башкалада яши, мондагы татар җәмгыяте активисткасы була, төрле татар традицион костюмы белән бәйле чараларда теләп катнаша, татар телен дә өйрәнә. Аның социаль челтәрләрдәге “Бизәкләр” төркеме татарлар арасында таныш булган. Күптән түгел без аны хәтта “Кто хочет стать миллионером?” тапшыруында карадык. Линараның сүзләренчә, тапшыру редакторлары аны, Россиядә яшәүче төрле халыкларга багышланган чыгыш ясарга теләп, тапканнар, ләкин шундый тапшыру ясалмаган сәбәпле, аны гадәти тапшыруга чакырганнар. Үзенең уенчы кәнәфисенә утырырга килеп чыкмаган булса да, Линара өчен бу барып кайту барыбер бик кызыклы тәҗрибә һәм бар тормыш өчен дә хатирәләр булып калыр.

Ася-Августа Никифорова үзенең татар мәдәниятенә омтылышы турында сөйли

Ася-Августа Никифорова чара кунакларына үзенең Выборгта туып үскәнен һәм яшәгәнен, ләкин һәрвакыт туган татар мәдәниятенә омтылганын сөйләде. Ул татар телен 2024 елда өйрәнергә башлаган булса да, хәзер татарча төрле чараларда бик теләп җырлый инде. Ася-Августа психолог була, хатын-кызларга авыр мөнәсәбәтләр белән бәйле вазгыятьләрдән ерылып чыгарга ярдәм итә. Шунысы кызык: бервакыт ул хәтта бер зур концерт комплексында психологик тренинг белән чыгыш ясаган икән. Үз чыгышында Ася хәзерге дөньяда татар кызлары татарча киенергә тырышалар, татар модасы туа дип ассызыклады.

Диләрә үзе турында сөйли, үз фотоларын күрсәтә, һәм моңа гел карап була

Диләрә Йосыпова исә җыелганнарга үзе “Татар кызы – 2024” конкурсында уңышлы итеп катнашканы турында сөйләде, аннары хәзерге татар кызының сыйфатлары турында уйлатты. Хәзерге татар кызы көчле рухлы, мөстәкыйль, максатка омтылышлы булырга, ләкин шул ук вакытта гореф-гадәтләр саклап тотарга тиеш, дип исәпли Диләрә; ул үзе дә нәкъ шундый татар кызы дип әйтеп була. Ә нинди матур аның тавышы!.. Аны тыңларга –  чын ләззәт дип әйтмичә булмый.

Кемгә ул елмая, миңа түгелме?

Хатын-кызлардан соң Казан фәнни үзәге гуманитар лабораториясе фәнни хезмәткәре, “Питер.Татар” порталы корреспонденты Максим Кузнецов сүз алды. Үз чыгышында ул үзенең әбисенең әнисен Асия Әхмәтованы искә төшерде. Кайчандыр Максимның әбисе Галина Николаевна Ленькова үз әнисе белән телефоннан ярты русча, ярты татарча сөйләшә торган иде; шулай итеп, Максим, Ижауда яшәүче әбисенә кунакка килгәләп, татар телен тыңлый иде. Элек Галина Николаевна татарча әнисе белән сөйләшкән булса, хәзер инде оныгы белән татарча сөйләшә, диде Максим.

“Нинди ул, XXI гасыр татар кызы” дигән сорауга бар җыелганнар да шундый җавап тапканнар: хәзерге татар хатын-кызы үз мәдәниятен хөрмәт итәргә, үз телен белергә, бар авырлыкларны җиңәргә әзер булырга, кешеләрнең фикерләреннән буйсынган булмаска тиеш. Нәкъ менә шундый безнең Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар ханымнарыбыз һәм кызларыбыз! Үз исемемнән мин тагын да хатын-кызларыбызны чын күңелдән 8 Март бәйрәме белән котлыйм – һәм аеруча чараны оештырган Диләрәне котлыйм.

Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.
Фотолар авторныкы һәм Линара Николашкинаныкы.

Добавить комментарий

, , , , , , ,
Похожие новости