2024 елның 9-11 октябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә Бөтенроссия татар журналистлары форумын уздыра. Бүген каләм ияләре Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров белән очраштылар.

Чара барышында регионнан килгән баш мөхәррирләр үз эшчәнлекләре турында чыгыш ясадылар. Делегатлар эш вакытында очраткан проблемалар турында сөйләделәр, үзләренең проектлары белән таныштырдылар. Бу сораулар түгәрәк өстәл артында каралды. Россия төбәкләрендә татар массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Булат Ибраһимов регионнарда чыгучы массакүләм мәгълүмат чараларына анализ ясады.

Бөтендөнья татар конгрессы быел икенче тапкыр Татарстаннан читтә нәшер ителүче газета-журналлар, радио һәм телевидениеләр өчен “Хәбәр” дигән бөтенроссия конкурсы оештырды. Форум катнашучыларына әлеге конкурс турында да сөйләп уздылар.  Конкурста 9 регионнан 30га якын массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Жюри комиссиясе шушы эшләрнең 8ен җиңүче итеп билгеләде. Җиңүчеләрне 11 октябрь көнне игълан итеп аларга диплом һәм акчалалата премияләр тапшырылачак.

Очрашу ахырында Данис Шакиров Татар конгрессы сайтына һәм “Татарлар” гәҗитенә иң актив хәбәрләр язып җибәрүче региондагы татар журналистларына Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды. Алар: Марий Эл Республикасыннан Фәнил Мусин, Удмуртия Республикасыннан  Хәмидә Гайфуллина, Түбән Новгород өлкәсеннән Наилә Җиһаншина һәм Ульяновск өлкәсеннән Рузия Хәлимова.

“Сөембикә” журналының баш мөхәррир урынбасары, озак еллар Бөтендөнья татар конгрессы белән хезмәттәшлек итүче талантлы журналист Хәсәншина Гөлнур Мөдәррис кызына Бөтендөнья татар конгрессы медале тапшырылды.

Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе 2024 елда юбилейларын билгеләп узган баш мөхәррирләргә истәлекле бүләкләр тапшырды.

Тулырак https://tatar-congress.org/yanalyklar/botenrossiya-tatar-zhurnalistlary-forumy-delegatlary-danis-shakirov-belen-ochrashtylar

Добавить комментарий

Похожие новости